Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев, Кавказ якларында булып, борынгы татар ханлыклары эзләрен барлап кайтты. Шул уңайдан аннан бу сәфәрнең максаты, нәтиҗәләре турында сөйләвен сорадык.

Тарихчы Юрий Обухов (сулда) белән Илнур Миргалиев. /Фотолар – И.Миргалиевның шәхси архивыннан.
– Минем 2011 елда дөнья күргән бер хезмәтем («Хан Токтамыш». – Казан: ТКН.) Туктамыш хан идарә иткән чорны өйрәнүгә багышланган. Алтын Урда дәүләте өчен бик мөһим чор бу. Беренчедән, идарә иткән вакытының беренче этабында ул сәяси чуалышларга чик куя. Икенчедән, бу чорда Алтын Урда язмышына хәлиткеч йогынты ясаган ике зур сугыш-кырылыш булган, – дип сәфәр хакында тәфсилләп сөйләде Илнур Миргалиев. – Аларның берсе Кондырча буенда (хәзерге Самара өлкәсе) булган. Шанлы татар дәүләтен таркатуга китерәчәк икенче зур бәрелеш Кавказда, Биштамак дип аталган урында, Терек елгасы буенда уза. Аннан соң инде Алтын Урда таралуга йөз тота. Яңа чуалышларны Идегәй башлап җибәрә, үзара сугышлар озакка сузыла. Ни кызганыч, бу орышлар вакытында Туктамыш ханның барча уллары кырылып-үлеп бетә.
.jpg)
Экспедициядә катнашучылар Кизләр туган якны өйрәнү музеенда.
Нәтиҗәдә Туктамышның туганнарыннан берсе – Олуг Мөхәммәд тәхеткә менә. Ул безгә Алтын Урданың соңгы ханы буларак мәгълүм. Олуг Мөхәммәд безнең якларга килә. Ул Иске Казанда – борынгы башкалабызда утырган.

Маҗар шәһәрлеге туфрагында.
Кондырча тирәсендә минем өч тапкыр экспедициядә булганым бар. Сок, Кондырча, Кинел елгасы буйлары бу. Татарстан белән Самара чикләре дияргә дә була бу якларны. Андагы туган як тарихын өйрәнүче кардәшләребез бу тарафларның тарихи җир икәнен яхшы белә. Сугыш-орышлар нигездә Кондырча белән Сок елгасы арасында узган. Сугышның тәгаен кайда булуын ачыклау буенча мин зур эш башкардым дип уйлыйм. Кондырча буендагы сугыш 1391 елда булган. Дөрес, Аксак Тимер куәтлерәк күренсә дә, Туктамыш артыннан куып китә алмый. Туктамыш исә Иделнең уң ягына чыга да, Болгарга барып сыена.
.jpg)
Җирле төбәкчеләр коллекциясеннән.
Терек буена күптәннән барасым килә иде. Кавказда гомумән булганым юк иде. Аксак Тимер теге сугышта җиңә алмагач, 1395 елны Алтын Урда биләмәсенә Кавказ ягыннан бәреп керә. Бер ел буе Алтын Урданың күп кенә шәһәрләрен җимереп йөри. Әйтик, ул Кавказдагы Түбән һәм Югары Җулат, Маҗар шәһәрләрен пыран-заран китерә. Ул җирләрне күптәннән барып күрәсем килде. Анда тагын да дәһшәтлерәк бәрелешләр барган: ике гаскәр өч көн буе бер-берсен аяусыз кырган.

Кече Кавказ сырты.
Чыганаклар Терек елгасын гына белгертә, Биштамакны, Җулатны искә ала. Башка ориентирлар бирми. Мин инде теоретик буларак үземчә логистиканы билгеләгән идем. Әмма барыбер бу җирләрне үз күзең белән күрергә, булган сугышны күпмедер күзалларга кирәк. Анда хәзер дә бик күп ук очлары, балта калдыклары табыла. Гомумән, анда ул замандагы сугыш кораллары калдыклары еш очрый. Әлбәттә, җирле төбәк тарихчылары белән дә күрешеп сөйләшергә кирәк. Аларда кызыклы мәгълүмат, кыйммәтле табылдыклар булырга мөмкин.
Без бу экспедицияне Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов белән бергә оештырдык. Гомумән, сәфәрне оештыруда мөфтиятнең бик зур ярдәме булды. Анда Мөкатдәс хәзрәтнең ярдәмчеләре дә катнашты.
Без әүвәл Минеральные Воды шәһәренә бардык. Аннан Биштауга (Пятигорск) юнәлдек. Ибне Баттута язуы буенча, Биштауда Үзбәк хан корылтайлар үткәргән, анда унҗиде төмән (унмең башы) җыелган, алар белән күрешкән. Әбүбәкер Каландар монда Коръән укыган (берничә ел элек без аның калын гына бер дини китабын бастырып чыгардык). Дөрес, корылтайларның кайда үткәрелгәнлеге турында әлегә тәгаен мәгълүмат юк. Шуңа күрә якын елларда Мәскәү галиме, археолог Эмма Зиливинская белән корылтай урыннарын эзләп табарга, билгеләргә дигән ниятебез бар.
Бераздан без Түбән Җулатка киттек. Ул нәрсәсе белән әһәмиятле дисәгез, Түбән Җулат чыганакларда, сугыш булган җир, дип әйтелә. Карачай-Чиркәс, Кабарты-Балкар республикалары, Ставрополь крае һәм Төньяк Осетия җирләре кисешкән җирләр бу (хәзерге Майский шәһәре янында). Ул җирләрне гиздек. Елга кичүләрен карадык. Туктамыш хан нәкъ менә шундый урыннарга күзәтчелек итеп торырга, бәрелеш-орышларны шундый төшләрдә оештырырга тырышкан. Дөрес, бу юлы Аксак Тимер өлгеррәк булып чыга, кичүләргә хуҗа булып өлгерә. Безгә шуларны табарга кирәк иде. Ялан кырларда гына зур сугыш була ала. Мин инде теоретик яктан бәрелешү ихтималы булган урыннарны билгеләдем. Бу хакта – экспедиция нәтиҗәләре турында фәнни мәкалә язачакмын. Шунда ул урыннарны тәгаенрәк әйтермен. Әлегә бу мәгълүматлар фәнни әйләнешкә кертелмәгән.
Маҗар шәһәрен дә барып карадык. Аның урыны – Ставрополь краендагы хәзерге Буденновск шәһәре тирәсе. Маҗар шәһәренең хәзерге вакытта билгеләнгән биләмәсе генә бер мең гектардан артык. Ул вакытлар өчен шактый зур шәһәр булган бу. Әле 100-150 ел элек кенә анда шактый зур төрбә-мавзолейлар торган. Аларны сүтеп-җимереп, хәтта нигезендәге ташларны да төзелеш өчен алып бетергәннәр. Кызганыч, бүген шәһәрлек үлеп-бетеп ята. Аны тикшерүчеләр юк. Анда фермерлар җир эшкәртә. Мондый хуҗалык эшчәнлеге, аңлашыладыр, борынгы шәһәрлек урынын бик каты җимерә, юкка чыгара.
Тагын бер проблема – «кара археологлар». Алар анда бик нык эзләнә икән. Шәһәрлек бернинди федераль яки төбәк саклау ядкәрләре исемлегенә кертелмәгәнгә, аларны саклау турында уйлаучы-кайгыртучы юк. Ул урыннар авыл хуҗалыгы җирләре булып кына теркәлгән. Тарихи ядкәр булып теркәлергә тиешле һәйкәлләргә мондый мөнәсәбәт һич тә аңлашылмый. Югыйсә, туризм ягыннан да ул – бик әһәмиятле ядкәр.
Аннан соң без Югары Җулат урынын карарга бардык. Ул, әйткәнемчә, Алтын Урданың зур шәһәрләреннән берсе булган. Кала рус елъязмаларында Дедяков (Титәк) исеме белән билгеле. Ул XII гасырда Бөек Ефәк юлындагы, Терек елгасы буендагы сату-алу эшләре өчен бик мөһим шәһәрләрдән саналган. Алтын Урда вакытында чәчәк аткан шәһәр бу.
Шуны әйтергә кирәк: андагы топонимикаларда төрки-татар атамалары ап-ачык күренеп тора. Терек буенда кумыклар яши. Алар нәкъ безнең кебек сөйләшә, шул ук Алтын Урда татарлары инде. Гомумән, балкар, карачай, кумыкларны без Алтын Урда татарлары буларак кабул итәбез. Аларны элек таулы татарлар дип йөрткәннәр. Бу җәһәттән төбәк тарихын өйрәнүчеләрдән бик күп кызыклы фикерләр ишетү насыйп булды. Тик аларда да әлеге зур сугыш хакында мәгълүмат аз сакланган.
Вдадикавказга бардык. Ул нәрсәсе белән мөһим дисәгез, Туктамыш Аксак Тимер гаскәренә каршы өч көн сугышкан. Беренче көнне татарлар чак кына Аксак Тимерне әсир алмый кала. Икенче көнне дә җиңү мөмкинлеге шәйләнә. Өченче көнне Аксак Тимер Туктамышның Актау дигән бер гаскәр башлыгын сатып ала. Ул хыянәтче тора-бара Төркия җиренә күчеп китә. Туктамыш тарафы көчсезләнгәч, гаскәр башлыклары планлы рәвештә чигенергә кирәк дигән карарга килә. Туктамыш элеккечә Болгар ягына юнәлә. Чөнки биредә халык, шәһәрләр бар. Туктамышның Удурку исемле бер гаскәр башлыгы Кочубей дигән җиргә китә. Ул төш – хәзерге Владикавказ шәһәре урыны. Анда тагын бәрелеш була. Бу вакытта инде Туктамыш ерак китеп өлгерә, Аксак Тимернең аны эзәрлекләп барырга хәле калмый.
Владикавказда безнең актив авторларыбыз – Рөстәм Фидаров белән Эдуард Казиев атлы ике тарихчыбыз бар. Институтыбыз нәшер итә торган «Золотоордынское обозрение» журналында безне кызыксындыра торган тема буенча алар даими язышып-катнашып килә. Шулар белән күрешеп фикер алыштык.
Владикавказда бик яхшы музей бар. Гомумән, без һәр җирдә музейларны гиздек. Шунда ике елга бер тапкыр уздырыла торган, киләсе Алтын Урда конференциясендә бер секцияне Кавказдагы Алтын Урда шәһәрләренә багышларга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Туктамыш хан белән Аксак Тимер сугышы да игътибар үзәгендә булыр дибез. Билгеле, Кавказдагы галимнәрне көтәбез. Аларның күбесен инде чакырып та кайттык.
Бу сугыш хакында Казан, Мәскәү археологлары да кызыксынды. Бәлкем бер елдан ул тарафка тагын да ишлерәк экспедиция оештырырбыз. Чөнки шәһәрләрне билгеләү, сугыш булган урынны тәгаенләү бик әһәмиятле. Киләчәктә анда әле зур табышларга юлыгырбыз дип уйлыйм. Урта гасырлар татар тарихы, Россия тарихы, җирле Кавказ халыклары тарихы өчен дә бик мөһим ачышларга тап булу ихтималы бар. Язма чыганаклар бер хәл, әле археологлар зур-зур ядкәрләрне өйрәнмәгән дияргә була.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала