Журнал «Безнең мирас»

Муса Бигиев Коръән тәфсирләрен исламга тискәре ясаган фактор дип атаган - А. Хәйретдинов

Казан федераль (Идел буе) университетының Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында фәлсәфә фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр Академиясенең фәнни хезмәткәре, ислам, тарих, фәлсәфә һәм теология буенча 50дән артык хезмәтләр авторы Айдар Хәйретдинов “Ислам һәм Муса Бигиев” темасына лекциясендә Муса Бигиев тәгълимәтләреннән чыгып, ислам дөньясының бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлануларын әйтте.
Айдар Хәйретдинов фикеренчә, ислам ике юнәлештән: яки ИГИЛ (Россиядә тыелган халыкара террорчылык оешмасы - ТИ), ягъни абсолют фанатиклык һәм динне белмәү халәтенә китәргә мөмкин, яки Муса Бигиев идеяларын кабул итеп, ислам рухына кайта.

Айдар Хәйретдинов Муса Бигиевның “Рәхмәте илаһийә борһанлары" (Аллаһның рәхмәтлелегенә дәлилләр) хезмәтен бүгенге көн күзлегеннән тикшерде. Муса Бигиев ислам диненә реформа ясау, аны җанландыру, заманның иҗтимагый тормышы, фәне таләпләренә җайлаштыру идеясен алга сөргән дин галиме, публицист, җәмәгать эшлеклесе. “Аллаһның рәхмәтлелегенә дәлилләр” дини-фәлсәфи хезмәтендә Алланың рәхимлеге турында Коръән аятләре белән дәлилләр китерә. Муса Бигиев җәһәннәмдә газаплар гел булмас, Аллаһ барысын да гафу кылып, җәннәткә кертер дип һәм Коръәннән 10 дәлил китергән.
Айдар Хәйретдинов әйтүенчә, ислам дөньясында Коръәнне тәфсир аша аңлау традициясе бар. Традицион белем алучы мөселманнар арасында Коръәнне тәфсирдә язылганча аңларга кирәк дигән фикер таралган. Коръәннең үзен өйрәнүгә хәтта тыю да бар. Коръәнне укып, нәрсәнедер үзенчә аңлаган кеше үзенә җәһәннәмдә урын әзерли дигән фикер дә бар. "Әмма бу дөрес түгел. Аллаһ һәр кешегә мөрәҗәгать итә, тәфсир аша укыгыз, аңлагыз дип әйтми", - диде ул.
Айдар Хәйретдинов: "Муса Бигиев Коръән тәфсирләре мөселман дөньясына тискәре йогынты ясаган төп факторларның берсе дип санаган"
Айдар Хәйретдинов әйтүенчә, Муса Бигиев тәфсирләрне һәм "спекулятив дини" китапларны мөселман дөньясына тискәре йогынты ясаган төп факторлар дип атый. Бу ислам дөньясының көнбатышка бәйлелеккә китерә дип саный Бигиев.
Бу күренеш әлегә кадәр дәвам итә, ди Айдар Хәйретдинов. Кайчандыр ислам дөньясы кешелек цивилизациясендә хакимлек иткән. Кешелек ислам дөньясына омтылган. Бигиев фикеренчә, мөселманнар Греция фәлсәфәчеләрнең хезмәтләрен тәрҗемә иткәннән соң, кешеләрнең карашлары үзгәрә башлый. Зиннәткә, байлыкка мәхәббәт, элита арасында дан казануга омтылыш күренешләре пәйда була. Болар нәтиҗәсендә ислам кодрәтен җуя башлый. Шул сәбәпле, ул барысын да югалта һәм Көнбатыш Европа илләренең колониясенә әйләнә. Бу сәбәпләр Муса Бигиев хезмәтендә җентекләп тикшерелә.
Шулай ук хатын-кыз роле бәяләп бетерләмәве дә ислам дөньясының сүлпәнәюенә китерә, диелгән М.Бигиев тәгълимәтләрендә. Бигиевка кадәр мөселман дөньясында хатын-кызның тоткан урынын бу дәрәҗәдә тикшерүче булмаган, диде Хәйретдинов.
Айдар Хәйретдинов: Террорчылык белән көрәштә, Коръәнне өйрәтергә кирәк
Айдар Хәйретдинов Ислам дөньясында террорчылык белән кагылышлы проблемаларга да тукталды. Бу бигрәк тә хәзер, ИГИЛ тар-мар китерелеп, аның сафында булганнар кире үз илләренә әйләнеп кайта башлаганда актуаль - ул кешеләр белән нишләргә, диде Хәйретдинов. Әлеге афәткә каршы торырга төрле ысуллар китерелә. Шул исәптән полиция тарафыннан эзәрлекләү тәкъдим ителә, ләкин бу мөселман халкын кырыслатырга мөмкин, ә террорчыларга шул гына кирәк.
Айдар Хәйретдинов фикеренчә, террорчылыкка каршы тору өчен Коръәнне өйрәтергә кирәк, ләкин тәфсир аша түгел. Аның фикеренчә, укытучы яхшырак белә дигән ышанганлыкны бетерергә кирәк. Барысы да Аллаһ Тәгалә генә белә, диде ул.
“Кешегә акыл Аллаһ тарафыннан бирелгән. Уйлагыз, уйланыгыз, нәтиҗә ясагыз. Бу Коръән буйлап кызыл җеп булып сузыла. Кешегә акыл бирелгән икән, ул Аллаһка әтисе кушканга түгел, үз акылы белән ышанырга тиеш, Аллаһ Тәгалә барысын яраткан дип инанып дингә килү дөрестер. Миңа бик хөрмәтле имам: "Уйларга кирәкми, исламда уйлыйсы юк, тәфсирләрдә барысы да язылган, уйлансаң, ялгышуың бар", - дип әйткәнен ишеткәнем бар. Абсурд вәзгыятьләр туа. Аллаһ Коръәндә уйланыгыз, ди, имамнар дингә килгәндә уйлама, ди. Минемчә, менә шушындый вазгыять аркасында ИГИЛ, "ислам экстремизмы" дип аталган гарип күренешләр туа. Ислам сүзенең тамыры - "тынычлык", "террор"ныкы - "коточкыч” сүзенә барып тоташа. Шуңа да террорчыларны "исламистлар" дип атарга ярамый, - дип белдерде Айдар Хәйретдинов.
Муса Ярулла улы Бигиев (1873-1949) - дин белгече-философ, публицист, ХХ гасыр башындагы Россия мөселманнарының прогрессив хәрәкәте лидерларының берсе. Пенза губернасы Кикино авылында туа. Дин өлкәсендә эзләнүләр алып бара, укыта, имам буларак та эшчәнлек алып бара. Ислам диненә реформа ясау, аны җанландыру, заманның иҗтимагый тормышы, фәне таләпләренә җайлаштыру идеясен алга сөргән дини-фәлсәфи хезмәтләрен бастыра. Муса Бигиев Коръәннең татарчага тәрҗемәсен эшли, бу Россия империясендәге мөселман халыклары арасында изге китапны тәрҗемә итүнең беренче тәҗрибәсе.
"Татар-информ"

Теги: Венера Вәлиева

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру