Журнал «Безнең мирас»

Ленар Нургаянов: «Үз районыңда эшләү нинди зур бәхет!»

🏷 Admin

(Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ленар Фәрид улы Нургаянов белән «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон әңгәмәсе)

 

– Республикабыз үзенчәлекле районнары, тырыш-уңган халкы белән дан тота. Бу уңайдан Әгерҗенең үзенчәлекләре нидә дип әйтер идегез?

 

– Районыбыздагы авылларның күбесендә татарлар гына яши. Шәхсән үзем Тирсә авылында гел татарча сөйләшеп-аралашып, укып үстем. Бездә татарлык, милли рух һәрвакыт көчле. Гадәттә, Әгерҗене, Удмуртия белән чиктәш булгач, татар районы түгел, ә күп милләтле төбәк дип уйлыйлар. Дөрес, башка милләтләр дә бездә күп – бу безнең байлыгыбыз, әмма татар теле, татарның гореф-гадәтләре дә һәрвакыт игътибар үзәгендә. Кайсы гына авылга барма, матур итеп татар әдәби телендә сөйләшәләр. Әлбәттә, безнең яктагы телнең, халык тарихының үзенчәлекләре күп.

 

Районның урнашу урыны, юл, газ, авыл хуҗалыгы ягыннан да шактый гына кыенлыклар бар. Буа районы белән генә чагыштырып карасак та, алар, көньякта булганлыктан, чәчүне бездән ике атнага алданрак төгәллиләр. Буалылар чәчүгә чыкканда, безнең басуларда әле кар ята. Биредә халык төрле авырлык-кыенлыклар белән тәрбияләнгән. Бу аның кәсебендә, холкында һәм, әлбәттә, телендә дә чагылыш таба дип уйлыйм. Шуңа да телдәге ягымлылык безнең якта азрак кебек тоела миңа. Бездә, сездәге кебек: «Апаем», «бәй», – дип, иркәләп-назлап тормыйлар, туры һәм төгәл итеп әйтәләр... Ә менә Тугызбуй, Исәнбай ягында тел ягымлырак, андагы балалар туган телләрдән зур уңышларга ирешәләр, тел байлыклары да көчлерәк. Араларында яхшы нәтиҗәләр белән КФУга укырга керүчеләре дә күп. Бу яктан сезнең коллегаларыгыз, журналистика өлкәсендә эшләүчеләр шактый. Тирсә авылында яшәүчеләрнең дә, төрле төбәкләрдән күчеп килгән кешеләр булуларына карамастан, татар телләре камил. Гомумән, туган төбәгебезнең һәр ягы, һәр авылы матур, теле үзенчәлекле, тарихы бай. Әйткәнемчә, Әгерҗе төбәгендә татарлык нык, гореф-гадәтләр яхшы сакланган.

 

– Сез – республикабызның перспективалы, яшь җитәкчеләреннән берсе. Бу эшкә килгәнче нинди хезмәт юлы уздыгыз?

 

– Әтием – хезмәт ветераны, гомере буе «Сельхозтехника»да машина йөртүче булып эшләде. Әни исә – Мөслим районыннан. Аны хезмәт юлламасы белән Әгерҗегә җибәрәләр. Ул – фельдшер, гомере буе авыл кешеләренә ярдәм итте. Әти ягыннан бабам – Кичкетаң авылыннан. Ул – фронтовик, укымышлы кеше – агроном һәм икътисадчы белгечлекләренә ия булган. Гомере буе авылда агроном һәм җитәкче булып эшләде. Лаеклы ялга чыкканчы Кичкетаң мәчетен төзетүче кешеләрнең берсе иде бабам. Әбием сәүдә тармагында хезмәт итте.

 

Үзем гап-гади авыл егете. Без үскәндә мал-туар һәм кош-кортны күпләп асрадык, өч бакчабыз бар иде. Тик торырга бөтенләй вакыт булмады. Шунлыктан кечкенәдән үк хезмәт белән тәрбияләндек. Агролицейны тәмамлаганлыктан, әллә ни сайлау мөмкинлегем дә юк иде: сыйныфыбыз белән Ижау каласындагы Авыл хуҗалыгы академиясенә укырга кердек. 30 баладан 24ебез шунда белем алды. Шуңа күрә Ижауда, академиядә рәхәтләнеп татарча сөйләшә һәм аралаша идек, хәтта үз милли республикаларында яшәүче удмурт студентларының да андый мөмкинлеге булмады. Сыйныфташларым барысы да үз урыннарын тапты. Шулай итеп, авылда үсеп, без эш белән бик зур тәрбия һәм сабак алдык. Әлбәттә, шәһәр тормышы кызыктырды, әмма үз районыма кайтып, Әгерҗедә хезмәт иттем, өч улым да биредә туды. Ун ел узгач кына Алабугага күчеп, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, ә аннары Башкарма комитет җитәкчесе булып эшләдем. Күптән түгел туган ягыма яңадан кайтып, хакимият башлыгы булып эшли башлавыма төгәл бер ел булды.

 

Дөрес, соңгы елларда Алабуга төбәге зур үсешкә иреште. Сәнәгать, логистика ягыннан алга китеше сизелерлек зур. Ә үз туган ягыңда эшләүнең дәрәҗәсен билгеле бер вакыт узгач кына аңлыйсың икән. Рәисебезгә, республикабызның башка җитәкчеләренә бик зур рәхмәт! Алар район халкының сорауларын, борчыган мәсьәләләрне хәл иткәндә бик нык булыштылар. Җылылык челтәренең күп өлеше алыштырылды, кышка бик тырышып әзерләндек һәм башка мәсьәләләр дә хәл ителде. Бу эштә якташыбыз, «Татэнерго» АҖнең генераль директоры Раузил Мәгъсүмҗан улы Хаҗиевнең дә ярдәме бәяләп бетергесез. Юллар шактый таушалган иде, ул мәсьәләне дә Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ярдәме белән уңай якка хәл иттек, хәтта яктырткычлар да куйдык. Халыкны борчыган мәсьәләләрнең хәл ителүе канатландыра, шунда гына үз районыңда эшләүнең нинди зур бәхет икәнен аңлыйсың! 

 

– Алабугада эшләгәч, Сезнең чагыштырып карау мөмкинлеге дә бар. Алабуга – затлы, зыялы төбәк. Анда Шишкин, Дуровалар иҗат иткән. Меңьеллык кала үзе генә дә ни тора! Әгерҗегә зур ниятләр белән кайткансыз дип уйлыйм. Биредә дә рухи-мәдәни дөнья шактый бай. Рухи тормышны кайгырту да – җитәкченең бурычы. Бу өлкәдә ниләр планлаштырасыз?

 

– Дөрес, биредә халык уңайлы мохиттә яшәргә тиеш. Әмма шуның белән бергә, рухи якны да онытмаска кирәк. Үзегез үк билгеләп үткәнчә, Алабуга – меңьеллык шәһәр. Анда зур сәүдәгәрләр һәм укымышлылар яшәгән. Ушков фамилияле сәүдәгәре үзендә җитештергән плиткаларны хәтта Ватиканга кадәр илтеп саткан. Алар дөнья масштабында эшли һәм сәүдә итә белгәннәр.

 

Әгерҗедә исә иң зур байлыгыбыз – Бубыйлар мирасы. Татар дөньясының иң мәшһүр мәгариф үзәкләреннән берсе һәм иң алдынгысы Иж-Бубыйда булган. Кыз балалар да биредә заманча белем алган, чит телләрне камил үзләштергән. Күптән түгел Төркиядән килгән кунакларны шунда алып барган идек. Алар, Мөхлисә Бубыйның рәсемен танып, таң калдылар. Бактың исә, Бубыйлар Төркиягә кадәр барып, анда да белем биргән, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнгән икән. Бубыйлар – гаять күренекле, затлы, укымышлы кешеләр, хәтта солтан даирәсендә киңәшче дә булганнар. Бу – Татарстан һәм дөньяга сибелгән татарлар өчен зур горурлык. Биредә бик күп шәхесләр гыйлем алган, аннары алар башка төбәкләрдә дә мәгърифәт нурын тараткан.

 

Бубыйларның мирасын саклау юнәлешендә эшләр башланып китте. Моның өчен Искәндәр Җиһангәрәевкә зур рәхмәтлемен. Аның әтисе Иж-Бубый мәктәбендә озак еллар директор булып эшләде, үзе дә – тарих һәм әдәбият өлкәсеннән гыйлемле кеше. Әлеге биналарны төзекләндерү, аларны мәдәни һәм дини ихтыяҗлар өчен файдалану бик тә кирәкле һәм саваплы гамәл дип уйлыйм.

 

Әлбәттә, башка авыллардан чыккан күренекле шәхесләребез дә бар. Драматурглар Таҗи Гыйззәт һәм Юныс Әминов, тел галиме Мөхетдин Корбангалиев, шагыйрьләр Ләбиб Айтуганов һәм Даут Гобәйди... Алар – татар мирасын саклауга, татар рухын үстерүгә зур көч куйган шәхесләр. Әлбәттә, шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү, иҗади мирасларын барлау юнәлешендә башкарасы эшләребез бихисап.

 

– Районнарда әдәбиятка һәм сәнгатькә игътибар район хакимияте башлыкларының бу өлкәгә уңай мөнәсәбәтеннән тора дип саныйм. Азнакай, Сарман һәм Мөслимнәр шәхесләрне барлауда зур эшләр башкара. Алар әдәбият көннәре дә үткәрә, шунда үзләренең бу юнәлештә башкарган гамәлләренә хисап та бирә. Мондый чаралар райондагыларга да көч-куәт өсти, башкаларга да үрнәк була. Иж-Бубыйга килгәндә, Татарстанның бер генә авылында да тарихыбыз һәм халкыбыз өчен әһәмиятле булган тугыз тарихи бина юк. Музей-авыллар Россиядә дә бармак белән генә санарлык. Иж-Бубыйның музей-авыл булырга барлык мөмкинлеге дә, хокукы да бар!

 

– Әлбәттә, фикерегез белән килешәм. Моны районнан чыккан шәхесләр белән киңәшеп оештырсак, нәтиҗәсе булыр дип уйлыйм. Башка районнарның якташлык җәмгыятьләре дә бик актив. Шунда күренекле, дәрәҗәле кешеләр үзләренең казанышлары, нәтиҗәләре белән уртаклаша. Узган ел Казандагы Халыклар Дуслыгы йортында безнең дә шундый очрашу узды. Күренекле якташларыбыздан эшмәкәр Илдар Халиков, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, генералмайор Фаяз Шабаев, «Татэнерго» АҖнең генераль директоры Раузил Хаҗиевлар килде. Әлбәттә, биредә Иж-Бубыйны, башка авылларны, Әгерҗе шәһәрен үстерү  хакында да сүз булды. Бу эшләр шактый зур финанс чыгымнары, дәүләтнең һәм эшмәкәрләрнең ярдәмен сорый. Киләчәктә шундый ук җыеннарны Ижау һәм Чаллы шәһәрләрендә дә уздырырга планлаштырабыз. Ул аралашу һәм концерт форматында узарга тиеш. Шунысын сизәм: якташларыбыз Әгерҗегә карата бик тә туган җанлы, ихлас. Аларның туган төбәкләренә ярдәм итәселәре, төрле яктан булышасылары килә. Шушы мөнәсәбәтләрне киләчәктә дә ныгытырга уйлыйбыз. Күптән түгел генә якташым Айдар Шәймәрданов «Манзара» спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасы уздырды. Анда көрәш, татар җыры һәм татар мохите! Шунда да якташларыбыз белән искиткеч матур очрашу үткәрелде. Әгерҗедән ун көрәшчебез республиканың данлыклы батырлары белән бил алышты. Бу – үзебезнең байлыкны һәм мирасны саклау дигән сүз. Айдар Шәймәрданов, яшь булса да, туган төбәгенә һәрдаим җылы мөнәсәбәтен күрсәтә. Әгерҗегә кайтып, сәнәгать оешмасы ачарга теләүче якташ егетләребез дә бар. Әйткәнемчә, эшлисе эшләребез, башкарасы изге гамәлләребез әле алда...

 

– Игелекле башлангычларыгыз бар. Быел, «Шәхесләр елы» уңаеннан, яз яки көз айларында Иж-Бубыйда, язучыларны, сәнгать әһелләрен һәм галимнәрне чакырып, әдәби, мәдәни һәм фәнни чара уздырып, ошбу күркәм хәрәкәтне башлап җибәрә алмыйсызмы? Шунда проблемаларны да кузгатыр, киләчәктә башкарасы эшләр турында да сөйләшер идек. Мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дине белгече, татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый, халкыбызның горурлыгы, йөз аклыгы булган Мөхлисә Бубыйның тууына 155 ел тулып килгәнен онытмыйк.

 

– Әлбәттә, һәр хәрәкәтнең бәрәкәте бар!

 

– Алдагы эшләрегез һәрчак хәерле һәм уң булсын!

 

 

"Безнең мирас". – 2024. – №2. – Б.40-43.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру