Бүген Галимҗан Барудиның тормышы һәм эшчәнлеге зур кызыксыну уята. Аның тормышына кагылышлы кечкенә эпизодлар да игътибарны җәлеп итә.
.jpg)
Галимҗан Баруди
Без, әлеге язманың авторлары, Баруди шәхесен бик күптәннән өйрәнә киләбез. Туксанынчы елларда, бик озак эзләнгәннән соң, аның моңарчы билгеле булмаган, туганнарының гаилә архивында гына сакланган бер фотосурәтен тапкан идек. Дамир Рәүф улы Шәрәфетдиновның үтенеченә колак салып, күчермәсен ясатыр өчен, әлеге сирәк фотографияне Татарстан Республикасы Милли архивына тапшырдык. Соңрак бу фотосурәт монографияләрдә һәм фәнни-популяр басмаларда күренә башлады.
Безгә аның гаилә әгъзаларының (шул исәптән, икенче хатыны Гайшә-Айшәнең дә) фотосурәтләрен табып, матбугатта бастырып чыгарырга насыйп булды. Гайшәнең сеңелләре Зөһрә белән Бәдрелхәятнең дә фотографияләрен таптык (алар өчесе дә, билгеле булганча, Батыргәрәй Сәет-Шәкулов кызлары). Бу затлы ханымнарның ирләре татар-мөселман дөньясында күренекле шәхесләр булган. Бәдрелхәят Саратов губернасында туган, сукно фабриканты Мөхәммәдюныс Дибердиевкә кияүгә чыккан. Зөһрә – Сембер губернасы тумасы, күренекле фабрикант һәм меценат Хәсән Акчуринның хатыны булган.
Г.Баруди, Х.Акчурин һәм М.Дибердиев – XIX-XX гасырлар чигендә яшәгән күренекле татар зыялыларыннан. Аларны, хатыннарыннан тыш, уртак кызыксынулары да берләштергән. Өчесенең дә бай музей һәм китапханә коллекцияләре булган. Кызганыч ки, инкыйлаб һәм Ватандашлар сугышы нәтиҗәсендә, бу хәзинәләрнең күбесе югалган. Х.Акчурин һәм М.Дибердиев китапханәләреннән безгә аерым нөсхәләр генә килеп җиткән. Бәхеткә күрә, Барудиның үз китапханәсе имин калган. Хәзер аның төп өлеше Казан федераль университетының Фәнни китапханәсендә саклана.

Хәсән Акчурин
Шәхси китапханәләрдә табылган китаплар да бу кешеләр арасында үзара зур ихтирам хөкем сөргәнлеге турында сөйли. Мәсәлән, Акчуриннар китапханәсендә без Г.Барудиның китапларын таптык. Шуларның берсе – «Биш гыйбадәт» – Йосыф Акчура тупламасында табылды. (Аерым искәртик: Баруди турындагы иң яхшы китапларның берсе – «Дамелла Галимҗан әл-Баруди. Тәрҗемәи хәле» – нәкъ Йосыф Акчура тарафыннан язылган.)
Бу кешеләр татар милли мәгарифе өчен җан аткан. Өчесе дә әлеге өлкәдә киңәш-табыш итеп эш корганнар һәм яңа ысулны (җәдидчелекне) яклаганнар. Аларның барысы да үз шәһәрләрендә, авылларында, предприятиеләре каршында яңа ысуллы мәктәпләр ачканнар һәм аны төрле кирәк-яраклар, китаплар һәм уку-укыту әсбаплары белән тәэмин иткәннәр. Х.Акчурин яңа ысулны хәтта Сембер губернасының барлык татар мәктәпләренә таратырга теләгән, 1908 елда моның өчен укытучылар курсы да оештырырга тырышкан, ләкин хакимият аңа бу эшкә алынырга рөхсәт бирмәгән.
Табигый, аларны ислам дине һәм аңа карата мөнәсәбәт тә берләштергән. Барудиның һәм Акчуринның башлангыч дини белем алган булуларын чыганаклар да раслый. Акчурин әнисенең туган җирендә, Саратов губернасындагы Кузнецк өязенең бер мәдрәсәсендә укыган. Дибердиевның тормыш юлына һәм эшчәнлегенә карасаң, ул да дини белем алган булырга охшый. Шуңа күрә Акчурин һәм Дибердиев Баруди өчен ислам дине мәсьәләләрендә кызыклы әңгәмәдәшләр булганнар дип фараз кыла алабыз.
.jpg)
Мөхәммәдйосыф Дибердиев
Аларны татар халкының тарихына карата мәхәббәт тә берләштергән. Өчесе дә борынгы әйберләр (тарихи предметлар, кулъязмалар, сирәк китаплар) җыярга яраткан, һәрберсе теләсә кайсы музейны баета алырлык уникаль коллекцияләр булдырган.
Галимҗан Барудиның гаилә хәле турында да бер-ике сүз әйтеп узарга кирәк. Беренче хатыны – Үтәмешевләр нәселеннән булган Маһруй 1904 елда дөнья куйгач, ул Гайшә Сәет-Шәкуловага өйләнгән. Ник нәкъ менә аңа? Алар ничек танышкан? Кайчан өйләнешкән? Ире кинәт үлгәннән соң, Гайшәнең тормышы ничек дәвам иткән? Бу һәм моның ише сорауларга әле һаман ачык җаваплар юк. (Гайшә ханымның Галиевләр (Барудилар) гаиләсенең эшмәкәрлек эшчәнлегендә катнашканлыгы, аларның сәүдә йорты идарәсенә керүе мәгълүм.)
Г.Баруди, Х.Акчурин һәм М.Дибердиевләрнең гомере төрлечә тәмамланган. Өч баҗадан иң беренче Х.Акчурин 1916 елның июнендә, 1917 елгы инкыйлабны күрмичә, бакыйлыкка күчкән. Ул үз йортында кинәт җан биргән, Сембер губернасының Гурьевка авылындагы татар зиратында җирләнгән.
Икенче Г.Баруди вафат булган. Ул 1921 елның декабрендә Мәскәүдә кинәт мәңгелеккә күзләрен йомган. Баруди Казанның татар зиратында – шагыйрь Габдулла Тукай кабере янында җирләнгән.
Өч баҗадан иң озак М.Дибердиев яшәгән. Ул 1926 елның 15 маенда Казанда вафат булган. Аның татар зиратындагы каберенә җыйнак һәм тыйнак һәйкәл куелган. Бу ташка карап, кабердә атаклы фабрикант ятуына ышануы кыен.
Шулай итеп, өч баҗаның икесе – Г.Баруди һәм М.Дибердиев – Казанның Яңа Татар бистәсендәге татар зиратында мәңгелек сыену урыны тапканнар, берберсенә якын урыннарда җирләнгәннәр.
Соңгы сәгатьләрен алар төрле социаль һәм матди хәлдә каршы алганнар. Г.Баруди рәсми рәвештә сайланган мөфти, бөтен Россия мөселманнарының рухи җитәкчесе вазифасында вафат булган. М.Дибердиевның хәле 1917 елгы инкыйлабтан соң кискен мөшкелләнгән. Аңа үзенең туган җиреннән еракта яшәргә һәм вафат булырга язган.
Барудиның икенче хатыны Гайшә абыстай 1925 елның 4 февралендә дөнья куйган. Аны ире янында җирләгәннәр. Бу каберне безгә Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсе ректоры, Яңа Татар бистәсе зираты тарихын яхшы белүче Ильяс хәзрәт Җиһаншин күрсәтте.
Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: әлеге юнәлештә эш шактый күп, Г.Барудиның тормышы һәм эшчәнлеге киләчәктә дә җитди-җентекле өйрәнүне сорый.
Наил Таиров, Илһам Таиров
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала