Мамык хан
«Мамык хан». Рушан Шәмсетдинов рәсеме
Мамык хан (?-1498/1499) – Казан ханлыгының җиденче идарәчесе. Ул 1496 елның 10 сентябреннән алып шул ук елның декабренә кадәр хакимлек иткән.
«Казан тәхете өчен бу хан уңышлы булып чыкмый. Үзенчәлекле Себер шартларында туып-үскән солтан ифрат зур мәдәни мәркәз галәменә ияләшеп китә алмый һәм, мәмләкәтне идарә итү эшенә тотынуга ук, электән урнашкан тәртипләрне боза башлый. Ниндидер гадәттән тыш салым кертеп, сәүдәгәрләрне, игенчеләрне талый һәм үзе урнаштырган тәртипләрнең шыксыз авырлыгын тоярга мәҗбүр итә. Ул Шәрык фиркасе әһелләрен санга сукмый, алар белән каршылыкка керә, үзенә тәхет яулап бирешкән Коләхмәдне кулга алуга кадәр барып җитә. Яңа хөкүмәтнең эш-гамәлләрендә шәхси омтылышлар төп урынны алып торгандыр һәм хөкүмәт әгъзалары риялы максатларын алга сөргәннәрдер дип уйларга нигез бар. Чөнки, хан белән килешә алмагач, Коләхмәд бәк үзенең бик нык ялгышканлыгын аңлый һәм, карашларын кискен үзгәртеп, руслар ягына авыша. Ул үзенең янына күп тарафдарлар туплый, мәмләкәттәге хәлләрнең торышын үз кулына ала. Тик шулай да Шәрык фиркасенең Урак бәк җитәкчелегендәге күпчелек өлеше үз карашларына тугрылыгын саклый әле».
Мамык хан Казан тәхетендә
Михаил Худяков «Очерки по истории Казанского ханства» (1923)
«Мөхәммәд Әмин ханның һәрвакыт Мәскәү кенәзе теләге буенча хәрәкәт итеп торуын белгәч, Казан халыклары моны сөйкемсез күрә башладылар. Ахырда Мөхәммәд Әминне ханлыктан төшереп, аның урынына хан итеп куяр өчен яшерен сурәттә Нугай урдысыннан вә, икенче бер риваятькә күрә, Сибирия ханнарыннан Мамык исемле бер затка хәбәр җибәрәләр. Вакыйгадан хәбәрдар булыр, Мөхәммәд Әмин хан 1496 елның маенда Мәскәү кенәзе Иванга мондый хәбәр җибәрә: «Минем өстемә Шәйбани Мамык хан зур көч белән килә дип ишеттем, моны чакыручылар һәрвакыт минем зарарыма эшләүче кенәзләр: Калимәт, Урак, Садыйр, Агиштыр». Бу хәбәрне ишеткәч, Иван, Мөхәммәд Әмингә ярдәм бирү сылтавы белән, Казан шәһәренә гаскәр җибәрде. Моны ишеткәч, Калимәт вә иптәшләре Казаннан качып, Мамык хан каршысына килделәр. Мамык исә бу хәбәрне белеп, үзе дә курыкты һәм Казанга килгән җиреннән кире кайтып китте. Мәскәү гаскәре Казанга килеп җиткәч, Мамыкның килмәве, бәлки кире кайтып китүе булды. Шуның өчен Мәскәү гаскәре дә кире кайтып китте. Мамык, Мәскәү гаскәренең китүен ишетү белән үк, яңадан үзенең көчен жыеп, Казан шәһәренә юлланды вә һичкем көтмәгәндә Казан янына килеп чыкты. Мөхәммәд Әмин хатыны вә балалары һәм якыннары белән качты, Казаннан чыкты вә туры Мәскәүгә юнәлде. Мамык һичбер ыгы-зыгысыз Казан шәһәренә кереп хуҗа булды. Ләкин бозык табигатьле, әхлаксыз бер адәм булганлыктан, урынын ныгытмастан һәм дәүләт эшләренә керешмәстән, элек байларны таларга вә үзенә хәерхаһлык итеп килүче Калимәт мирза вә иптәшләренә җәбер-золым кыла башлады. Ар шәһәрен барып камады. Һәм шул вакыт Казан халкы моның ханлыгыннан файда чыкмаячагын белде вә Казан шәһәренә кабат кертмәскә карар бирде. Золмани вә дәһни икәнен ишетү сәбәпле, Ар шәһәре халкы да моны шәһәрләренә кертмәс өчен гайрәт итте һәм Казан ханы булуына риза түгеллеген белдерде. Казан каласына кайтканда аның да капкалары бикле булды. Казан мирзалары вә түрәләре Иванга мондый хәбәр бирделәр: «Без Мамыкны ханлык өчен кабул итмәдек, Мөхәммәд Әминнең дә хан булуы мөнасиб түгел, чөнки ул яңадан хан булса, үзенең зарарына йөргән кешеләргә җәза бирер, шуның өчен безгә Ибраһим ханның кече угълы Габделлатыйф җибәрелсен, без аны куячакбыз».
Мамык хан гаскәре белән Казанга керә
Ризаэддин Фәхреддин «Казан ханнары» (1995)
«Нугай урдасыннан Мамык хан дигән кешене китереп хан итеп куялар. Ул, бер ел кадәр хан булып торганнан соң, Габделлатыйф хан бине Ибраһим хан тәхеткә утырып, 5 ел кадәр патша булып тора». Шиһабетдин Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» (1880)
1.
Мамык – Шәйбанилар токымыннан. Шәйбани – Җүчинең улы, Бату ханның бертуганы. Мамык үзе Себер ханы Ибәкнең бертуганы була. Ибәк белән Илһам ханның аталары исә Ибраһим хан булган, шул рәвешле, Мамык хан Казан тәхетенә дәгъва белдерергә хокуклы булган.
2.
Рус елъязмаларында аны Мамук, Мамак, Манук дип атыйлар.
3.
Рус хөкүмәтенең йогынтысы көчәюенә ризасызлык белдереп, ханлык түрәкаралары Казанга Мамык ханны чакыра. Мамык хан 1496 елның 10 сентябрендә бәкләр ярдәме белән Казан ханлыгы тәхетенә утыра.
4.
Тәхетне били башлауга ук, Мамык Мөхәммәд Әмингә каршы торган түрәләрне төрмәгә утырта. Алар арасында Коләхмәд, Урак, Садыйр һәм Агиш бәкләр була. Мамык хан тиздән Казан сәүдәгәрләрен талый башлый.
5.
Мамык хан идарә иткән чорның төп вакыйгасы – Арча шәһәре янындагы сугыш. Төрмәгә утырткан бәкләргә ирек биреп, ул алар белән Арча каласына таба юнәлә, ләкин аны басып ала алмый. Соңрак бәкләр Казанга әйләнеп кайтып, бирегә Мамыкны кертмичә торалар.
6.
Мамык ханнан тәмам туеп, Казан түрәләре Өченче Иванга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Соңрак патша Казанга Мөхәммәд Әминнең энекәше Мамык хан идарә иткән Габделлатыйфны җибәрә.
7.
Мамык хан, Казаннан куылганнан соң, 1498 елда бертуганы Агалак белән Казанга яу белән килә һәм җиңелә. Мамык көрәшбәрелешләр вакытында һәлак була.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА