Журнал «Безнең мирас»

Татарстан авылларында башкорт милли хәрәкәте лидерларына истәлек такталары куелырга мөмкин

Бөтендөнья башкорт корылтаеның Башкарма комитеты Башкортостан Республикасының 100 еллыгы уңаеннан 100 шәхеснең исемен мәңгеләштерергә тәкъдим итә.
Корылтайның рәсми сайтында проектның расланган исемлеге урнаштырылган. Корылтай әлеге шәхесләр яшәгән район администрацияләренә аларның исемнәрен мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыгарга җыена. “Һәйкәл буламы ул, бюстмы, истәлек тактасымы, торак пунктларга шәхеснең исемен бирүме – җирле җәмәгатьчелек үзе хәл итәр. Урыннарда үз геройларны белергә тиешләр”, - диелә корылтай хәбәрендә.
Искәртеп үтәбез. 2019 елның февралендә Башҡорт Автономияле Совет Республикасы төзелүгә 100 ел тула.
Йөз шәхестән торган исемлек Әхмәтзәки Вәлиди исеме белән башлана. Беренче унлыкта шагыйрь Шәехзадә Бабич, легендар татар артисты Мохтар Мутин белән бер нәселдән булган, Башкортстан АССР төзүдә Зәки Вәлидиләр белән бергә актив эш алып барган җәмәгать эшлеклесе Илдархан Мутин исемнәре бар.
Исемлеккә Татарстан Республикасы авылларында туган шәхесләр дә кергән. Аларга туган авылларында мемориаль такта ачарга тәкъдим ителә.
Башкорт корылтае Башкортстан автономиясе төзү буенча башкорт милли хәрәкәте лидеры булган Илдархан, Гариф һәм Гомәр Мутиннарга алар туган Такталачык авылында (Татарстанның Актаныш районы) мемориаль такта ачарга тәкъдим итә. Такталачык авылында Илдархан Мутинга һәм Мутиннар нәселенә нигез салучы Тимер Мутинга истәлек тактасы куелган инде. Быел Такталачык авылында Татарстан һәм Башкортстанның танылган шәхесләре катнашында Тимер, Илдархан, Мөхтәр Мутиннарны искә алу чарасы да узды. Бу авылда күренекле шагыйрь Гамил Афзал да туып үскән.
Дин эшлеклесе, Оренбург Мөселман Диния Нәзарәте мөфтие Мөхәммәдьяр Солтановның улы Искәндәрбәк Солтановның исемен дә Мәчти авылында мемориаль такта ачып мәңгеләштерү карала. Солтановлар нәселе яшәгән Мәчти авылы Актаныш районына кергән булган. Кызганыч, хәзер бу авыл юк, ул җитмешенче елларда таркалган.
Мәгърифәтче галим, дин белгече, җәмәгать эшлеклесе Риза Фәхретдиннең улы – журналист, тәрҗемәче Габдрахман Фәхретдиновка Әлмәт районының Кичүчат авылында мемориаль такта ачарга тәкъдим ителә. Авылда Риза Фәхреддиннең мемориаль музее урнашкан.
БАССРның эчке эшләр һәм милләт эшләре буенча наркомы Фатих Төхфәтуллин Зәй районының Чыбыклы авылында туып үскән. Корылтайның Башкарма комитеты биредә истәлек тактасы куярга тәкъдим итә.
Башкорт хәрби советы әгъзасы, башкорт хәрби отрядлары командиры Хәлил Алишев Мөслим районының Иске Әлмәт авылында туып үскән. Иске Әлмәт - утызлап хуҗалыгы калган кечкенә авыл. Корылтай Хәлил Алишев исемен туган авылына истәлек тактасы куеп мәңгеләштерергә тәкъдим итә.
Офицер, соңрак инженер-энергетик Тәкиулла Алиевка Актаныш районының Яңа Җияш авылында мемориаль такта ачарга тәкъдим ителә. Мәгълүмат өчен: Екатеринбургта Т.Алиев исемен йөрткән урам бар, ул яшәгән йортка истәлек тактасы куелган.
Шәхесләр исемлегендә бер хатын-кыз да юк.
Фотоларда: Актаныш районында Мутиннар истәлегенә башкортлар һәм татарлар куйган истәлек такталары.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру