Журнал «Безнең мирас»

Васил Шәйхразиев лидерның артыннан барырлык командасы да булырга тиеш дип исәпли

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев лидерның артыннан барырлык командасы да булырга тиеш дип исәпли. Бу фикерен ул Биләрдә "Сәләт" форумында әйтте.
"Мин лидер булам дип кенә булмый, артыңнан барырлык командаң да булырга тиеш",  - диде ул "сәлкеш"ләргә киңәш итеп.

  • Биредә мәгълүмати технологияләр буенча IT BILER FORUM уза. Бу "Сәләт" лагере кысаларында дүртенче смена.


Әлеге сменада актуаль мәгълүматны эзләү һәм эшкәртү инструментларына, инновацион продуктлар һәм ясалма интеллектны үстерүгә багышланган профильле остаханәләр, белем бирү мәйданчыклары урнашкан. Форумга төрле мәгълүмати технологияләр буенча эшләүче компания экспертлары чакырылган.
Васил Шәйхразиев төрле дәресләр, мастер-класслар уздырыла торган чатырларга кереп танышып чыкты. Барлык юнәлешләрдә эшчәнлекнең балаларның бирегә тагын килүенә теләк уятырлык итеп оештырылырга тиешлеген ассызыклады. "Балалар монда дуслар гына табып китәргә түгел, үзләренә файда, үсеш тә алырга тиеш", - ди ул.
Васил Шәйхразиев "Татар радиосы" чатырына кереп, туры эфирга да чыкты. "Бүгенге очрашу 24 ел элек булганнардан нык аерыла. Җир белән күк арасы кебек", - ди вице-премьер.
Быел "Сәләт" кичке чаралар өчен зур чатыр ясаган. Биредә Васил Шәйхразиев шәхес белән очрашу кысаларында катнашты. Ул балаларга лидер сыйфатлары турында сөйләде. Аның фикеренчә, лидер булу һәркемгә дә бирелми. "Иң мөһиме - үз-үзең булып калу. Лидер да шәхес, үтәүче дә шәхес", - ди ул.
Васил Шәйхразиев әйтүенчә, лидерлык сыйфатлары әти-әнидән салынган булса, нигезе бар дигән сүз. Шуңа таянып, син лидер була аласың. "Лидерлык сыйфатлары балалар бакчасында ук күренә башлый. Тәрбиячеләр "бусы лидер, монысы тыңлый, үти, монысы юк" дип әйтә ала. Лидер булу, бер караганда, горурлык, икенче караганда, син лидер булганда командаң бар, шул командаң өчен җаваплылык та тоясың. Син аларны үзең артыннан ияртеп, йә җиңелүгә, йә җиңүгә алып барасың. Мин лидер булам дип кенә булмый, артыңнан барырлык командаң да булырга тиеш. Лидер һәм команда туры килә икән - бу һәр җитәкченең хыялы. Рөстәм Миңнеханов безнең өчен лидер, ул кешелеклелеге, дипломатияле булуы, сәламәтлеге, эшчәнлеге белән дә безгә үрнәк, шуңа без аңа тартылабыз", - дип сөйләде Шәйхразиев.

  • Биредә 700 бала ял итә. Смена 21 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Форумда Татарстан район-шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән барлыгы 1200 кеше катнаша. Форум эшчәнлегенә "Сәләт-Эшмәкәр", "Сәләт-Санак" профильле сменаларында ял итүче балалар да кушыла. https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/18/168123/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру