Баламның хаҗы – дөньядагы иң зур казанышым
Наилә Потеева улы Мансур хаҗдан бүләк итеп алып кайткан күлмәкне кигән. 2022 ел. /Фотолар – Н.Потееваның шәхси архивыннан
2003 елның 12 июнендә Россиянең бәйсезлеге көненә багышланган рәсми дәүләт бәйрәм чараларында Әстерханнан делегат булып катнаштым, Кремльдә рәсми кабул итүдә, Кызыл мәйданда, «Россия» кунакханәсендә һ.б. урыннарда илнең 89 төбәгеннән җыелган делегатлар белән аралаштым. Бүген һәр милләт сакланып калу өчен җан ата. Мин кайда гына булсам да, тормышның төбеннән күтәрелгән татар баласы – Яуширмә кызы булып калам. Кабинетымда Казанның 1000 еллыгыннан газета-журналлар, фотографияләр, Кол Шәриф мәчете, Казан Кремле, Сөембикә манарасының күренеше, Татарстан Президентының рәсеме, татарча китап-журналлар, башка милли атрибутлар җитәрлек. Авырулар янына палаталарга кергәндә, татар табибәсе буларак, ике телдә исәнләшеп керәм. Клиникада эшләүче шәфкать туташлары, буфетчылар, санитаркаларның күбесе безнең төрки халык баласы. Алар белән үзара татарча исәнләшү гадәтен сеңдердем, кирәк чакта алар киңәшкә йөрделәр, кирәк урында аларны яклап чыктым. Төрки халыктан булган авырулар, бигрәк тә, олы яшьтәгеләр белән үз телләрендә сөйләшәм. Ординаторлар (табибларның эш бүлмәсе) бүлмәсенә кергәндә, хезмәттәшләремә «Исәнмесез. Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһ» дип сәлам бирәм. Тамчы таш яра дигәндәй, рус телле табиблар – «Исәнмесез», ә инде гарәп илләрендә эшләп кайтканнары «вә галәйкүм әссәлам» дип җавап бирә башлады. Үзем белән эшләүче табибларга авыру белән ана телендә сөйләшүнең нинди әһәмияткә ия икәнен аңлатам. Мин клиникага эшкә килгәндә авырулар белән татарча сөйләшү моңарчы күрелмәгән хәл иде. Әйе, тормыш көчлеләрне ярата. Дистә еллар буе куйган тырышлык нәтиҗәсен бирде, өч елдан татарча сөйләшүче табиб та буламыни, дип сораудан туктадылар.
Әстерханның – Алтын Урдадан килгән Ак мәчетен 2008 елда реставрация ясатып, яңадан ачкач, мәчеткә багышлап стена газетасы чыгарып, хастаханә коридорына элеп куйдым. 49 яшьтән мөселман-татар киемендә йөри башладым, намаз укыйм, ураза тотам, эштә администрация, коллектив һәм дәваланучылар хөрмәт белән карый. Беркем дә ник болай киенеп йөрисең дип кисәтмәде. Ураза гаетендә хезмәткәрләр өчен эш кабинетымда табын әзерлим. Кул астына килеп кергән татар, нугай, казах, төрекмән милләтеннән булган авыруларга дарулар белән беррәттән, Коръән сүрәләре белән дә дәваланырга өйрәтәм, ислам диненең асылын төшендерәм. Ислам дине нигезеннән чыгып караганда, ни өчен авырулар килеп чыкканын аңлатам. Нейрохирургиянең реанимация бүлегендә кома хәлендәге авырулар колагына шәһадәт кәлимәсен әйткәндә, Коръән сүрәләрен кычкырып укыганда табиблар, шәфкать туташлары да комачауламады.
Әстерханда миңа Татарстан вәкиле итеп карыйлар. Казанда чыгучы газета-журналларда әстерхан татарлары, Алтын Урда, Хаҗи-Тархан турында тарихи материаллар бастырдым. Казанның 1000 еллыгыннан кайткач, үземнең эш урынымда коллективны җыеп, Казанда күргәннәрне сөйләдем, алып кайткан әйберләрдән күргәзмә оештырдым. Кичәгә клиник хастаханәнең баш табибы, РФның атказанган табибы Виктор Савельев йомгак ясады: «Казанның 1000 еллыгы зур, әһәмиятле, тарихи вакыйга. Бу чара Россиядә сәяси хәлләрне ныгытуда нык ярдәм итәчәк. Казан белән Әстерхан арасы тагын да якынаячак, дуслык җепләре ныгыячак. Мин Казанның 1000 еллыгына зур әһәмият бирәм, Президент Минтимер Шәймиевның эшчәнлеген аеруча ассызыклап үтәм. Наилә Шакирҗановна безнең арада Татарстан вәкиле. Безнең коллективтан бер кеше булса да 1000 еллыкта рәсми катнашты», – диде.
Әстерханда Абдрахман Потеевның Ахшарум урамындагы нәсел йорты. 2014 ел.
Әстерханда үткән 30 ел гомеремнең егерме бише милли хәрәкәтнең алгы сызыгы белән бәйле. Татарның күтәрелеш чоры – Исхакыйлар вакыты һәм безнең яшьлек елларына туры килде. Кирәк вакытта һәрчак үз фикеремне әйтеп, аны яклап чыктым. Милли мәсьәләләрне чишкәндә, мәйдан уртасына атылдым, бөтен белемем, көчем, сәләтемне эшкә җиктем, исәнлек, малымны жәлләмәдем. Татар язмышы хәл ителгәндә, киң җилкәләр артына ышыкланмадым. Төп укытучым – тормыш үзе, Кол Гали, Кол Шәриф, Морад мулла, Батырша мулла, Гаяз Исхакый, Һади Атласи, бертуган Бубыйлар, профессор Әбрар Кәримуллин, Марат Мөлеков татар өчен җаннарын да бирергә әзер булган; Кавказ, тау халкының Шамиле, аларны үземә үрнәк итеп куям. Дөнья малы җыймадым, дан-дәрәҗәгә кызыкмадым. Бөтен байлыгым – шактый зур шәхси китапханәм, кулъязмаларым, архивым.
Тарихи әһәмияткә ия кайбер хезмәтләремне язып үтәм:
1) Әстерханда «Ак калфак» (1999) һәм төрки-татарларның «Сөембикә» берләшмәсен төзү. Түбән Идел һәм Төньяк Кавказ төркиләренә, шул исәптән нугайларга, онытылып бара торган кызлары – Казан мәликәсе Сөембикә ханбикә исемен кайтару. Сөембикәнең язмышын нугай ягына чыгып өйрәнү;
2) Авылдашым Гаяз Исхакыйның көрәш, иҗат, тормыш юлын өйрәнү һәм пропагандалау. Ташкентка Исхакыйның туганнарына эшлекле сәфәрем, шул нәселнең рухи һәм матди мирасын авылдагы музеена алып кайтып тапшыру (2013). Исхакыйның олы сеңлесе Гайнелмәрзиянең кызы Сөембикә апа белән элемтә тоту;
3) Ял көне мәктәбендә 12 ел буе үзем төзегән «Төрки-татар дөньясында» исемле программа белән балалар, укучы яшьләрне, «Хаҗи-Тархан» ислам институты шәкертләрен укыту. Программаның максаты – ана телен, төрки-татар тарихын укыту һәм шулар аша милли аң формалаштыру;
4) XX гасыр башында гарәп графикасы белән язылган китаплар Әстерханда чүплекләрдә күренә башлады. Ул китапларны халыктан җыя башладым, мавыгып киттем. Араларында кулъязмалар да килеп чыга, аларны Казанга – ТР Фәннәр академиясенә җибәрдем;
5) Әстерхан татарларының эскпонат булырлык әйберләрен җыеп, музей ачарга кирәк дигән фикер белән 10 елдан артык яшәдем. 2010 ел ахырында карар кабул иттек һәм 2011 елның июнь аенда «Дуслык» татар җәмгыятенең 4 ветераны Габдрахман Гомәри исемендәге Әстерхан-Тияк татарлары музее ачтык;
6) «Чал тарихлы Яуширмә» (2015) һәм «Чардаклы татарлары» (2019) исемле китаплар чыгару;
7) «Идел» газетасында татар бүлеген алып бару һәм РФ Думасы депутаты Олег Шеинның «Житель» газетасында махсус татар саннарын чыгару, газетада Әстерханда милли хәрәкәт этапларын чагылдыру;
8) 2002 елда илдә барган халык санын алуга үз халкымны әзерләп, бу чарада катнашу;
9) 2013 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына Әстерханда фәнни экспедиция оештыру турында тәкъдим белән чыгу һәм шул елның җәендә экспедиция эшендә катнашу;
10) Әстерхан татарларының матди һәм милли мирасы күрше республикалар, илләр тарафыннан чын мәгънәсендә алпавыт утары кебек таланып, башкалар тарафыннан үзләштерү дәвам итә. «Түгәрәк уен» журналы аша Марсель Әхмәтҗановка чыктым. Татарстанга кайтканда Казанда туктап, югарыда аталып үтелгән институт директоры Ким Миңнуллинга кулъязмаларны, китапларны тапшырдым. Өчәүләп, 2013 елның җәенә Әстерханга фәнни экспедиция оештыру эшен планлаштырдык. Экспедиция җыйган материаллар нигезендә, институт «Миллимәдәни мирасыбыз. Әстерхан татарлары» исемле китап чыгарды (2017);
11) 2006-2008 елларда – Әстерхан Үзәк мәчетендә ислам дине нигезләрен өйрәнү курсларында, 2013 елда Әстерханда ислам көллиятендә укуым һәм гарәп телен өйрәнүем иске китаплар, халык белән эшләгәндә, иҗтимагый эшчәнлегемдә әйтеп бетермәслек зур файда бирде. Дини белем алуымны мин табиблыкка уку белән бер дәрәҗәгә куям. Кызганыч, иске кулъязмаларны укырлык булып җитешә алмадым, үкенечкә калды;
12) 1990 елларда Әстерханда олы яшьтәгеләрдән автобиографик әсәрләр, шигырь язучылар, ана телендә каләм тибрәтүчеләр бар иде әле. Газизә Сәмитова исемендәге Өлкә әдәбият түгәрәген төзегәч, татар китабын чыгару мәсьәләсе көн тәртибенә килеп басты. Бөек Ватан сугышы ветераны Әхъяр абый Измайлов, Казан ханбикәсе Сөембикәнең нәселдәше Зөлхәбирә апа Ишбердиева-Урусова кәгазь битләрендә, дәфтәрләрдә, төрле газета-журналларда бастырылган иҗат җимешләрен, фотографияләрне өстәлгә китереп өйделәр дә: «Наилә, безнең китаплар чыкмаса, син генә гаепле булып каласың, Казанга бармыйбыз, анда безнең җирле диалектны юып төшерәчәкләр», – диделәр. «Идел» газетасында татар бүлеген ачып, тартып киттең бит, китап ясарга да өйрәнерсең, башка кеше юк, диделәр. Әхъяр абый син бу папкаларны алып кына куй, дигәч, әтидән дә олы кешенең сүзен ничек тыңламыйсың инде. Шулай итеп, үзлегемнән китап төзү серләрен өйрәнеп, әстерхан татарларының алты китабын әзерләп, үзебездә чыгардык. Никадәр мәдәни, тарихи мирас сакланып калып, китапларга кереп ятты. Яшьлек, таулар күчерерлек көч-кодрәт бар иде, никадәр эш эшләнгән.
Әстерханда тарихи Ак мәчеткә манара куйган көн. Урта өлештә – Туфан Миңнуллин, Наилә Потеева, «Дуслык» татар мәдәнияте оешмасы җитәкчесе Әнвәр Алмаев. 2008 ел.
Эшләгән кешегә һәрчак көнләшеп караучылар җитәрлек була. Ул безнең татарда аеруча да ачык чагыла: татарның уңышын гафу итәлмәгән очраклар шактый. Бу – уйнап түгел, ә уйлап әйтелгән сүзләр. Татарда хроник авыруга әйләнеп, аның милли кодына кергән көнләшүне аңлаган кеше бу сыйфатны үзендә төптән юк итәргә тиеш. Алга киткән илләрнең табиблары көнләшүне хәзер рәсми рәвештә аерым авыру итеп карый. Хәер, мин шул режимда дистә еллар буе яшәргә, эшләргә күнектем, милли хәрәкәтнең иң үзәгендә башкача мөмкин дә түгел. Калкансыман бизгә операция ясатканнан соң, авырып өйдә ятканда, шәхси тормышымның иң авыр минутларында, шул кирәк аңа, монда килеп кеше булды, диючеләр табылды. Бу сүзләрнең хуҗалары – милли хәрәкәттә миңа иң якын торучы олы яшьтәге татарлар. Кирәк булганда, мин аларга ярдәм итеп килдем, бигрәк тә табиб буларак. Шулардан берсенең кызы медуниверситетта баштагы курсларда төрле фәннәрдән зачет-имтиханнарда бата башлагач, миңа профессорларга, доцентларга сукмак салырга туры килде. Бу кадәрен үк көтмәгән идем, күз яшьләрсез еладым, йөрәк әрнеп-әрнеп сыкрады…
Дәвамы бар.
Наилә Потеев
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА