Журнал «Безнең мирас»

Казанда Иске Татар бистәсендә "Чәй музее" ачыла

Яңа 2017 елда Иске Татар бистәсендә "Чәй музее" үзенең ишекләрен ача. Ул борынгы йортларның берсендә - Вәлиулла Гыйззәтуллин (Вәли бай) йортында урнашачак. Вәли бай чәй белән сату итүче миллионер сәүдәгәр булган.


Шәһәр халкы һәм мәркәзебез кунаклары өчен "Чәй музее" чәйнең берничә дистә төрен тәкъдим итә: әлеге милли эчемлекне яратучылар һәр төрен тәмләп карый алачаклар. Шулай ук музейда милли ризыклар белән сыйлау да күздә тотыла.


Татар халык ашлары нәкъ менә махсус чәй өчен әзерләнә торган камыр ризыкларының күп төрлелеге белән аерылып тора. Татар халкының милли эчемлеген яратучыларны Ш.Мәрҗани урамы, 16/1 йорт адресы буенча "Чәй музее"нда көтеп калалар, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтендә.


http://www.tatar-islam.com/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру