Журнал «Безнең мирас»

Алтын тапкан татар – Арча егете Барый

Колымада беренчеләрдән булып алтын запасын тапкан шәхес – Арча районындагы Мирҗәм авылы егете Барый Шәфигуллин.

 

Узган гасырның утызынчы елларында Колымада эшләгән геолог Б.С.Русановның безнең якташыбызга нисбәтле «Повесть о Бориске, его друге Сафи и первом Колымском золоте» исемле китап язуы мәгълүм. Тайгада беренче алтын эзләүчеләр турында Б.Вронский, А.Зимкин, И.Ганченко һәм башка геологларның хикәятләрендә дә бәян ителде.

 

Колымага килгәнче үк, Барыйның алтын чыгару буенча тәҗрибәсе була инде. Б.Русановның язучы буенча, ул Лена елгасы буендагы Федосеевск алтын приискасында забойчы булып эшли. Бу чорда, тайгада алтын ятмалары күп икән, дигән имеш-мимешләр киң тарала. Җитмәсә, 1912 елда, Охотск-Якутск телеграф һәм телефон линиясен сузган чакта, инженер җитәкчелегендәге эшчеләр көтмәгәндә бик бай алтын запасы мәйданына тап була. В.Фогельман ике елдан соң «П.И.Кольцов, В.А.Фогельман һәм Компания» сәүдә йорты» дип аталган акционерлык җәмгыяте оештыра. 1915-1917 нче елларда гына да җәмгыять 26 пот алтын чыгара. Бу вакыйгадан соң, алтын табу турында хыялланган Барый да, приискада үзе белән бергә эшләгән авылдашы Сафи (тулы исеме Сафиулла булгандыр. – Ред.) Гайфуллин белән бергә, бәхет эзләп көнчыгышка юл тота. Алар башта Якутскига килә. Аннары сәүдәгәр Кушнаревка ялланып, аның вәкиле белән Колымага китәләр. Колыма шәһәрен узып, Охотск аркылы Ямскига килеп җитәләр. Монда алар 1908 елдан бирле алтын эзләү белән шөгыльләнгән Юрий Розенфельд (Нордштерн) белән очраша. Розенфельд бирегә Владивосток купецы Шустов кушуы буенча килгән була. Тора-бара боларга Михаил Канев та килеп кушыла. Шул рәвешле, Ю.Розенфельд, Б.Шәфигуллин, С.Гайфуллин, М.Канов составындагы экспедиция оеша. Шактый тәҗрибәле Ю.Розенфельд казу эшләрен Джегдян елгасы тирәсендә башларга карар итә. Экспедиция әгъзалары, Барыйны атлар һәм боланнар сакларга калдырып, шунда юнәлә. Алар елга тамагын, катламнарын, юшкыннарын тикшерәләр, әмма уңай нәтиҗә күренми. Дөрес, алар Ямскидан бик ашыгып киткән чакта үзләре белән кирәкле җиһазларны алырга оныталар, шунлыктан кварц җепселләрен тикшерә алмыйлар. Нәтиҗәдә, Барый янына кире кайтырга булалар.

 

Билгеле, экспедициянең бу сәфәрен бөтенләй үк уңышсыз дип булмый. Джегдян елгасы буенда алтын бөртекләре табыла. Кайту юлында туктап тикшергән туфрак составында да алтын кисәкчекләре булуы беленә. Иптәшләре югында Буюнда елгасының өске агымында Барый үткәргән анализлар да биредә алтын булуын раслый.

 

Ул арада Беренче бөтендөнья сугышы башланып китә. Егетләрнең солдатка каралыр вакыты җиткән була. Барый: «Сугышырга теләмим, алтын эзләячәкмен!» – ди. Барый кышны М.Канов белән бергә салган кечкенә генә өйдә уздыра. Бераздан ул, башка җиргә күчеп, Ю.Розенфельд төзеткән амбарда яши. Хәрби хезмәттән качып калучыларны эзлиләр икән, дигән хәбәр ишетелгәч, ул бу тирәдән тиз генә тайга эченерәк качарга карар итә. Ахыр чиктә Средникан (1930 елдан соң – Среднекан) елгасы буендагы бистә тирәсенә килеп төпләнә...

 

Ниһаять, туктаусыз эзләнүләр уңай нәтиҗә бирә: Средниканның кечкенә генә бер кушылдыгында Барый бай алтын чыганакларына тап була. Соңрак бу урын, Барый хөрмәтенә, «Борискино чыганагы» дип йөртелә башлый.

 

Б.Шәфигуллин, якут милләтеннән булган М.Александров, Н.Дмитриев һәм А.Колозеликов дигән кешеләр белән аралашып, һәрберсе белән йөрешеп яши. 1917 ел башында алар Барый янына килгәч, аны очрата алмыйлар. Алар, эзләр буенча китеп, бер чокырда ярым бөгәрләнеп утырган Барый мәетенә тап булалар. «Янында алтын тулы кечкенә генә капчыгы, балтасы, нык шомарган кәйләсе, агач улагы, ике калай консерв банкасы була, күрәсең, ул аларны котелок һәм кружка урынына куллангандыр», – дип яза геолог Б.Вронский.

 

Барый Шәфигуллинның үлеменә китергән сәбәпләр ачыкланмыйча кала. Ачтан үлгәндер, дисәң, аның йортында азык-төлек җитәрлек була. Талау өчен үтергәннәрдер, дисәң, алтын тулы капчыгын нигә алып китмәгәннәр? Геолог И.Молодых: «Бориска (урыслар Барыйны шулай дип йөрткәннәр), алтын тапкач, бәлки, нык дулкынланудан үлгәндер», – ди. Якутлар исә: «Алтын эзләүче явыз рухларны кузгаткан», – дип саный. Безгә: «Тайга серләрне саклый белә шул», – дияргә генә кала.

 

Якутлар мәетне Барыйның үзе үк казыган шурфка җирли. Шулай итеп, гомерен алтын эзләүгә багышлаган Арча районы егете Барый Шәфигуллин Колыманың мәңге туң туфрагында ятып кала. Тайгада яшәүчеләр, алтын запасы табылган җирдә прииска оештырылгач, аны «Бориска приискасы» дип йөртәләр. Барыйның исеме, өлешчә булса да, шулай мәңгеләштерелә.

 

1874 елда туган авылдашы Сафи Гайфуллин Барый үлгәннән соң да алтын эзләүдән туктамый – Колыма тайгасын, аның елгаларын аркылыга-буйга иңли. 1926 елда Средникан янында ул бик бай алтын ятмасын таба. Әмма әлеге урынны башкаларга күрсәтми. Берничә килограмм алтынын исә кеше күзеннән ераккарак яшереп куя. Ләкин Сафиның бу хәйләсе рәсми органнарга барып ирешә һәм алтын конфискацияләнә. Аны төрмәдән тайга киңлекләрендә алтын эзләүгә күп көч куюы, инде олы яшьтә булуы гына саклап кала. Ул 1940 елда 66 яшендә вафат була.

 

Барый Шәфигуллинны Магаданда онытмыйлар. Узган елны, ягъни 2023 елның 20 октябрендә, Сусуман шәһәренең үзәк скверында аңа өч метр биеклектәге һәйкәл (бронзадан эшләнгән әлеге һәйкәлнең авторы – Россиянең атказанган рәссамы, скульптор Константин Кузьминых, идея авторы – фотограф Евгений Радченко) куелды. Һәйкәлне рәсми ачу тантанасы быел җәй көненә тәгаенләнгән. 

 

"Безнең мирас". – 2024. – №4. – Б. 82-83.

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру