Габбас бабамның ачы язмышы
Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе районы җирле оешмасы җитәкчесе Фәрит хаҗи Габбасов дусты, фикердәше Харис хаҗи Камалиев белән. /Фото – Ф.Габбасовның шәхси архивыннан
Мин үзәк шәһәрләрдән ерак булган гади бер татар авылында, хезмәт сөючән гаиләдә туып-үскән бала. Еллар узган саен, кешенең халәте үзгәрә икәнен ишетеп, аңлый, белә идем. Кеше бик озак еллар тормыш арбасын тартып, гаиләсен тәэмин итеп, балалары үсеп җитеп, чит җирләргә китеп барганнан соң, уйлана башлый икән: тормыш юлым ничек узды, балаларыма дөрес тәрбия бирдемме, кемнәр минем нәселем һәм тагын бик күп сорауларга җавап эзли. Менә мин дә шул халәткә җиткәнмен икән. Бу язмамда һәм, Аллаһ насыйп итсә, алдагы язмаларымда шул сорауларга җавап эзләп, табып, гаепләмәсәгез, сезнең белән уртаклашмакчы булдым, хөрмәтле укучылар. Әтиемнең әтисе, ягъни бабам – хезмәт сөючән 5 бала үстереп (алар барысы да, шулай ук минем әтием дә, мәңгелек йортта инде, Аллаһ җәннәтле итсә иде үзләрен) тормыш юлына бастырган. Шакирхан улы Габбас бабамның язмышын үзем белгәннәрдән, туганнарымның хәтерендә калган мәгълүматлар нигезендә язарга утырдым. Аллаһ Тәгалә фикерләремне дөрес итеп җиткерергә мөмкинлеген бирсә иде!
Бабам 1897 елда Нократ (Вятка) губернасындагы Сарапул өязенә караган Кадыбаш авылында (Әгерҗе районы) гади крестьян гаиләсендә туган. Данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алып, кабаттан туган авылына кайта, гаилә кора һәм шунда тормыш итә башлый. Тырыш бабаем 3 тегермән төзетә, аларда Тугызбуй (Девятерня) дип аталган авыл кешеләренә хезмәт күрсәтә башлый.
Илдә октябрь җилләре исә башлый, озакламый яңа власть урнаша. Габбас бабам яңа властьны кабул итә, ләкин кайбер яклары белән килешеп бетми. Тегермәннәре эшләп тора, берсеннән-берсе кечкенә биш баласы дөньяга килә. Шуларның берсе – 1923 елда дөньяга килгәне – минем кадерле әтием Габбас улы Гариф. Әтием турында хатирәләр язар өчен фикерләрем әлегә башымда. Аллаһ мөмкинчелек бирсә, язармын әле. Ә хәзергә бабам турында язам.
Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алган, укымышлы, үзенең төпле фикере булган бабамның дошманнары да аз булмаган, күрәсең. Шундый явыз, имансыз бәндәләрнең доносы нигезендә, бөтен мөлкәтен тартып алып, гаиләсе белән сөргенгә җибәрергә дигән карар барлыгы турында бабама Красный Бор прокуратурасында эшләүче якын танышы хәбәр бирә. Ул вакытта бик күп шундый алдынгы эш сөючән татар гаиләләрен сөргенгә җибәрүләре һәм аларның кызганыч язмышлары хакында бабам ишетеп белгән, әлбәттә. Нәрсә эшләргә, ничек гаиләне, балаларны саклап калырга, дип бабам уйлана башлый. Бердәнбер дөрес юл итеп, бөтен булган мөлкәтне яңа властька тапшырып кына котылып калырга була дигән нәтиҗәгә килә. Бу фикер әбиебезгә ошамый, 5 бала белән ачтан үләбез бит дип, бабама каршы төшеп карый. Ләкин Габбас бабам, алдагысын күз алдына китереп, бу афәттән котылу юлын шулай күрә. Шул көнне үк Габбас бабабыз, Тугызбуйда булган җигүле атларны җыеп, хуҗаларын яллап, 3 тегермәнендә булган барлык ашлыкны төяп, Красный Бор элеваторына илтеп тапшыра, квитанция алып, иртәнгә кайтып җитә. 3 тегермәнен дә чистартып, бөтен коралларын тәртип белән элеп куеп, ишекләрне ачып, конфискациягә килгән яңа власть кешеләрен, солдатларны каршы ала. «Менә мин үз теләгем белән яңа властька бөтен ашлыкны тапшырдым, менә кәгазе. Инде хәзер сезнең каршыгызда төзек, чиста, бөтен кораллары урынында булган тегермәннәремне дә тапшырам, кабул итеп алыгыз!» – ди бабам. Бөтен гаиләсе белән сөргенгә җибәрергә килгән комиссия аңа тия алмый. Шулай итеп гаилә исән кала. Ләкин шул ук көнне горур бабаем, бу гаделсезлеккә түзә алмыйча, киләчәкне күз алдына китереп, мин бу авылда башка яши алмыйм дип, гаиләсен ат арбасына утыртып, Ижау шәһәренә билгесезлеккә чыгып китә!
Әйе, язарга гына ансат, күпме күз яше, никадәр рәнҗеш булгандыр аның күңелендә, берсеннән-берсе кечкенә балалары белән, исән калыр өчен чабатасын салмыйча туплаган бөтен мөлкәтен югалтып, билгесезлеккә китүе бер дә җиңел булмагандыр дип уйлыйм. Их, язмыш, диген! Нинди горур, уңган, хезмәт сөюче гаиләләр юкка чыккан ул вакытларда. Ләкин минем бабам тезләнмәгән, ялвармаган, күзендәге яшьләрен балаларына күрсәтмичә, киләчәккә юл алган. Әлһәмдүлилләһ, югалмаган бабам. Ижау шәһәрендә тырышып йорт салган, яңа НЭП законнары нигезендә кибет ачкан, баларын дөрес тәрбияләп, аларга белем биргән. Ул өч телдә сөйләшә алган, өч төрле имляда (гарәп, латиница, кириллица) укый-яза белгән. Бабамның соңгы китабы – XIX гасырда басылган Коръән китабы, анда бабамның үз кулы белән язган бик күп аңлатмалары бар, минем туганнарым ул Коръәнне ышанып миңа тапшырды. Һәм мин, әлһәмдүлилләһ, ул изге китапны гарәпчә уку дәрәҗәсенә ирештем! Бу – нәселемнең бер кечкенә тарихы, әгәр дә сез минем бу язмамны хупласагыз, тагын язармын. Безнең тарих бай, гыйбрәтле!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА