Журнал «Безнең мирас»

Монголларның беренче көнбатыш яулары

Рәшидеддин хезмәтләре һәм «Монголларның яшерен тарихы» хәбәр иткәнчә, Хәрәзем солтаны Мөхәммәтне куа киткән[1] Сүбәдәй белән Җәбәгә[2], качкын илбашын тотып кына калмыйча, бер уңайдан, Көнчыгыш Европа халыкларын да буйсындыру бурычы йөкләнә. Моңа кадәр җиңү арты җиңү яулаган бөек сәргаскәрләр бу юлы максатларына ирешә алмый – соңрак Чыңгыз ханның дәвамчысы Үгәдәйгә яңа, тагын да зуррак гаскәр белән көнбатышка яу чабарга туры килә.

Әлеге яуларның уңышсызлыгы нигезендә, башка сәбәпләрдән тыш, Чыңгыз хан һәм аның өлкән улы Җүчи арасындагы каршылыклар да ята. Рәшидеддин язганча, үзгә угыллары белән бергә, Чыңгыз хан Урта Азиянең бай җирләрен басып ала, әмма Җүчигә, биредә тукталмыйча, Көнчыгыш Европа җирләренә үтеп керергә боера. Җүчи бу боерыкны үтәми. Үргәнечне кулга төшергәннән соң ул, яу сәфәренә бары тик үз олысын алып, көнбатышка юл тота: төрки-угыр кабиләләрен – беренче чиратта, Идел Болгарстанына караган каңлыларны, кыпчакларны һәм бажгардларны (көнчыгыш маҗарларны), Урал буе угырларын һ.б. – буйсындыруны максат итә. Хәрәзем аугач та, Биләр (Болгарстан мәркәзе) башлыклары сагаеп кала һәм, монголларның киләсен чамалап, аларга каршы торырга әзерләнә.

Хәрәземшаһлар мәмләкәтен җимергәннән соң, Җүчи көнбатыш җирләрне, шул исәптән, Идел Болгарстанын яуларга, ә Сүбәдәй һәм Җәбә гаскәрләре, Хәрәземшаһлар территориясен тулаем үзләштереп бетергәч, көнбатыш кыпчакларны тез чүктерергә, аннары көнбатыш яктан Идел Болгарстанына бәреп керергә тиеш булган дип фаразларга нигез бар.

Чыңгыз хан Җәбә белән Сүбәдәйгә көнбатыш җирләрне яуларга куша, аларга көньяктан Төньяк Кафтауга чыгып, әүвәл алан-кыпчак, соңыннан кыпчак-урыс армиясен тар-мар итү бурычы куела.

Рәшидеддин, «Юань ши», Плано Карпини һәм урыс елъязмалары хәбәр иткәнчә, Кафтауны кичүгә, Сүбәдәй белән Җәбә Җүчи кул астына күчә. Елъязмаларда Чыңгыз белән Җүчи «Чьгырканъ» һәм «Тешюканъ» рәвешендә теркәлеп калган. Исемнәрнең шулай язылуы, аннан тыш, «канъ» (хан) титулы белән «тамгалануы» аларның урыс теленә кыпчак теле аша керүен күрсәтә.

Берләшкән кыпчак-урыс гаскәрләрен Калка елгасы буенда (1223 ел) туздырганнан соң, монголлар дошманнарны Днепрга кадәр куа китә, аннары көнчыгышка борыла. Алар урыс җиренә бармый, Киевны алмый, көнбатышка качкан кыпчакларны да эзәрлекләми. Сәбәбе гади: бу вакытка монгол сәргаскәрләре армиянең шактый хәлсезләнүен, аның зур орышларга әзер булмавын яхшы аңлый. Өстәвенә, аларга беркем дә көнбатышка юл тотарга фәрман бирми.

Шуңа да, кыпчак-урыс гаскәрен җиңүгә, монгол сугышчылары Идел Болгарстаны территориясенә кузгала. Золотарев шәһәрчеге (хәзерге Пенза өлкәсе) тирәсендә уздырылган казу-тикшеренү эшләре һичнинди шиккә урын калдырмый: урта гасыр чыганаклары хәбәр иткән «болгар капкыны» нәкъ биредә оештырылып, болгарлар нәкъ менә монда монгол яугирләрен җиңүгә ирешә.

Ләкин Сүбәдәй (һәм, ихтимал, Җәбә дә) чолганыштан чыгып, Түбән Иделгә качып котыла. Болгарстанны көньяктан урап, алар яңадан Урта Азиягә әйләнеп кайта. Монгол армиясе, хәлдән таюына карамастан, алда торган максатларын яхшы аңлый, тиз арада ныгып өлгерә һәм озакламый байтак территорияләрне буйсындыруга ирешә.

Тарих фәнендә Идел Болгарстаны, Хәрәземшаһлар дәүләтеннән соң, Чыңгыз ханның төп дошманы итеп каралмый. Алай да, танымый мөмкин түгел: монголларның беренче көнбатыш яулары Идел Болгарстанында тәүге җитди каршылыкка очрый. Болгарлар, башка төрки кабиләләр белән берләшеп, көнбатыштан ябырылган Сүбәдәй һәм Җәбә гаскәрләрен тарката, шул рәвешле, аларга үз территориясен яулап алырга юл куймый. Болгар сугышчылары көнчыгыштан килгән Җүчи яугирләрен дә туктатып кала, аларга Идел Болгарстанына бәреп керергә ирек бирми. Көнчыгыш Европаны буйсындыру фикеренә монголлар 1235 елгы Олуг корылтай вакытында гына әйләнеп кайта. Бу юлы яуга Монгол империясенең барлык көчләре берьюлы кузгала.

Үргәнечне камаган чакта угыллары үзара тавышка килгәч, Чыңгыз хан аларны аерырга карар кыла: Җүчигә көнбатышта яшәгән халыкларны яулау бурычы йөкләнә. Хәрәземшаһлар дәүләтен яулагач һәм, Кафтауга таба борылып, Идел Болгарстанына бәреп керү фәрманын алгач, Сүбәдәй белән Җәбә формаль рәвештә Җүчи кул астына күчә. Шуңа күрә дә әлеге яугирләрнең уңышсызлыкка таруы Чыңгыз ханда иң элек Җүчигә карата сораулар тудырырга тиеш була. Монгол гаскәрләренең гамәлләре нигә координацияләнми? Идел Болгарстаны нигә яуланмый кала? Әлеге сорауларга, ихтимал, Чагатай белән Үгәдәйдән тыш, Сүбәдәй үзе дә җавап эзләгәндер.

Җөмләдән, Идел Болгарстанының башкаласы Биләрне 1236 елда нәкъ менә Сүбәдәй җимерә. (Биләр соңрак үзгә урында янәдән корыла.) Димәк, данлыклы сәргаскәр болгарларга булган ачуын ун елдан артык күңелендә йөрткән.

Җүчи 1225 елда бакыйлыкка күчә. Ул Чыңгыз хан яисә бертуганнары Чагатай белән Үгәдәй кушуы буенча агулап үтерелгән дигән фараз бар. Җүчи Олысы Чыңгыз хан империясенең бер өлеше булып кала бирә. Җүчинең дәвамчылары да юкка чыгарылмый. Башка чыңгызыйлар кебек, алар да ил белән идарә итүдә катнаша. Урта гасырлар тарихчысы Җүзҗаниның хәбәренчә, «...ул, атасына каршы төшүенә күрә, бу дөньядан узгач та, үзеннән соң күп угыллар калдыра; арада иң өлкәне Бату була; Чыңгыз хан аны атасы урынына тәхеткә утырта».

Әмма Чыңгыз ханның торыннары арасындагы низаглар моның белән генә бетми. Монголлар көнбатышка икенче тапкыр яу чапканда да үзара каршылыклар, ризасызлыклар сизелә. Бу юлы аларны Үгәдәй ханга хәл итәргә туры килә.

 

Файдаланылган әдәбият:

 

Миргалеев И.М. ДҖүчи – первый правитель улуса // Золотая Орда в мировой истории – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2016. – С. 72-77.

Плано Карпини, Иоанн де. История монголов: Текст, перевод, комментарии / под ред. А.А.Горского, В.В.Трепавлова; подгот. лат. текста П.В.Лукина, пер. с лат. А.А.Вовина, П.В.Лукина, коммент. А.А.Горского, П.В.Лукина, С.А.Масловой, Р.Ю.Почекаева, В.В.Трепавлова; вступит. ст. А.А.Горского, В.В.Трепавлова. – М.: ИДВ РАН – Вост. лит., 2022. – 383 c.

Полное собрание русских летописей. Том III. Новгородская первая летопись старшего и младшего изводов. – М.: Языки русской культуры, 2000. – 720 с.

Рашид ад-Дин. Сборник летописей. Т. I. Кн. 2 / Пер. О.И.Смирновой. – М.; Л.: Изд-во АН СССР, 1952. – 316 с.

Рашид ад-Дин. Сборник летописей. Т. II / Пер. Ю.П.Верховского. – М.; Л.: Изд-во АН СССР, 1960. – 253 с.

Сокровенное сказание монголов / Пер. С.А.Козина. – М.: Товарищество научных изданий КМК, 2002. – 156 с.

Тизенгаузен В.Г. Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. Извлечения из сочинений арабских. Т. I. – Спб.: Издано на иждивение графа С.Г.Строганова, 1884. – 564 с.

Тизенгаузен В.Г. Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. Т. II. Извлечения из персидских сочинений, собранные В.Г.Тизенгаузеном и обработанные А.А.Ромаскевичем и С.Л.Волиным. – М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1941. – 308 с.

Тоган И. ДЖучи хан и значение осады Хорезма как символы законности // Источниковедение истории Улуса ДЖучи (Золотой Орды). От Калки до Астрахани 1223-1556. – Казань: Мастер-Лайн, 2002. – С. 146-187.

Mirgaleev I.М. Kurultai of 1235: Question of Expansion of the Ulus of Jochi // Golden Horde Review. 2014. No. 3(5). – Pp. 22-30.

 

[1] Хәрәзем солтаны Мөхәммәт, монгол гаскәрләренең якынлашуын белгәч, дошманга каршы торырга базмыйча, Иранга кача. – Редакция.

[2] Сүбәдәй, Җәбә – Чыңгыз ханның данлыклы сәргаскәрләре (яубашлары).

 

«Безнең мирас». – 2024. – №11. – Б.9-11.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру