Журнал «Безнең мирас»

Әхмәт ХӨСӘЕНОВ: Каюм Насыйри турында кайбер истәлекләр

🏷 Admin

Быел бөек мәгърифәтче, галим һәм әдип Каюм Насыйриның (1825-1902) 200 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңай белән бу шәхес хакында замандашларыбызга бик күп мәгълүматлар, хәтта энциклопедия тәкъдим ителде, кинофильм төшерелде, гыйльми конференцияләр үткәрелде. Шулай да әле Каюм бабабызның тормышта нинди кеше булганлыгын тулы итеп күз алдына китерә алабызмы дигән сорау һаман да кала бирә. Бәлки, шушы язма бу мәсьәләдә күпмедер ярдәмгә килер? Аның авторы Әхмәт Хөсәенов Каюм Насыйрига кардәш тиешле кеше икән. Димәк, Каюм бабабызны гаилә мохитендә күреп яшәгән. Истәлек «Совет әдәбияты» журналының 1940 елдагы 7нче санында басылган булган. Язма авторның стилен саклап бирелә.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН, филология фәннәре докторы, профессор.

 

Каюм Насыйри миңа абый тиешле кеше иде, аның атасы минем бабам (атамның атасы) белән бертуган булган. Каюм Насыйри фамилиясен атасы исеме буенча йөреткән.

Каюм Насыйри элеккеге Зөя уезды, Шырдан авылында мулла семьясенда туган (Хрестоматияләрдә аны сәүдәгәр семьясендә туган дип күрсәтәләр, бу ялгыш). Авыл мәктәбен тәмам иткәч, Каюм Насыйри, Казанга килеп, ул заманнарда атаклы булган Күл буе мәдрәсәсендә укыган. Шул ук вакытта ул Степанов дигән бер керәшен-татар учителеннән русча да укып йөргән. Шушы Степанов киңәше белән югары уку йортына керергә омтылса да, материаль хәле бик кысынкы булганга, Казан университетына вольнослушатель булып керү белән чикләнгән. Аның университетта күпме укуы турында тулы бер мәгълүматым юк. Тик шунысын ачык беләм: ул руслар белән аралашып, рус телен нык кына үзләштерә алган һәм үзе татар балаларын русча укытырга тотынган.

Каюм Насыйри Казанда, хәзерге Парижская Коммуна урамында, 35нче номерлы ике этажлы йортның беренче этажында яшәде (ул шунда 13-15 еллар торып, шунда үлде). Каюм абыйның ул еллардагы кыяфәтен мин түбәндәгечә хәтерлим: ул уртача буйдагы, кара чырайлы, очлырак һәм чал кереп килә торган кечерәк кенә сакаллы, бер күзе сукырыйган, ябык һәм чандыр кеше иде. Өстендә һәрвакытта диярлек казаки, башында кара хәтфә кәләпүш, аягында читек, чалбар балакларын читек эченә тыгып кигән була иде. Башта аның бер күзе сукыр булса, соңыннан ул ике күзсез калды. Шуңа күрә, тотынып чыгар өчен, аның квартирасының алдагы бүлмәсенә кадәр озын итеп киртә кагылган иде.

Ишетүем буенча, Каюм Насыйри картаебрак өйләнгән. Аның Габделхәй исемле улы да булган. Ләкин хатыны да, баласы да үлгән. Ул, хатыны үлгәч, үзе укыткан балдызын алырга уйлаган булса да, ни сәбәптәндер, алмаган һәм шуннан соң ялгыз яшәгән.

Каюм Насыйриның квартирасы эче үтә гади иде. Аның стеналарына төрле географик карталар асылынган бүлмәсендә бик гади генә өстәл, берничә утыргыч, зур бер шкаф тора. Шкафның өске каты төрле язма һәм басма китаплар белән, аскы каты төрле клещи, чүкеч, тимер чыбыклар, катыргылар, әйберләр кайната торган калайлар, савытлар белән тулган. Шкаф янында тагын кечкенә генә бер өстәл тора, анда рус, татар, гарәп, фарси телендәге китаплар, журналлар, газеталар, глобуслар, картиналар, зурайтып күрсәтә торган пыялалар, силомер һ.б. тәртипсез чәчелеп яталар. Тәрәзә төбендә спирт лампасы, өчъаяк, агач тартма, ачуташ, купорос һәм башка әллә нинди, төрле-төрле ташлар салынган пакетлар ята иде.

Мине әти төрле йомыш белән яки өйдә берәр нәрсә пешерелсә, аның янына төшерә һәм төшкән саен Каюм абый мине конфет белән сыйлый иде. Бервакытны ул хәтта миңа кечкенә генә глобус та бүләк итте. Аның ачык күңеллелеген сизеп алгач, мин ешрак кергәли башладым. Ул миңа калынкалын журналлар, («Нива» һ.б.) бирә, «панорама» дип, зурайтып күрсәтә торган пыяла аркылы төрле картиналар (Наполеон сугышы һ.б.) күрсәтә. Кайвакытта «Бу – кешегә файдалы нәрсә, кан юлларын ача» дип силомер тоткаларын тоттыра да, үзе, миннән сорый-сорый, аның куәтен арттыра бара һәм, минем уңайсызланганымны сизгәч, шунда ук туктата да: «Ашагач һәр көнне тырышып тот, таза булырсың», – ди. Кайвакытта мин кергәндә ул үзе калайдан ясаган калып белән шәм коя торган иде (аның шундый бер калыбы миндә хәтсез озак сакланды, бары тик үзем районда эшли башлагач кына югалды).

Күбесенчә ул, өстәл тирәсен рус, фарси, гарәп китаплары белән тутырып, шуларны карыйкарый, нәрсәдер яза торган иде.

Каюм абый килегә төрле ташларны салып төя дә кайната һәм, шул кушылманы шәм маена салып, төрле төстәге шәмнәр коя, кайчакта әллә нинди ялтыравыклы сабыннар ясый, аларга карболка, глицерин һәм тагын әллә нәрсәләр кушып бетерә иде.

Бер вакытны ул мине укытырга тотынды. Хәрефләрне төрле төстәге кәгазьләргә яза: кызыл кәгазьгә «А», яшелгә «Б» һ.б. Шуларның сурәтен ясарга өйрәтә, төрле китаплардан шул хәрефләрне таптыра, күрмичә яздыра, хәрефләрне кушып укырга өйрәтә башлады. Ул миңа: «Сине руска бирәбез дип куркыталар икән, син бер дә курыкма, руслар балаларны алмыйлар, син русча да бик тырышып укы, русларда матур сурәтле китаплар бик күп була, укый башлагач, барысын да белерсең», – дип, мине укырга кызыктыра бара иде. Аңардан укуның файдасы күп булды, укырга кергәч, мин берәр айдан ук, беренчедән күчеп, икенчедә укый башладым.

Ашау-эчүне Каюм Насыйри яхшы алып бара иде. Ул пылау, шәкерт салмасы, куллама дигән ашларын үзе пешерә иде дә, кисәү белән түшәмгә кагып, әти белән мине чакыра. Без әти белән ашарга төшәбез. Шулай бер көнне әти: «Каюм абый, пылауны бик оста пешерәсең, бик тәмле булган», – дип мактыймактый ашагач, ул кызып китеп: «Пылауны коры кул белән генә дә ашаучылар бар», – дип, үзбәкләрнең кемнәр икәнлеген һәм аларның тормышларын сөйләп бирде.

Каюм Насыйри күп чыгып йөрми, күбесенчә өендә укып-язып, югарыда әйткән нәрсәләрне эшләп көнен уздыра. Аңарда йомышы булган кешеләр аны үзләре килеп күрәләр. Ул Казан сәүдәгәрләре, байлары белән катнашмый, күбрәк рус укымышлылары белән аралаша иде. Мин аңарга 55-60 яшәр русларның килеп, бик озак вакытлар төрле китаплар укып, әллә нәрсәләр язып утыруларын ачык хәтерлим.

Каюм Насыйри уку китапларын, хикәяләр һәм башка нәрсәләрне язу өстенә, календарь да чыгара башлады. Һәр елны яңа нәрсә язар өчен күп эзләнергә кирәк булганга күрә, ул ел буенча әкренләп бер дәфтәргә язып бара башлаган иде.

Җәй көннәрендә әти, күршеләрдән ат сорап ала да, Каюм абыйны чакырта һәм мин ат башына утырам да, без йә Кабан башындагы фермага, йә Услон тавына яки Бакалтайга чыга идек. Шунда баргач ат тугарыла, Каюм абый рәхәтләнеп үлән өстенә сузылып ята. Һәм, бераз карап торгач. кисәк кенә сикереп тора да кулларын, аякларын төрлечә хәрәкәтләндерә башлый. Аннан соң миңа ябыша: йөгертә, куш аяклап сикертә – хәзергечә әйткәндә, физкультура уйната. Озаклап, тәмләп шуның файдасын сөйли. Соңыннан агач араларына кереп чәчәкләр, яфраклар, үләннәр җыя. Аларның күпләренең исемнәрен һәм файдаларын безгә әйтә. Кайберләрен өйгә алып кайта.

Каюм Насыйриның төрле үләннәр, үсемлекләр турында, аларның сыйфатларын күрсәтеп, язган китабы да булган, ләкин ул бер янгын вакытында янып юкка чыккан. Әти Каюм абыйның: «Китабым янганчы, кашки үзем янган булсам артык булыр иде», – дип, кайгыруын сөйли иде.

Урманда гөлҗимеш дип тә йөртелә торган чәнечкеле агачның чәчәген җыеп алып кайтып, шикәр кушып төеп, пыяла банкага салып куя. Җәй буенча аларга тими. Кыш көннәрендә кадерлерәк кеше килсә, варенье дип, шуның белән чәй эчерә иде.

Каюм Насыйриның үлеменә 2-3 ай калганда (1902 елда) Фуксовская, Кызыл мәчет, Нариман, Тукай урамнарында зур янгын булды. Шул чакта без дә халык белән, өй нәрсәләрен алып, ике бистә арасына, тирес башына чыктык һәм шунда тәүлек ярым тордык. Безнең белән Каюм абый да чыкты (ул вакытта инде аның ике күзе дә күрми иде). Кырда халык ут ягып аш пешерә, чәй кайната. Бөтен тирә-як төтен белән каплана. Каюм абый шул төтеннәрне бик хозур кылып исни: «Менә хозур, менә сахра. Бу чын сахра, бу төтеннәр өйдә чыккан утын төтене түгел, борыннарны әрчи торган мең төрле әчкелт-төчкелт исле төтен, бу төтеннәр җирне яхшырта торган, әллә нинди матдәле төтен», – дип, үз алдына табигать эчендә торуына шатлана, халык йортлары янудан аһ ора иде.

Мин аның квартирасы алдындагы җир кисәгендә кошларны җыеп җим бирүен, чыпчыкларның, аңардан бер дә курыкмыйча, аның иңбашларына кунуларын хәтерлим. Ул кошларның һәркайсына үзенчә җим хәзерләгән. Әти миңа шулай сөйли иде. Каюм абый табигатьне чын күңелдән сөюче һәм табигатьтән тулысынча һәм дөрес файдалана торган кеше иде.

Каюм Насыйри үзенең исән вакытында нәселен белеп, шуны тупларга уйлап, күп мәшәкатьләр, күп расходларга җитеп, үзенең нәселе шәҗарәи рәззакия дип, 9 бабасын һәм аларның 200гә якын балаларын эзләп, шәҗәрәсен төзегән.

Каюм Насыйри рус, татар, гарәп, фарси, хәтта немец, француз телләрен дә өйрәнгән. Үлгәч аның өендә немец, француз китаплары табылды. Каюм Насыйри 1902 елда үлә. Үлгәч җенасанда әллә ни кеше күп булмый.

Ул үлгәч, әти Сөнгатулла дигән кеше белән берничә көн, вәзеннәргә салып, шигырь кисәге төзеп, кабер ташын язарга бирделәр. Хәзерге көндә яңа таш утыртылып, иске ташының кайдалыгы беленмәде.

Каюм Насыйриның якыны Казанның Галиәсгар Камал исемендәге урамында (элеккеге Фуксовская), кызыл мәчет каршысында, Габделхәй Казанский дигән кеше булып чыкты. Ул Каюм Насыйриның бөтен китап һәм башка нәрсәләрен җыеп алып киткән, ләкин ул аның китапларын һәм башка нәрсәләрен рәтләп сакламаган, алар таралып югалып беткәннәр.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру