Бу язма атаклы Алкиннарның «крестьян тармагы»ннан саналган Шәйхулла Алкинга (1895-1921) багышлана. Шәйхулла Алкин бик кыска, әмма өметләр һәм ниятләр, вакыйгалар һәм борчулар, күтәрелешләр һәм җимерелешләр тулы якты гомер итә.
Аның тормышы 1917 елгы ике инкыйлаб һәм Ватандашлар сугышы чорындагы милли хәрәкәт белән тыгыз үрелеп бара; үсмерлек чагы – сугыш алдындагы соңгы ун еллыкка, ә олы тормышка керүе революцияләр һәм сугышлар чорына, режимның тамырдан үзгәргән вакытына туры килә. Шушы катлаулы шартларда ул элекке Россия империясе мөселман халыкларының милли хәрәкәтендә активлык күрсәтә. 1917-1918 нче елларда милли съездлар һәм җыелышлар эшендә катнаша, мәдәни-милли һәм территориаль автономия проектларын әзерләүгә өлеш кертә һәм, ахыр чиктә, совет хакимиятенә каршы чыга.
1995 елда, йөз еллык юбилее уңаеннан, Шәйхулла Алкин хакындагы шушы мәкаләмнең беренче нөсхәсе дөнья күрде. Ул дистәләрчә еллар онытылуга дучар ителгән Шәйхулла Алкинның исемен яңадан дөньяга чыгарды, аның турында беренче фәнни публикация булды1; шул ук вакытта, кызганыч ки, әлеге олуг шәхескә багышланган бердәнбер хезмәт булып калды. Соңгы елларда табылган яңа документлар кабат бу темага алынырга, алай гына да түгел, тууына 130 ел тулуны зуррак масштабта билгеләп үтелергә тиеш булган Шәйхулла Алкинның язмышын тагын бер кат барларга мөмкинлек бирә.

Фатыйма һәм Фәттахетдин Алкиннар. Томск шәһәре. 1912 ел.
Алкиннарның шәҗәрәләре, тамырлары һәм туганлык җепләре
Шәйхулла Алкин 1895 елның 15 августында Казанда, Зөя өязенең Иске Чәчкаб авылыннан (хәзерге көндә Татарстан Республикасының Кайбыч районына карый) чыккан крестьян Сибгатулла Алкин гаиләсендә туа. Казанның Дүртенче мәчете имамы Ибраһим Закир улы Халитовның шул турыда имзалы язуы бар.

Шәйхулла Алкин (сул якта басып тора) – Коммерция училищесы шәкерте. Казан шәһәре. 1905-1906 нчы еллар.
«Дворян тармагы»ннан аермалы, Алкиннар нәселенең «крестьян тармагы» вәкилләре хакында бик аз язылган. Алар арасында иң танылганы Иске Чәчкаб авылы мәзине Габделлатыйф (Абдулла) Алкин (1817-1882 елдан соң) була, ул чукындырылган татарларның исламга кайту хәрәкәтендә (1860 нчы еллар уртасы) катнаша. Нәтиҗәдә, аны кулга алалар һәм «коткы тараткан» өчен, эчке эшләр министры карары белән, 1867 елның 28 гыйнварында ун елга Көнчыгыш Себергә – Туруханск төбәгенә сөргенгә җибәрәләр. 1879 елда Габделлатыйф Енисей губернасына күченә. Бераз соңрак Томскида төпләнә һәм 1881 елның август аенда «Томск мещаны» статусын алуга ирешә. XX гасыр башында аның улы да Томскида тормыш кора. Чыганаклардан күренгәнчә, Габделлатыйфның Томскида һәм Казанда яшәгән нәсел дәвамчылары үзара хәбәрләшеп торган: мәсәлән, Фәттахетдин 1912 елда хатыны белән бергә төшкән рәсемен җияненә бүләк итә. Соңрак, Ватандашлар сугышы чорында, Шәйхулла Томскидагы туганнарының йортында вакытлыча сыену урыны таба.
1882 елның май аенда Габделлатыйф, «Казан, Самара һәм Сембер губерналарына сәфәр кылу ихтыяҗы барлыгын» сылтау итеп, бер елга «эчке» Россиягә кайтып торырга рөхсәт сорый. Бу мөрәҗәгать, табигый ки, мөһим кабинетларда кәгазь әйләнешен арттыра; нәтиҗәдә, шуларның берсенә «Енисей округы, Ялан волосте, Горская авылына сөргенгә җибәрелгән» Абдулла Алкинның тышкы кыяфәте теркәлеп кала: «...Рост 2 аршина 5,5 верш[ка]2, волосы на голове седые, брови черные, на лице борода седая, нос, рот, зубы, подбородок обыкновенные, лицо чистое; особая примета: около уха родинка».
Гариза язган вакытта Габделлатыйф Алкин өченче никахта торган хатыны Гайникамал [Габделбәкирова] (52 яшьтә) һәм улы Фәттахетдин (24 яшьтә) белән бергә яшәгән. Моннан тыш, Казан губернасында аның икенче хатыны Сәгыйдә Мостафина (48 яшьтә) һәм улы Вәлиәхмәт (26 яшьтә) калган. Габделлатыйфның беренче гаиләсе турында мәгълүмат юк. Шәйхулланың әтисе Сибгатулла, мөгаен, беренче никахтан туган баладыр.
Сибгатулла Габделлатыйф улына килсәк, ул XIX гасыр ахырында хатыны Бибифатыйма Сираҗетдинова белән Казанда төпләнә, шунда сәүдә итә башлый. 1888 елда – Сорурҗиһан исемле кызлары, 1895 елда Шәйхулла исемле уллары туа. Сибгатулла Алкин хакында мәгълүмат юк диярлек: XIX гасыр ахырында ул Урта Азиядә, аннары Казанда сәүдә белән шөгыльләнә, хаҗ кыла, Галимҗан Барудиның дусты була. Баруди хәбәр иткәнчә, Сибгатулла шактый озак авырый һәм 1917 елгы революциягә кадәр үк дөнья куя3. Шулай итеп, Сибгатулла Алкинның даирәсе – нигездә, сәүдәгәрләр, алыпсатарлар катлавын тәшкил иткән, дияргә мөмкин. Аның кияве Шакирҗан Хисаметдин улы Хөсәенов (1885-1938(?)) тә революциягә кадәр һәм НЭП елларында беркадәр мануфактура сәүдәсе белән шөгыльләнә, 1930 нчы еллар ахырында репрессияләнә.
Шакирҗан Хөсәенов Сорурҗиһан (1888-1945) белән якынча 1910 нчы еллар башында никахлашкан булырга охшый. Ул, мөгаен, Алкиннар белән яшьтән үк таныш булгандыр. Хөсәеновлар гаиләсендә ике бала туа: кызлары Мөршидә (1913-1948) һәм уллары Мөхәммәт (1915-2008). Әйтелгәнчә, Шәйхулла дөньяда аз яшәп кала, аның нәсел дәвамчылары булмый. Бибәһа фотосурәтләрдән һәм документлардан гыйбарәт гаилә архивы Сорурҗиһан апасының балаларында сакланып кала. Әйтергә кирәк, без ул мирасның бер өлешен шушы мәкаләбезнең бизәләшендә кулланабыз.
Шәйхулла Алкинның балачагы, яшьлек еллары һәм Казандагы даирәсе
Шәйхулла тугач та, Сибгатулла абзый гаиләсе белән Урта Азиягә күченә, алар биш ел чамасы Сәмәркандта яши. 1890 нчы еллар ахырында Алкиннар, Казанга кайтып, Иске Татар бистәсенә («Мөхәммәдия» мәдрәсәсе каршындагы Дүртенче мәчет мәхәлләсе) урнаша. XX гасырга кергәч тә, 6-7 яшендә үк, Шәйхулла Казанның җәдидчә укыткан иң яхшы белем йортларыннан саналган «Мөхәммәдия» каршындагы мәктәпкә йөри башлый. 1905 елның августында ул, татарлар арасында иң беренчеләрдән булып, Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының Казан коммерция училищесына укырга керә.

Шәйхулла Алкин (сулда). Казан шәһәре. 1913 ел.
Шәйхулланың аралашу даирәсе туган-тумачалары белән генә чикләнми. Бу чорда аның якын дуслары арасында Ибраһим Аитов (1892-1974), Гали Рәхим (Мөхәммәдгали Габдрәхимов, 1892-1943), Галимҗан Шәрәф (1896-1950) һ.б. була. Беренче икесе – аның коммерция училищесындагы сабакташлары, Галимҗан – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендәге укытучысы һәм остазы Шәһәр Шәрәфнең энесе.
Гомумән, Шәйхулланың балачак һәм яшьлек еллары турында мәгълүмат бик аз. Казан коммерция училищесы архивлары да бай эчтәлекле түгел. Алган билгеләренә карап фикер йөртсәң, Шәйхулла училище укучылары арасында иң сәләтлеләрдән булган дигән фикер туа. Беренче уку елында (әзерлек сыйныфында) ул да, күп кенә татар укучылары кебек үк, урыс телен үзләштерүдә кыенлыклар кичерә. Берара «кондуит»та (укучыларның җитешсезлекләрен язу журналы) аның урыс телен җитәрлек дәрәҗәдә белмәве (2 сыйныф) искәртелә. Бу – уку мәсьәләсендә аңа кагылышлы бердәнбер язма диярлек. Әмма башлангыч сыйныфларда да, үсмерлек елларында да укытучылар аның тынгысыз холкын билгеләп үтәләр: «Много шалит, дурачится на переменах, а иногда и на уроках» (1-3 нче сыйныфлар), «дерется на переменах», «беспокойно ведет себя на уроках», «регулярно болтает, мешая заниматься» (7 сыйныф) – мондый язулар ул журналда әледән-әле күренеп тора. Мөгаен, сабакны җиңел үзләштергәнгә күрә, аңа дәрестә утыру күңелсез булгандыр, шуңа күрә ул ничек тә юанырга, күңел ачарга тырышкандыр. Тулаем алганда, Шәйхулла Алкин җиңел һәм яхшы укыган, чыгарылыш имтиханнарын бары тик «бишле» һәм «дүртле» билгеләренә генә тапшырган.
Училищены тәмамлаганнан соң, 1913 елның көзендә Шәйхулла Алкин Мәскәү коммерция институтының икътисад бүлегенә укырга керү өчен гариза бирә. Мәскәүгә китәр алдыннан җан дуслар – Шәйхулла Алкин, Галимҗан Шәрәф һәм Ибраһим Аитов (ул да башкалада укуын дәвам итәргә җыена) – үзара фотосурәтләр алмашалар. (Ибраһим Аитовка багышлау язып бүләк ителгән ике фоторәсем соңрак Казан университетының фәнни китапханәсенә – Сирәк кулъязмалар һәм китаплар бүлегенә тапшырылачак.)
Шәйхулланың сабакташы һәм якын дусты Ибраһим Аитов та 1913 елда Мәскәү коммерция институтының икътисад бүлегенә документлар тапшыра. Шәйхулла кебек үк, Ибраһим да курсны тулаем үзләштереп бетерми, 1918 елның 5 июнендә, «вакытында килмәгән өчен» сылтавы белән, укудан куыла. Соңрак, Совет Россиясендә ул ике тапкыр кулга алына (1929 һәм 1940 нчы елларда) һәм гомеренең унөч елын тоткынлыкта уздыра.
Кордашлары Гали Рәхимнең язмышы тагын да фаҗигалерәк була: күренекле татар галиме, филолог һәм тарихчы, татар әдәбияты тарихы буенча иң яхшылардан саналган хрестоматиянең авторы, Көнчыгыш педагогика институты (Казан шәһәре) укытучысы, Белбалтлаг һәм Беломорканал җәһәннәме аша үтеп, Казан төрмәсендә һәм лагерьларда (1931-1934 һәм 1937-1943) унөч елдан артык гомерен калдырып, газаплы үлеменә берничә ай кала гына иреккә чыгарыла.
Галимҗан Шәрәфне дә шуңа охшаш тәкъдир көтә: Икенче Реаль училищены тәмамлап, ул Петроградтагы Тимер юллар институтына укырга керә (1915) һәм 1917 елгы вакыйгаларга кадәр шунда укый. Ул да утызынчы еллар репрессияләренә тарый, 1937 елдан алып 1950 елга кадәр Сталин лагерьларында җәфа чигә.
Мөгаен, Шәйхулла Алкинны да шундый ук язмыш көтәр иде.
Мәскәү коммерция институты
Мәскәүгә күчү белән, Шәйхулланың үсмерлек чоры тәмамлана һәм студентлык белән бәйле яңа тормыш этабы башлана. Институтта укыган елларда (1913-1918) Шәйхулла Алкин яңа формалашып килгән татар студентлары җәмгыятенең һәм яшь татар зыялылары тормышының үзәгендә кайный. Аерым алганда, ул студентларның корпоратив берләшмәләрендә, төрле мәдәни-агарту җәмгыятьләре эшчәнлегендә актив катнаша. 1914-1915 нче елларда «Россия мөселманнарының тарихын, әдәбиятын, көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү җәмгыяте» дигән фәнни оешманың даими әгъзасы була. Шәйхулла, институт талибе статусында, әлеге фәнни-агарту җәмгыятенең утырышларында актив катнаша; Идел буе татарлары, Идел буе тарихы һәм Россия мөселманнарының ихтыяҗлары турында күләмле доклад әзерли. Үзенең чыгышында ул, фәнни эчтәлектән бигрәк, Идел буе мөселманнары һәм андагы хәлләр хакында күзаллау тудырырлык мәгълүматларга өстенлек бирә.
Студент елларында Шәйхулла иҗат белән шөгыльләнә һәм татар вакытлы матбугаты белән хезмәттәшлек итә. Аерым алганда, 1913-1914 нче елларда «Ак юл» журналында аның балалар өчен беренче хикәяләре, фәнни-популяр характердагы мәкаләсе, урыс классиклары әсәрләреннән тәрҗемәләре басыла. Шәйхулла Алкин, Мәскәүгә күчкәч тә, татар басмалары белән бәйләнешен өзми, аның язмалары «Ил» газетасында (башта – Петербургта, аннары Мәскәүдә нәшер ителә) күренә башлый. Ары таба кайбер хикәяләре яшьлек дусты һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме Шәһер Шәрәф тарафыннан төзелгән «Балалар күңеле» (1921) җыентыгында да басыла.
Моннан тыш, Шәйхулла Алкин үзара ярдәм, якташлар җәмгыятьләре яисә милли багланышларны саклауга юнәлдерелгән студентлар берләшмәләре эшчәнлегендә дә актив катнаша. 1914 елга «Мөселман студентларның үзара ярдәмләшү түгәрәге» 34 мөселман студентын берләштерә, алар арасында 20 «кавказлы» һәм 14 «Идел татары» була. 1917 ел башыннан Шәйхулла Алкин әлеге берләшмә идарәсенең рәисе вазифасын башкарырга алына, Февраль инкыйлабыннан соң илнең югары уку йортларында белем эстәүче барлык мөселман студентларын шушы түгәрәк нигезендә берләштерү омтылышы ясый. Әмма җәйге каникул һәм көзге түнтәрелеш шартларында бу «оешма» чын-чынлап эшләп китә алыр идеме икән? Бүген бу турыда нидер кистереп әйтүе кыен…
Ахыры бар.
1 Усманова Д.М. Шайхулла Алкин // Татарстан. – 1995. – № 9/10. – С. 112-116.
2 Якынча 166-167 см.
3 Баруди Г. Хатирә дәфтәре: 1920 елның октябреннән алып 1921 елның ноябренә кадәр. – Казан, 2018. – Б. 206.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала