Тарихи мирас Уку өчен 3 минут

Сарытау мәчетләре

XVIII гасыр ахырыннан Сарытау шәһәрендә татар сәүдәгәрләре берләшеп яши башлый. Алар көнчыгыш төбәкләрдән терлек китереп, Мәскәүгә илтеп терлек сату белән шөгыльләнгән. Кәрван составында төрле илләрдән килгән сәүдәгәрләрне, аеруча фарсыларны, Бохара, Хива кешеләрен һәм әрмәннәрне очратырга мөмкин булган. Гадәттә, кәрваннар Сарытау үзәгенә кермәгән, әмма хакимият татарларга шәһәр читендә, Тайбалык елгасы буенда ял итәр өчен тукталыш ясарга, терлек абзарлары, кибетләр, кунак йортлары төзергә рөхсәт иткән. Вакытлар узу белән, әлеге урын шәһәр составына керә һәм сәүдәгәрләр яши торган урам Татар урамы дип атала башлый.

 

 

Беренче тарихи мәчет

 

Беренче таш мәчетне 1834 елда Татар урамында төзи башлыйлар. Сарытау елъязмасында мәчетнең 1836 елда ачылуы турында хәбәр бар: «Открытие в Саратове татарской мечети, на Татарской улице, третьей части города, в собственном здании». Мәчет «зур булмаган, ләкин нурлы һәм матур, Мәккәгә караган» була. Мәчет ишегалдында ике катлы агач флигель төзелә, аның беренче катында ир балалар өчен башлангыч мәктәп ачыла.

 

Бу урында элегрәк тә агач мәчет һәм мәктәп булганлыгы турында башка чыганакта да язылган. Сарытау губернасының халык училищелары директорына 1913 елның 24 октябрендә полицмейстер тарафыннан мөселман мәктәбе турында менә шундый мәгълүмат бирелә: «Сарытауда татар мәчете каршында бер мәктәп бар, ул 1829 елда ачылган».

 

Риваятькә караганда, патша хакимияте җирле мөселманнарга әлеге мәчетне төзәр өчен рөхсәтне татарларның 1812 елгы Ватан сугышында кылган батырлыклары сәбәпле биргән.

 

XIX гасыр рәсемнәренә караганда, ике катлы мәчет затлы кирпечтән төзелгән, аның бер гыйбадәт залы булган. Ишегалдында ике катлы агач флигель тора, анда мәктәп урнашкан, һәм имамнар яшәгән.

 

Татар урамындагы мәчет мәшһүр имамнар Енгалычевлар белән бәйле. Мөхәммәтҗан Зәйнетдин улы 1907 елгы архив документларында ахун һәм мәчетнең баш имам-хатыйбы буларак телгә алына, аның өлкән улы Зыятдинның исә 1913-1914 нче еллардагы документларда шул ук вазифаны башкаруын күрәбез. Ул бер үк вакытта Сарытау мөселман хәйрия җәмгыятенең идарә рәисе дә була. Мөхәммәтҗан хәзрәтнең икенче улы Сәет Сарытау мөселманнар арасында мәгърифәт тарату җәмгыяте әгъзасы һәм «Мөхтәрият» дип аталган иҗтимагыйсәяси газетаның мөхәррире вазифасын башкара.

 

 

Беренче тарихи мәчетнең совет чорындагы күренеше

 

 

Совет чорындагы атеизм сәясәте Саратов җәмигъ мәчетен читләтеп узмый. 1938 елда мәчет ябыла, манарасы җимерелә. 1947-1949 нчы елларда мәчет яңадан мөселманнарга кайтарыла, ләкин соңрак аны бөтенләй ябалар. Ябылганнан соң, Татар урамындагы мәчет бинасында буяулар һәм төзелеш материаллары склады урнаштырыла, ә 1983 елда аны Сарытау шәһәренең Идел буе Эчке эшләр бүлегенең медвытрезвителенә тапшыралар.

 

 

Сарытаудагы Тайбалык елгасы

 

 

Мәчет ябылу сәбәпле, 1950 нче елларда җирле мөселман җәмгыяте, хакимият рөхсәте белән, Валов урамындагы элекке торак йортны гыйбадәт кылу бинасына әйләндерә һәм әлеге бина җәмәгатьчелектә «Иске мәчет» исемен ала. Аның намаз залы 80-100ләп кешене сыйдырган.

 

 

Икенче тарихи мәчет

 

Татар урамындагы мәчет заманында Сарытау шәһәренең читендә диярлек төзелә һәм ара ераклыгы шәһәр үзәгенә сәүдә эшләре белән килүче мөселманнарга уңайсызлык тудыра. Шуңа күрә 1894 елда Печальная (Серов) урамының хәзерге шәһәр паркы тирәсендә икенче татар мәчете төзелә. Архитектура ягыннан бу бина, шәһәрнең төп мәчете белән чагыштырганда, шактый гади була.

 

Октябрь инкыйлабыннан соң, 1930 нчы еллардагы дингә каршы көрәш вакытында Печальная урамындагы мәчет тә ябыла, манарасы сүтелә, милли орнаментлары да юкка чыгарыла. Бина Октябрь районы башкарма комитетына, ә аннары ГАИның Октябрь районы бүлегенә тапшырыла.

 

Бинасы тулысынча сүтелгән, хәзер анда автомобильләр кую урыны оештырылган.

 

Мәчетнең яңарышы

 

1980 нче еллар уртасыннан динне эзәрлекләүләр кими башлый. Дини яңарыш процессларын җитәкләгән лидерлар да барлыкка килә. Төбәгебездә шундый шәхесләрнең берсе булып Сарытау өлкәсе Мөселман Диния нәзарәте рәисе Мөкаддәс Габбас улы Бибарсов тора. Шулай итеп, Сарытау җәмигъ мәчете тарихының яңа этабы аның эшчәнлеге белән бәйле.

 

1989 елда ярым җимерелә башлаган беренче мәчет бинасы мөселманнарга кайтарыла. Ярым җимерелгән һәм реставрациягә яраксыз булу сәбәпле, аны сүтеп, урынында яңасын төзергә карар кылалар. Яңа мәчет төзелеше 1995 елда башлана һәм, төрле икътисади кыенлыклар сәбәпле, 2005 елда гына тәмамлана.

 

 

«Рәшидә» мәчете

 

 

Шулай ук төзелеш озакка сузылу мәчет рельефының үзенчәлегенә дә бәйле. Мәчет Сарытауның тарихи Глебовка ерганагы – Тайбалык елгасы читенә урнашкан. Шуңа күрә яңа ислам комплексы өчен нигезне шактый ныгытырга, субайларны 20 метр тирәнлеккә кадәр төшерергә туры килә.

 

Мәчет төзелешенә матди ярдәмнең зур өлешен мәшһүр иганәче Камил Әбләзев күрсәтә. Хәзерге вакытта гыйбадәтханә мәшһүр иганәченең әнисе исеме белән «Рәшидә» дип атала. Мәчет төзелешендә шулай ук җирле халыкның, Саратов өлкәсе администрациясенең дә ярдәме зур.

 

Бүген биредә Сарытау өлкәсе Мөселман Диния нәзарәте, китапханә һәм «Шәех Сәид» мәдрәсәсе урнашкан.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи