Журнал «Безнең мирас»

КДУның татар бүлегенә нигез салучы Рабига Хәкимова

Татар теле белгече, доцент, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген оештырган Рабига Афзал кызы Хәкимова сикәлтәле тормыш юлы уза. Ул – авыл укытучысыннан университет доценты дәрәҗәсенә ирешкән галимә. 

 

Гаяз Исхакыйның авылдашы

 

Рабига Хәкимова Чистай өязенең Краснояр волостендагы (Татарстанның хәзерге Чистай районы) Кутлушкино (Яуширмә) авылында 1902 елда туа. (Сүз уңаеннан шуны да искәртик: татар әдәбиятының күренекле классигы Гаяз Исхакый да нәкъ менә шушы авылдан.)

 

Рабиганың әтисе Афзал ага да, әнисе Хәдичә ханым да милләтебезнең бөтен гореф-гадәтләрен хөрмәтләп, намуслы хезмәт итеп яшәгән игенчеләр булганнар. Рабиганың мәгарифкә багышланган хәерле гомере 15 яшеннән балалар укыту белән башланып китә. Туган авылы мәктәбен тәмамлау белән, ул Чистай кантонының Иске Татар Әдәмсуы, Әлки, Каргалы, Мөслим, Чистай һәм Кизләү (Курманаево) авылларының беренче баскыч мәктәпләрендә укыта.

 

1920 нче еллар уртасы – сугышлар тәмамланган, әкренләп ачлык афәтеннән дә котыла башлаган чор. Ил, ниһаять, халык хуҗалыгын торгызуга керешә. Бу үзгәрешләргә партия иң уңган алдынгы карашлы укытучыларны тарта. Рабига да шулар арасында була: Иске Әлмәт һәм Зур Тигәнәле авылларында хатынкызлар оешмаларын җитәкли. Тырыш хезмәте өчен аны 1928 елда Бөтенсоюз коммунистлар партиясе сафларына кабул итәләр һәм аңа тагын да җаваплырак эшләр тапшыралар. Шушы ук елда ул Казанга күчеп килә һәм 5 нче тегү фабрикасына эшкә урнаша. Биредә цех профсоюз бюросының рәисе, соңрак фабрика коммунистлар партиясе оешмасының җаваплы секретаре вазыйфаларын үти. 

 

Мулла малайлары белән кавышу-аерылышулар һәм төрле шелтәләр

 

Рабига Хәкимова 1928 елда Баһаветдин исемле укытучы егеткә кияүгә чыга, иренең мулла малае булуы ачыклангач, аерылышырга туры килә. Икенче тапкыр Минһаҗ Шәрәфетдинов белән дә шул ук хәл кабатлана. Ике очракта да Рабига Афзаловнага партия тарафыннан шелтә белдерелә. Моның өстенә, 1936 елда репрессияләнгән авторларның псевдоним астында чыккан материалларына рөхсәт имзасын куйган өчен, Молотов райкомыннан каты шелтә ала. Бу гаделсезлекләр, шелтәләр алу аның шәхси тормышына да тәэсир итми калмаган, күрәсең. Рабига Афзаловна, дөреслекне яклап, югары оешмаларга мөрәҗәгать итә. Әлеге «хаталар»ны ул тәҗрибәсезлектән, белеме аз булу белән аңлата һәм, ниһаять, 1940 елда бирелгән шелтәләрне кире алалар. Рабига Афзаловна бу вакыйгалардан соң бертуганының әти-әниләрен югалткан кызларын тәрбиягә ала. Зарә аның белән яши, Казан шәһәренең 11 нче мәктәбен тәмамлый.

 

Университетка илткән юл

 

Рабига Хәкимова 1930-1932 нче елларда Татар коммунистлар университетында белем ала һәм бер үк вакытта райкомда инспектор булып эшли. Укуын 1932 елдан Казан педагогика институтында дәвам итә. 1933 елда ул, Партия Үзәк Комитеты карары белән, Сарман МТСының сәяси бүлеген җитәкли, 1935-1936 нчы елларда – Татарстан радиокомитетның сәяси редакторы. 1936-1940 нчы елларда Педагогика институтында укуын дәвам итә һәм Казан шәһәренең 80 нче мәктәбендә укытучы булып та эшли. 1940 елда институтны тәмамлагач, Рабига Мәскәү шәһәрендәге СССР Фәннәр академиясенең Тел, СССР халыкларының язма мирасын өйрәнү институтының аспирантурасына укырга керә. 1944 елның 30 июнендә ул Мәскәүдә «Глагольное управление в современном литературном языке» темасына кандидатлык диссертациясен яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән фәнни дәрәҗәгә ия була.

 

Р.Хәкимова 1944 елның октябрь аеннан В.И.Ульянов исемендәге Казан дәүләт университетында укыта башлый. Бер айдан, аның тырышлыгы белән, Тарих-филология факультеты составында Татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла. Кафедра мөдире итеп (тавыш бирү нәтиҗәләре: 24 – әйе, 3есе – тыелып кала) Р.А.Хәкимова сайлана. Бүлектә филолог-галимнәр, киң профильле гуманитар белгечләр, шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләнә башлый.

 

«Барыннан да элек кадрлар юк иде» 

 

Рабига Афзаловна уку планнарын һәм программалар төзү, фәнни хезмәткәрләр туплау, студентлар кабул итү һ.б. оештыру эшләрен үзе алып бара. Штаты 4 кешедән торган татар теле һәм әдәбияты кафедрасына белгечләр җитми. Шул еллардагы хәлне күз алдына китерер өчен, күренекле галим, профессор Хатыйп ага Госманның язмасыннан өзек китерәбез: «Авыр вакытлар иде. Сугыш һаман дәвам итә. Бүлекне оештыру доцент Рабига Афзаловна Хәкимовага тапшырылды. Аның оештыру тәҗрибәсе бар иде, ул тиз арада, яңа уку елы башына I курска студентлар кабул итүгә иреште. Әмма иң авыры уку процессын җайга салу булды. Барыннан да элек, кадрлар юк иде. Профессор М.Корбангалиев сугыш башланыр алдыннан вафат булды. Алар (галимнәр. – Х.Б.) Казанның башка уку һәм фәнни учреждениеләрендә дә бик аз калганнар иде. Күбесе сугышка китте, бик азлары гына кире әйләнеп кайтты. Университетта бүлек ачылган вакытта бөтен Казанга татар филологиясе фәнендә 2-3 фән кандидаты гына исәпләнсә, докторлар турында әйтеп тә торасы юк. Кафедра эшенә керешү өчен, 4 штат берәмлеге бүлеп бирелде: мөдир, гәрәп теле белгече һәм 2 лаборант. Алар арасында, бары мөдирнең генә гыйльми дәрәҗәсе бар иде. Бүлекне зурайту нәтиҗәсендә, уку-укыту эшенең профиле тагын да артты. Бу очракта күптән түгел генә ачылган СССР ФА Казан филиалы белгечләрен ярты ставкага һәм сәгатьләп (почасовой) укытырга чакыру файдага булды. Аларның да гыйльми дәрәҗәләре юк иде. Кыенлыкларга карамастан, 1950 елда татар теле һәм әдәбияты белгечләренең беренче чыгарылышы булды... Түбәндә күрсәтелгән даими составтагы 4 заттан тыш, ярты ставкага һәм сәгатьләп укытучылар чакырылды. Алар арасында Латиф Җәләй, әдәби тәнкыйтьче Гази Кашшаф кебек җитди кешеләр бар иде. Тиздән Педагогика институтыннан бу өлкәдә тәҗрибәсе булган оста педагог, филология фәннәре кандидаты Якуб Хәлил улы Агишев килде. Моннан тыш, Хәкимова тырышлыгы белән, бүлекнең беренче чыгарылышыннан калган тагын 3 аспирант та бар иде».

 

«Рус теленнән проблемалар бар, татар әдәбиятын сыйныфтан тыш укытырга!» 

 

1946 елның 29 октябрендә Тарих-филология факультеты Гыйльми советы утырышында Татар теле һәм әдәбияты бүлеге мөдире, доцент Р.А.Хәкимова доклад ясый һәм чыгышында мондый кимчелекләрне күрсәтә:

 

1) 1945/46 уку елында кафедраның методик планы буенча студентлар 5 курс узарга тиеш булсалар да, укытучылар булмау сәбәпле (аларның бер өлеше ялда), уку елын хәзерге татар һәм гарәп телләре укытудан башлаганнар.

 

2) Кафедраның укыту программасы Мәскәүдә расланмаган. Беренчедән, раслау өчен программа авторларының Мәскәүгә баруы зарури, икенчедән яңа программалар рус теленә тәрҗемә ителеп бетмәгән.

 

Р.А.Хәкимова тәрҗемә эшләрендә ярдәм итүләрен һәм гыйльми совет әгъзаларына татар теле һәм әдәбияты бүлегенә зур кызыксыну күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итә.

 

Әлбәттә, 2 ел эшләү вакытында уңай күренешләр дә була: бүлектә фәннитикшерү секциясе (7 студент), әдәби түгәрәк (26 студент) эшли.

 

Беренче мәсьәлә буенча фикер алышуда, М.Д.Бушмакин белгечлек буенча предметның профиле җитәрлек дәрәҗәдә ачык булмавын, ә Н.П.Шкляев предметларның күп булуына борчылуын белдерә. А.С.Шкляева татар бүлеге студентлары тарафыннан рус теленнән проблемалар күзәтелүен ассызыклый. Практик чара буларак, татар әдәбиятын сыйныфтан тыш укытуны кертергә тәкъдим итә.

 

Икенче мәсьәлә буенча, доцент Е.К.Бахмутова, ике кафедраның берләштерелгән утырышлары булмау сәбәпле, программалар белән алдан танышу җитмәүне тәнкыйть итә һәм Тел белеме факультеты ярдәм итәргә әзер икәнлекләрен ассызыклый.

 

Утырышта Гыйльми совет рәисе, профессор А.Н.Вознесенский, Р.А.Хәкимованың татар теле һәм әдәбияты кафедрасы вазыйфаларына битараф каравына әйтелгән шелтәнең нигезсез булуын әйтеп, аны яклап чыга. Ул факультетта татар бүлеге ачылганчы ук моның өчен зур әзерлек алып барылганын искәртә. Барлык программаларны тәрҗемә итүне Тел белеме һәм рус әдәбияты кафедралары укытучылары арасында бүләргә тәкъдим итә. Программаларны тәрҗемә итү эшен 1946 елның 2 ноябренә тәмамларга дигән карар кабул ителә.

 

Шулай ук ректораттан, татар лингвистикасы һәм татар әдәбияты программаларын раслауда шәхси катнашу өчен, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары Л.Зәләлетдинов һәм Б.Яфаровның Мәскәүгә командировкага җибәрүләрен сорарга дигән карар кабул ителә. 

 

Сәламәтлеге какшаган укытучы яшәргә акчасы калмаудан зарлана

 

1948 елда, татар халкы теленең формалашуын өйрәнү максатында мишәрләр һәм аларның телен өйрәнүгә багышланган зур экспедиция оештырыла. Җитәкче Р.А.Хәкимова иң яхшы дип саналган студентларны – Фасиев, Хафизова, Кәримова, Галимҗанова, Сабирова, Маннапова һәм Габдерахимоваларны сайлап ала. Сәфәрдән фәнни материаллар җыеп кайталар. Рабига Афзаловна, экспедициядә актив катнашканнары өчен студентларга рәхмәт белдерүне сорап, ректор К.П.Ситниковка гариза яза. Галимә укыту чорында аларны һәрвакыт кайгыртып тора. Бу турыда Аяз Гыйләҗев тә истәлекләрендә язып калдырган.

 

Р.Хәкимова ниндидер сәбәпләр аркасында экспедиция хисабын вакытында тапшыра алмый. Өлкән хисапчы ректор исеменә гариза яза һәм аның хезмәт хакыннан акчасын тотып калалар. Җитәкченең авторитетын төшереп, экспедициядә булган студентлардан сораштырып йөриләр. Бу хәлләргә гарьләнеп, Рабига Хәкимова ректор исеменә эштән азат итүләрен сорап гариза яза. Сәламәтлеге какшаган укытучы яшәргә акчасы калмаудан зарлана. Шулай ук 1947 елда ул Тарих-филология факультеты деканы, профессор А.Н.Вознесенский исеменә, авыру сәбәпле мөдирлектән азат итүне сорап гариза язган була инде. Ике очракта да аның үтенечен кабул итмиләр. Бары тик, авыруы көчәеп, инвалидлык группасын алгач кына, аны мөдирлектән азат итәләр. 1951 елның 16 февраленнән бүлек мөдире вазыйфаларын М.Х.Гайнуллин башкара башлый. Яңа уку елыннан исә аны Хатип ага Госман җитәкли. 

 

«Һәркем үз кабыгына бикләнеп эш итә»

 

Рабига Хәкимова 1951 елда «Кызыл Татарстан» газетасында басылып чыккан «Тел гыйлеменең яңа баскычында» мәкаләсендә болай дип яза (тәрҗемә. – Х.Б.): «...Филология көчләре зур проблемаларны һәм мәсьәләләрне җентекле өйрәнү һәм хәл итү тирәсенә тупланмаган, һәркем үз оешмасы, үз кабыгына бикләнеп эш итә, берсе нәрсә эшләгәнне икенчесе белми, Педагогия институты һәм университет филологларының укыту эшләре белән фәнни-тикшеренү эшләрен бергә бәйләп алып баруны тиешле дәрәҗәдә оештыра алганнары юк әле. Фәнни-тикшеренү эшләренә җитәкчелек итәргә һәм гомумиләштерелгән теоретик гыйльми хезмәт үрнәкләре бирергә тиешле булган Тел, әдәбият һәм тарих институты исә фәнни көчләрнең һәм учреждениеләрнең энергиясен туплауга искиткеч ваемсызлык күрсәтеп килә, әйдәүчелек ролен уйнамый, тел һәм әдәбият фәннәре өлкәсендәге фәнни эшләрне ... үзгәртеп кору үрнәкләрен күрсәтми».

 

Бу мисаллар Р.А.Хәкимованың принципиаль, кыю, үз сүзен курыкмыйча җиткерә алган, татар телен үстерүдә күп хезмәт куйган галимә икәнлеген раслый. 

 

Рабига ханымның мәшһүр укучылары

 

1950/51 уку елында татар бүлегендә барлыгы 93 студент белем ала (1 курс – 25, 2 курс – 17, 3 курс – 21, 4 курс – 13, 5 курс – 17). Күренекле галимнәр – филология фәннәре докторы, профессор, язучы Ибраһим Зиннәт улы Нуруллин (1923-1995), филология фәннәре кандидаты – тел белеме галиме Фазыл Салих улы Фасиев (1925-2016), татар әдәбияты белгече Рашат Габдерәшит улы Гайнанов (1925-1990), мәдәният министры Булат Миңнулла улы Гыйззәтуллин (1920-1989) һ.б. – Рабига Афзаловна шәкертләре. Алар университетта «5»ле билгеләренә генә укыйлар һәм Сталин, Молотов стипендиатлары булалар.

 

Туган телендә чыгышлар ясый

 

Рабига ханым университетта 7 ел укыту аралыгында Тарих-филология факультетының җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Татар бүлегендә укытутәрбия бирү эше белән җитәкчелек итә, уку төркеменең агитаторы була. Казан шәһәренең күп кенә оешмаларында туган телендә чыгышлар ясый. Хезмәте өчен ул хөкүмәт тарафыннан медальләр, почет билгеләре белән бүләкләнә. Рабига ханым – авыр, кырыс елларда яшәп, милләтебезгә тугры хезмәт итә алган шәхес. 

 

*** 

 

1951 елның 9 маенда Рабига Хәкимова, авыру сәбәпле (II группа инвалид), эшеннән азат ителә. 1952 елда вафат була һәм Яңа татар бистәсе зиратында җирләнә.

 

"Безнең мирас". – 2024. – №9. – Б.78-83.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру