Журнал «Безнең мирас»

Татарлар – Россияне һәм русларны коткаручылар

Татар булмаса, Россия булыр идеме? Рус тарихчылары монгол-татар золымы, ничек итеп татарларның русларны изүе, «иго» турында язарга яраталар. Әмма татарларның рус иленә китергән уңай йогынтысын күрсәтергә генә оныталар. Татар булмаса, Россия дәүләте яки рус халкы булыр идеме икән? Мәгълүм ки, татарлар Россияне көнбатыш экспанциясеннән саклап калалар. Рим католик чиркәве җитәкчелек иткән көнбатыш Европада православие динендәге Византияне һәм аның дини-мәдәни традицияләрен алган рус кенәзлекләрен имансызлар һәм динсезләр дип исәпләгәннәр, шул халык белән һәрвакыт изге сугыш алып барганнар. Моның өчен төньякта Тевтон ордены булган, көньякта Европа йогынтысына эләккән славяннар – католик полякларны файдаланганнар. Галиция-Волынь кенәзлекләре дә аларның йогынтысына эләккән.

 

1245 елда Лион соборында папа Иннокентий IV грекларга һәм московитларга каршы тәре походы игълан итә. Бу исә, бөтен Ауропа бар көчен җыеп, еретик-ларны кырып бетерү өчен походка чыгарга тиеш дигән фәрман була. Папаның боерыгы буенча, йөз меңнәрчә Ауропа гаскәрләре көнчыгыш славяннарга каршы изге сугышка ташланырга тиеш була. Тик бер генә Ауропа иле дә, бер генә Ауропа гаскәре дә Московиягә каршы походка чыгарга җөрьәт итми, чөнки татар дигән исем, татар дигән халык, татар гаскәрләре бар. Алар Ауропаның яңа гына котын алган булалар. Новгород елъязмаларында Рим папасының фәрманы буенча Новгородка поход белән килгән Тевтон ордены гаскәрләренең, татар исемен генә ишетүгә үк, куркып, качып бетүләре турында язып калдырылган: «Немцы, замиришася по всей воле новгородской, зело бо бояхуся и имени татарского». Өстәп шунысын да әйтик: татарлар саклап калмаса, украин халкы да, белоруслар да булмас иде, Византияне дә күптән җимергән булырлар һәм дә, ким дигәндә, Уралга кадәр Рим-католик дөньясы корылган булыр иде.

 

Россия тарихында иң олуг җиңүләрнең берсе дип күрсәтелгән Чуд күле орышын гына алыйк. Кызганыч, күпләр анда татар гаскәрләре булуы турында искә дә алмый. Ә чынлыкта исә Искәндәр (Александр) Невский тевтонлыларны анда Сарайдан килгән татар гаскәрләре белән куып җибәргән. Чынбарлыкта бу зур орыш түгел, гади генә, кечкенә генә чик буе конфликты була. Шуңа күрә әлеге хәрби бәрелеш турында Ауропа чыганаклары искә дә алмый. Искә алынган очракта да Александрның тевтоннарны татарлар белән куып җибәрүен генә әйтәләр. Мәсәлән, алман тарихчысы Рейнгольд Гейденштейн: «Александр Ярославич Невский из рода Мономахова, будучи направлен ханом Батыем и получивши в подмогу татарские вспомогательные войска, победил в сражении ливонцев из Тевтонского ордена и по договору возвратил город Псков», – дип яза. Монда инде Искәндәрнең татар ханының бер фәрманын үтәүче генә икәнлеге ачык күренеп тора.

 

Татарлар рус кенәзлекләрендә тәртип урнаштырган

 

Татарлар булмаса, рус кенәзлекләре үзара сугыш-орышларда бер-берсен кырып, юкка да чыгарып бетергән булырлар иде. Мәгълүм ки, татарлар килгәнче рус кенәзләре үзара гел сугышып, ызгышып яши. Рус кенәзлекләрендә үзара ызгышталашның ни дәрәҗәгә җитүе турында Александр Бушков үзенең китабында менә ниләр яза: «Князья свергали, ослепляли и убивали друг-друга (причем никакие родственные узы сердца не смягчали – брат шел на брата, дядя на племянников, а те – на него), годами и десятилетиями держали конкурентов в «порубах», подземных темницах. Как легко догадаться, все эти усобицы и войны сопровождались погромами, разорением, убийствами и насилиями. И дело, отметим, не ограничивалось борьбой князей друг с другом. Роман Галицкий, предвосхищая практику Иоанна Грозного, зарывал живьем в землю и жег на кострах своих бояр, рубил «по суставам», сдирал с живых кожу. По Червоной Руси разгуливала банда князя Владимира, выгнанного с галицкого стола за пьянство и разврат. Как свидетельствуют летописи, эта удалая вольница «тащила на блуд» девиц и замужних женщин, убивала священников во время богослужения, а в церквах ставила коней…»

 

Кенәзләрне үзара ызгыш-талашларыннан нәкъ менә татарлар туктаткан да инде. Татарлар алар арасыннан берсен бөек кенәз итеп билгеләп, калган рус кенәзләрен аңа буйсынырга мәҗбүр итә. Шуннан соң инде Русьта кенәзләрнең үзара сугышлары, ызгыш-талашлары туктый, халык, ниһаять, тыныч-имин яши башлый. Чыңгыз ханның васыятен үтәп, татарлар рус кенәзлекләрендә дә «тәртип һәм ясак» урнаштыра. Үзара ызгышырга омтылучы рус кенәзлекләрен шунда ук Сарай гаскәрләре акылга утырта. Алтын Урда хакимияте вакытында Московиядә шәһәрләр һәм халык саны берничә тапкыр арта. Россиянең бер дәүләт, бер халык булып оешуына нәкъ менә татарлар, татар хакимияте урнашу сәбәпче. Алар үзара дошманлашып-ызгышып, сугышып, төрле ил, төрле телдә сөйләшүче, төрле халык булып яшәүче московит/рус кенәзлекләрен бер кул, бер үзәк астында җыеп Россия дәүләтенә нигез сала. Шуңа да аек акыллы кайбер рус галимнәре рус дәүләтенә нигез салучы итеп Батый ханны саныйлар. Ә рәсми тарих тарафдарлары шул Батый ханның уллыкка алган улы Искәндәр Невскийны олылый. Татарларның ничек итеп борынгы Русьта тәртип урнаштырулары турында алда телгә алынган Александр Бушков менә ниләр яза: «А потом появляются «татары» и наводят порядок! В самом деле, если охарактеризовать результат «татарского» нашествия двумятремя фразами, мы получим следующую нехитрую формулу.

 

В годы, непосредственно предшествовавшие «татарскому» вторжению, Русь погрязла в бесконечных войнах, смутах, кровавой неразберихе. С появлением татар все меняется самым кардинальным образом: воцаряется определенный порядок, среди множества русских князей один становится старшим, получив так называемый ярлык на «великое княжение». На тех, кто пробует выступать против такого порядка вещей и по старинке развязывать междоусобные войнишки, с завидной и загадочной регулярностью обрушивается «ордынская» конница…

 

Здесь не нужно ничего измышлять и притягивать за уши. Подробное знакомство с деятельностью «ордынцев» на Руси поневоле приводит к крамольным выводам: создается впечатление, что у «ордынцев» словно бы и нет других забот, кроме одной – поддерживать порядок на Руси.

 

Далее я приведу длинный список «ордынских» царевичей и воевод, живших в XVI столетии – снова то же самое, «татары» верой и правдой служат московским государям (уже не великим князьям, а царям), и количество их столь велико, что вновь перестаешь понимать, где кончаются русские и начинаются татары. Кстати, есть интересные сведения о том, что в результате «монголо-татарского» нашествия русские княжества не «приходили в упадок», а, наоборот… усиливались!»

 

Татарларның Россиягә уңай йогынтысы турында евроазиатчылар тарафдарлары – Н.Трубецкой, П.Савицкий, Л.Гумилев, Г.Вернадский күп яза. Алар фикере буенча, Россия ул – Европа гына түгел, ә Европа белән Азиянең синтезы булган аерым бер цивилизация. Рус халкына, Россиянең барлыкка килүенә, дәүләт булып формалашуына, үсешенә җирле татар-төркиләр, фин-угырлар да зур йогынты ясый. Бу җәһәттән, мәктәп дәреслекләрендә укытылган урда золымының (татар-монгол золымын урда золымына үзгәрттеләр хәзер) шыр әкият булуы турында Л.Гумилевның «Черная легенда» китабында бик яхшы әйтелгән. Автор татар-монгол изүе дигән терминны кара уйдырма дип атый. Аны Ауропага табынган карагруһ тарихчылар уйлап чыгарган, ди.

 

"Безнең мирас". – 2023. – №4. – Б. 4-6. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру