Журнал «Безнең мирас»

Сергей Аверкиев: Татарларның урыс халкы тормышына ясаган йогынтысы

 

«Казан ханлыгы сугышчысы». О.Ю.Брандуков рәсеме. 2007 ел

 

 

Каравыллар

 

Дәүләт һәм җәмәгать иминлеген саклау эше дә татарлар чорына барып тоташа. XIV гасыр уртасында урыс кенәзлекләренең көньяк-көнчыгыш чигендә саклану пунктлары корыла башлаган, аларны татарча «каравыл» дип атаганнар. XVI гасыр башында ук (1504 елда), Иван III вакытында, көнчыгыш шәһәрләр үрнәгендә, Мәскәүнең барлык зур урамнарында да капкалы нык коймалар урнаштырылган, аларны төнгә рәшәткәле калканнар белән каплаганнар (гади халык бу калканнарны «рәшәткәләр» дип йөрткән). Рәшәткәләрне төнлә каравылчылар – һәр йорттан чиратлап кизү торучы шәһәр кешеләре саклаган. XVIII гасырда рәшәткәләрне рогаткалар (озын борыска аркылы-торкылы кагылган казыклардан гыйбарәт киртә) алыштырган. Кичке сәгать 10да рогаткалар ябылган, ә иртән таң атарга бер сәгать кала ачылган. Рогаткалар янындагы сакчылар, нигездә, күсәк (дубина) белән коралланган һәм куркыныч янаганда шакылдавык (трещетка) кулланган; гади халык, ярдәм кирәктә: «Каравыл, ярдәм итегез!» – дип сөрән салган.

 

Каравыл – урыс теленә нык кереп урнашкан татар төшенчәсе, ул ике сүздән тора: кара (ягъни, бак) һәм авыл. Бу сүзне татарлардан фарсылар да үзләштергән. Татарлар, күрәсең, шәһәр иминлеген оештыруда Мәскәү өчен үрнәк булгандыр.

 

Сәяхәтчеләргә уңайлыклар тудыру өчен, Фарсы илендә хөкүмәт тә, хәйрия белән шөгыльләнүче шәхси затлар да кәрвансарайлар төзегәннәр; бу җир үзенә бертөрле кунакханә вазифасын үтәгән, анда товар саклау өчен дә урыннар бүленеп бирелгән. Шундый ук йортлар татарларда да булгандыр, мөгаен.

 

Кабаклар

 

Рихтер үзенең «Исследование» хезмәтендә мондый кәрвансарайлар белән урысларның юлчылар йортлары (постоялый двор) арасында тәңгәллек табарга тырышкан. Аның фикеренчә, урыслар, Шәрыкның кәрвансарайларыннан күреп, юлаучылар өчен куркынычсыз һәм уңайлы истирахәт кылу урыннары корырга керешкән; анда башта буза (тарыдан әзерләнгән һәм гади халыкның мәхәббәтен яулаган эчемлек) сатканнар. Бу йортларны татарча «кабак» дип атаганнар.

 

«Россиядә кабаклар тарихы» китабының авторы Иван Прыжов «кабак» сүзе «ашамлыклар һәм эчемлекләр сата торган юлчылар йорты» мәгънәсендә Казан татарларыннан алынган, дип фикер йөрткән. Россиядә кабаклар тарихының башлангычын ул болай күрсәткән: «Халык ашарга һәм эчәргә, сөйләшергә һәм җырларга, музыка тыңлап рәхәтләнергә җыелган иң борынгы славян җәмәгать учреждениесе «кәречмә» (корчма) дип аталган. Мондый кәречмәләр урыс кенәзлекләрендә дә булган. Иван III (1462-1505) идарәсе вакытында кәречмәләр, ягъни эчемлек йортлары, бөтен Мәскәү дәүләтендә ябылган, гади халыкка исерткеч эчемлекләр эчү тыелган. Аның дәвамчысы Василий (1505- 1533) вакытында бары тик бөек кенәз хадимнәренә һәм чит ил кешеләренә генә эчәргә рөхсәт ителгән. Иван IV исә әтисен «уздырган»: шәһәрләрдә дәүләт кәречмә йортларын (корчемный двор) булдыру эшен җәелдергән. Бу кәречмәләргә руханилар да, халык та каршы чыккан, 1551 елгы Стоглавый собор да аларга тискәре бәя биргән».

 

Ихтимал, Явыз Иван, кәречмә йортларының «кара сакалы»ннан котылыр өчен, аларны «кабак» дип йөртергә кушкандыр; ул, тулысынча хаклы рәвештә, иске төшенчәгә бирелгән яңа исем халык массасы күзендә иске төшенчәнең асылын да үзгәртә, дип уйлаган. Шунысы бар: Казан татарларында «кабак» дип ашау-эчү, алыш-биреш ясала торган урын саналса, Прыжов фикеренчә, Явыз Иван кабаклары, юлчылар йортларыннан битәр, аракы, сыра һәм әче бал сата торган элекке кәречмәләрдән гыйбарәт булган.

 

Прыжов язганча, беренче кабак Мәскәүдә якынча 1552 елда опричниклар өчен ачылган; ләкин бу – ачыктан-ачык анахронизм, чөнки Явыз Иванның опричнинасы 1565 елда гына барлыкка килгән. Мәскәүдән соң, хөкүмәт (патша) йә бояр кабаклары башка шәһәрләрдә дә ачыла башлаган һәм, Флетчерның (1588-1589) раславына ышансаң, тора-бара һәрбер зур шәһәрдә аракы, бал, сыра кебек эчемлекләр сатыла торган кабаклар үсеп чыккан. 1651 елда кабакларның атамасы «кружечные дворы» (кыскача: «кружала») дип үзгәртелгән; бу вакытка Мәскәү дәүләтендә аларның саны меңгә җиткән.

 

Мондый йортлар, әйтелгәнчә, XVII гасырда ук «кружала»га үзгәртелсә дә, «кабак» сүзе барыбер телдә сакланып калган (дөрес, бүген ул кимсетү һәм хәтта мыскыллау төсмере белән әйтелә). «Патриот-тарихчылар»: «Кабак – татарлардан русларга күчкән зарарлы мирас», – дип ышандырырга тырышалар. Гәрчә татарлар, диннәре тыйганга күрә, исерткеч эчемлекләрне бөтенләй эчми; урыс дәүләтендә кабаклар һәм эчкечелек таралуда аларның бернинди катнашы да, гаебе дә юк. Киресенчә, Иван III һәм аның улы Василийның кәречмәләрне тыюы – татарларны кабатлау, аларга иярү, дип уйларга нигез бар. В.Н.Татищев моннан элгәрерәк вакытларны тасвир иткәндә болай дип язып калдырган: «Кабак, тат., значит двор для постою, и как у них и всегда домы их токмо для зимы строятся, называют кабак, чтобы с нашим гостиница или корчма, от харча производно, согласовало; но ныне кабак разумеется питейной дом, где казенное питье продают. Сия питейная продажа была всем вольная, подобно другому харчю, в 1389 году от хана крепко заказ о продаже пьяных питей запрещен, ибо они, прияв пред тем невдолге закон магометанской, сие, за грех, почитая, запрещать стали».

 

 

Михалон Литвинның «Татарларның, литвалыларның һәм мәскәүлеләрнең гадәтләре турында» китабы. 1615 ел

 

Мәгълүм ки, 1474 елда Мәскәү белән Кырым арасында якын багланышлар урнашкан. Литва илчесе Михалон Литвинга Кырым татарларының патриархаль тормышы һәм аларның аеклыгы (бу аеклыкның төбендә, дини тыюлардан тыш, эчкән өчен 80 тапкыр таяк белән суктырылу яисә 80 тәңкә штраф түләтү кебек җәзалар да яткан) бик нык тәэсир иткән кебек, болар барысы да, һичшиксез, XV гасыр ахырында гомер сөргән урыс фикер ияләренең, шул исәптән, бөек кенәз Иван IIIнең дә игътибарын җәлеп итәргә тиеш булган. Табигый, кенәз, эчкечелектән килгән зарарны аңлап, үз дәүләтендә исерткеч эчемлекләр җитештерү һәм куллануны чикләгән, илчеләрен чит илләрдә дә чама белмичә эчүдән тыйган. Михалон Литвин литвалыларга татарларның һәм мәскәүлеләрнең аеклыгын үрнәк итеп күрсәткән: «Мәскәү патшасы Иван IV, атасы һәм бабасы кебек үк, халыкның аеклыгы турында кайгырта, көчкә – көч, осталыкка осталык белән җавап кайтара, татарларның тыелучанлыгы һәм аеклыгына үз халкының тыелучанлыгын һәм аеклыгын каршы куя», – дип язган. Гаять игътибарлы Михалон Литвин татар һәм урыс хөкүмәтләренең аеклык өчен көрәшүләрен чагыштырып кына калмыйча, хәрби кием буларак урысларның татарлардан киез бүрекләрне үзләштерүләре кебек вак-төяк нәрсәне дә күреп алган.

 

Татарларның хәрби эшкә йогынтысы

 

Борынгы заманнарда урысларның төп һәм иң яхшы гаскәре дип атлы гаскәр саналган. Урыслар, чит ил язучылары дикъкать иткәнчә, татарлар кебек сугышканнар: «бер урында тормыйча; чабып барганда укларны да, сөңгеләрне дә кулланып; йә һөҗүм итеп, йә кинәт артка чигенеп...»

 

Явыз Иван вакытында (XVI гасыр) урыс гаскәрендә татарлар зур урын тоткан. Мәсәлән, 1563 елда Полоцкига яу чабуда 32058 сугышчы катнашса, шуларның 5854е – татарлар булган (ягъни, армиянең 18,27 проценты). Владимир Снегиревның исәпләве буенча, Явыз Иванның армиясе 60-65 мең кешедән артмаган һәм якынча мондый «төркемнәр»дән җыелган: 25 мең бояр баласы, 10-15 мең татар, 20 мең укчы һәм казак, 4300 ялланган чит ил сугышчысы. Шулай итеп, татарлар Явыз Иван гаскәрендә 16,86-23,33 процент тәшкил иткән.

 

Татарларның урысларның хәрби эшенә ясаган йогынтысы турында сөйләгәндә, А.Рихтер болай дип искәрткән: «Әле 1259 елда ук Даниил Галицкий, гаскәре белән Маҗарстанга барганда, татар коралларына ия булган; озакламый атлар, ат кирәк-яраклары, хәрби кораллар, әсбаплар – барысы да татарлардан яисә монголлардан күчереп алынган; аннары тезгеннәр, иярләр, камчылар һәм барлык ат кирәкяраклары да азиатлар үрнәгендә эшләнә-ясала башлаган».

 

Ат, коралланыш һәм хәрби эшне оештыруга караган терминология

 

Урыслар мондый корал һәм башка кирәк-яракларны да татарлардан алган:

аркан – очында элмәге булган озын бау; борынгы заманда аны атларны гына түгел, сугышта кешеләрне дә тоту, әсирлеккә алу өчен кулланганнар;

джид (җид) – өч кенә ук сыярлык борынгы кечкенә калчан;

джирит (җирит) – ыргыта торган борынгы сөңге;

кистень (кистән) – таякның бер очына чылбыр яки каеш ярдәмендә тимер шар, гер кебек авыр әйбер беркетелгән, икенче башында кулга кию өчен элмәге булган борынгы сугыш коралы;

кобура (кабура, кабур) – револьвер өчен күн чехол;

колчан (калчан) – ук савыты;

кончар, кончан, хонжар, ганчер (хәнҗәр) – озын яисә дүрт йөзле кылыч; хәзерге кинжал сүзе дә шуннан ясалган;

куяк – бәрхет яки тукымага беркетелгән метал пластинкалардан ясалган сугыш киеме;

куяклар, кафтан кебек, җиңле һәм итәкле итеп ясалган, төймәләр яки бәйләвечләр белән каптырылган;

сайдак, сагайдак, саадак (садак) – җәя һәм уклар савыты;

туфяк (түфәк) – примитив туп, мылтык;

ятаган – сырты чыгынкы булган кәкре кылыч төре.

Борынгы урыс дәүләтендәге хәрби эшкә кагылышлы шәрык сүзләре:

атаман – хәрби отряд башлыгы;

бунчук – ат койрыгы бәйләнгән таяк, хакимлек билгесе;

есаул (ясавыл) – борынгы заманда хәрби башлык ярдәмчесе;

Дон гаскәрендә – атаманнан соң беренче вазифа;

Октябрь революциясенә кадәр – казак гаскәрләрендә капитан яки ротмистрга тиң булган обер-офицер чины;

табор (табыр) – борынгы заманда казакларда олаулары белән лагерь булып урнашкан гаскәр;

ура – хәрби оран.

 

Марлинский бу сүзнең килеп чыгышын татарчадагы «ор (сук, бәр)» дигән мәгънә аркылы аңлаткан. Бу оран безнең телгә, һичшиксез, монголлар хакимлеге вакытында үтеп кергән. Шул рәвешле, аны Петр I чорына калдырып, инглизләрнең «hurre» сүзенә ялгау һич кенә дә дөрес түгел.

 

Татар телендә «ура» сүзе «әйләндер, чолга, һәр яктан камап ал» мәгънәсендә йөрсә дә, Марлинскийның «ор-бәр» вариантын дөресрәк дип танырга кирәк; сугыш дәртендә аңа үзеннән-үзе «-а» авазы өстәлеп кенә киткәндер.

 

Монголларда гаскәрләрне уннар, йөзләр, меңнәргә бүлү һәм аларның җитәкчеләрен билгеләү кабул ителгән. Татарлар идарә иткән елларда урыс армиясендә дә шундый ук бүленеш күзәтелгән.

 

Аксак Тимер (1337-1405) заманыннан алып, татарлар сугыш вакытында үз гаскәрләрен мондый тәртиптә тезә башлаганнар:

 

                                                        Уң һәм сул канатның аванпостлары

 

 

        Сул канат                                                Авангард                                                                  Уң канат

 

                                                                           Резерв

 

 

Урыслар да үз гаскәрләрен шушы төзелешкә охшатып полкларга бүлгәннәр: 1) сакчы яки алгы полк; 2) зур полк (төп көчләр), 3) уң һәм сул кул полклары; 4) арткы яки засада полкы (арьергард).

 

***

 

Хәрби язучы, генерал-майор М.И.Иванин Чыңгыз хан һәм Аксак Тимер чорындагы монгол-татар яуларына махсус хезмәтләр багышлаган һәм аларда татарларның хәрби осталыгын югары бәяләгән: «Монгол-татар гаскәрләре тәртипсез урда булмаган... гаскәрләр дөрес итеп оештырылган... хәзерге регуляр гаскәрләр Азия һәм Африка сугышчы төркемнәреннән өстен булган кебек, әлеге гаскәрләр дә үз заманындагы халык ополчениеләреннән өстен торганнар. Бу Чыңгыз хан нәселе идарәсенең беренче вакытта подданныйлар өчен дә файдалы булуын, чыңгызыйларның үз заманыннан берничә адым алда баруын күрсәтә».

 

Рус теленнән Миләүшә Талипова тәрҗемәсе.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру