Тарихи мирас Уку өчен 3 минут

Атаклы мәдрәсәнең соңгы еллары

(Кышкар мәдрәсәсе тарихы)

 

Кышкар мәдрәсәсе шәкертләренең бәкедә тәһарәт алган мәле.

 

 

Төннән – таңгача, таңнан – төнгәчә


Шәкерт төне буе бәхәскә әзерләнә


Караңгымы-айлымы, аязмы-явымлымы, кышкы авыл төне. Бөтен авыл тирән тынлыкка чумган. Авыл йоклый. Тик ара-тирә, чаналарын шыгырдатып, төнге юлчылар үткәнен тоепмы, «Шәбәрде» ягыннан усал ният белән авылга таба юл тоткан явыз бүреләр исен сизепме, ачыргаланып өргән этләрнең үзәк өзгеч тавышы гына тирән тынлыкны бозгалый. Мәдрәсә ишегалды шомлы караңгылыкка йә моңлы ай яктысы астында серле тынлыкка чумган. Төнге сәгать 11дән башлап, әле бер, әле икенче тәрәзәдә утлар сүнә барып, мәдрәсә өйләре үзләре дә ниндидер җан өшеткеч нәрсәгә әверелә баралар. Тик һәр өйдә бер-ике тәрәзәдә генә кәгазь абажур кырыеннан бишле лампа яктысы сирпелә, калын боз белән капланган тәрәзә пыяласы аша алар тышка кар өстенә тонык шәүлә булып сузылалар.


Бу тәрәзәләр артында – эчтә, көнгә кичне, кичкә төнне, төнгә таңны ялгап, йокысыз-ялсыз эшләп утыручылар кемнәр? Алар, татлы йокыларны кызганмыйча, кешелек өчен бик кирәкле нинди проблемаларны чишү өстендә баш ваталар? Бу сорауларның беренчесенә җавап табу кыен түгел: идәнгә җәелгән каты урын-җирләре өстенә тәбәнәк өстәл артына тезләнеп, ябык гәүдәләрен карама юрганнары белән төреп, төннәр буе китап карап утыручы, яңа гына мыек чыккан, ләкин инде алсу йөзе сулган яшь егетме, әллә бөтен битен сакал баскан, төкләренә «он тузаны» кунган пишкадәмме, кем генә булса да, халыкка «рухи тәрбия» бирергә әзерләнүче кеше ул.


Икенче сорауга җавап бирү кыен да, күңелсез дә, чөнки, бу тырышлыклар нәтиҗәсендә, кешелек өчен кирәкле бертөрле проблема да хәл ителмәячәк: алар йә булачак моназарәдә каршы якны шаккатырырлык схоластик бәхәсләргә, яки «сөале мөкаддәр»гә, ягъни үзләренә бирелүе мөмкин булган шундый ук сорауларга, бәхәсләргә, җавапларга әзерләнәләрдер. Кем белә, бәлки, берәр дини-фәлсәфи, үтә кыен мәсьәлә аларның йокысын качыргандыр?!.

 


Шәкерт бәкегә төшеп кенә тәһарәтләнеп менә


Иң соңгы лампалар өреп сүндерелеп, тәмам йончыган, күзләре ихтыярсыз кысыла башлаган бу тырыш шәкертләр бөгәрләнеп йокларга ятканда, авылның беренче әтәчләре инде, канатларын кага-кага, бөтен көчләренә тавыш биреп туктаган була. Мәдрәсә тәрәзәләрендә ут яктысы беткәндә, инеш буендагы ашханә тәрәзәсендә тонык кына якты күренә. Димәк, төп биналарда иң соңайган «эш көне» тәмамланганда, монда яңа эш көне башлана. Мөгаен, сторожлардан Гәрәйме, Кәтүк Мортазамы, әллә Губернатор Гатаулламы килеп, куб астына ягып җибәргәндер, көндезге аш өчен плитәгә ягарга утын хәзерләп йөридер. Озакламый, киез каталарын, кәвешләрен лаштыр-лаштыр өстерәп, ике-өч шәкерт госелханәгә төшеп җитәр. Аңарчы суны җылытып куярга кирәк…


Кайчандыр матур итеп бизәк төшереп эшләнгән, инде буяулары кубып беткән, гер янына тутыккан кайчы, ярты дага тагылган бер герле сәгатьнең гере сәгатьнең теле җиделе цифрын ялый башлагач, Кәтүк Мортаза, менеп:


– Тәкерттәр, тәйгә-тәйгәү... Купатавый, купатавый... – дип кычкыра, яки колак пәрдәләрен ертырлык булып, Губернатор Гатаулла агайның сыбызгы тавышы иң каты йокылы ялкауларны да урыннарыннан сикертеп торгыза.


Кыска гына вакыт эчендә чаршаулар күтәреп куела. Урын-җирне җыеп, бөтереп, шүрлекләргә урнаштыралар, һәр урынның хуҗалары киез, чүпрәк палас өстендәге чүп-тузаннарны каз канаты белән «җәмәгать сәкесе»нә себереп чыгаралар. Калганы – кизүләр эше. Өсләренә тунмы-бишмәтме, аякларына катамы-кәвешме эләктереп алган, муенына кызыл башлы сөлгесен аскан шәкертләр, комганнарын тотып, иртәнге туалетка ашыгалар. Ә берсе (дежур) бер кулына – кайнар су өчен зур чәйнек, икенчесенә чәй пешерә торган кечкенә чәйнек тотып йөгерә: һәркемнең куб кранын башкалардан алдарак тотасы килә. Мәдрәсә өйләре берничә минутка бушап, тынып кала. Аның каравы ашханә шау-гөр килә: әчелек кырыенда кайсылары «Гөлҗиһан» сабын белән битен юа, бер башы чүкеч белән төеп чәрдәкләндерелгән мисвәк белән тешен чистарта. Икенчеләре урын сорап ашыктыра, әйткәләшү-төрткәләшүләр булып ала. Ә болай шаулашырга теләмәүчеләр, үтә салкын булуга да карамастан, бәкегә төшеп кенә тәһарәтләнеп менәләр…


Ашханә тына. Өйләрдә кайсылары, ашыгып-ашыгып, намаз укыйлар. Берничә урында идәнгә табын әзерләнә, һәркайсы, үзенең чынаягын, ашъяулыкка төрелгән ризыгын, шешә белән тәрәзә арасында торып бозланган сөтен алып килеп утырып, иртәнге чәйне эчәләр.


Шуларның бөтенесенә бер сәгать чамасы вакыт үтә. Аннан соң чын «эш көне» башлана: шәкертләр, китапларын тотып, бер өйдән икенче өйгә шәрикләре1 белән бергә дәрес хәзерләргә, хәлфәгә элекке дәресләрен «тыңлатып», яңа дәрес алырга йөгерешәләр. Дәресләр, гадәттә, хәлфә кайсы өйдә торса – шунда, еш кына хәлфә бүлмәсендә бирелә.

 


Шәкерт, җырлый-җырлый, ашарга пешерә


Сәгать 12дә иртәнге уку бетә, көндезге ашка хәзерлек башлана: кулларына эмальле тимер тәлинкәләрен тотып, әле берсе, әле икенчесе урамда шомарып беткән сукмак буенча тәлинкәне шудырып «кунак өе»ләренә «матдә»гә (аш дирбиясенә) йөгерәләр. «Матдә» – аш дирбиясе, яртышар кадак итеп бүлеп, мунчала белән бәйләп куелган ит (күпчелектә ат ите), кеше башына ике-өч бәрәңге, ике чокыр токмачтан тора. Токмачны да, бер атнага исәпләп, өйдә җәеп-кисеп, кечкенә капчыкларга салып җибәреп торалар. Таифәдәшләр2 үзләренең продуктларын бергә кушып, 4-5 кеше бер кәстрүлдә аш пешерешәләр.


Ашханәдә плитә астына ягылган, кәстрүлләргә су салып, плитәгә тезеп куелган. Стена буендагы тар өстәлдә ит турыйлар, бәрәңге әрчиләр. Ул арада йә «Ай былбылым»га, йә «Карурман», «Уел» яки башка көйләргә көчле җыр тавышы яңгырый. Җай килдеме, шәкерт җырларга ярата. Зуррак шәкертләр ачыктан-ачык, малай-шалай, качып-посып, «Дюшесть», «Тризвон», «Тари-бари» папиросы көйрәтәләр.


Кухня эчен күзләрне ачыттыра торган пар каплаган, бер метрдагы кеше күренми, чөнки инде күп кәстрүлләр кайнап чыгып, ташырга да өлгергән.


Озакламый әле генә гөр килеп торган ашханә сулыш ала. Һәр кәстрүл янында дежур шәкерт кенә кала. Бүгенге ашның сыйфаты өчен ул җаваплы: ашның тозы таман гына булсын, матдәләр изелеп пешсен, шәкерт ашының иң яхшысы дип, тәлинкәгә бүлгәч кашык утырып торганы санала. Ә моңа ирешү өчен, быгырдатып, тигез генә озак кайнатырга кирәк. Тоз күбрәк ычкынса, аны бераз киметер өчен, ашка утлы күмер салып алалар…


Тышта «Аш! Аш!..» дигән тавышлар ишетелә башлаганда, идәндә берничә җирдә аш урыны хәзерләнгән була. Ипиләп-борычлап, икешәр тәлинкә бүлеп ашаганнан соң, кәстрүл төбендә калган бер-ике чүмеч аш – сторожлар өлеше. Алар кәстрүлләрне җыеп алалар да шул калдык ашлар белән туеналар. Аш бик аз калган кәстрүлләрнең ашханәгә төшеп китмәвенә үзеңне гаеплә: беркемнең дә бушка эшлисе килми. Ике чүмеч ашны кызганасыз икән, үзегез юыгыз... Ашлы кәстрүлләрне юып, икенче көнгә хәзерләп кую – сторожлар эше. Ә тәлинкә-кашыкны пөхтәләп ялап куйгач, көн саен юып тору мәҗбүри түгел.

 


Шәкертнең көндезге йокысы


Аштан соң көндезге йокы. Йокларга телисеңме-юкмы, урын-җирне җәеп, чаршауларны төшереп, пәрдәләрне корып, урыныңа ят. Алай теләмисең икән, чыгып кит, «кунак өе»нә барып утыр. «Завод буе»нда йөреп кайт. Тик йоклаучыларга комачаулама! Йокы вакытында кыштыр-мыштыр йөрсәң, «Тсс!.. Тссс!..» – дип, як-яктан тысылдарлар, бәхетең шуннан булса, озын, киң эчке күлмәк-ыштаннан гына Баймы пишкадәм бүлмәсеннән килеп чыгар да, сизелерлек итеп артыңа тибеп, ишектән төрткәләп чыгарып җибәрер. Тәртибе шундый…

 


Шәкерт җырларга ярата


Сәгать 4 тулганда, инде бары да торган, урыннар җыелган. Чаршаулар күтәрелгән, пәрдәләр җыерылган. Телисең икән, сәгать 5кә кадәр урамда йөреп кер, кибеткә, «кунак өе»ңә барып кайт. Үзең белгәнчә файдалан.


Сәгать 5тә кичке уку башланып, ул 8гә кадәр дәвам итә. Уку арасында «кунак өе»ннән алып кайтып куйган бозлы вак бәлешләрне кайнар мичкә, юшкә капкачы өстенә җылытырга куйган «тәмле тамак»ларның җаны тыныч түгел. Алар тизрәк чәйгә чакыруны көтәләр. Кеше бәлешен чәлдереп тамак туйдырырга күнеккән «шук куллар» тыныч түгел. Алар сыбызгының тиз чәрелдәмәвен телиләр: мичтән кайнар бәлеш чәлдерергә җайлы вакыт көтәләр…


Губернаторның яки Кәтүкнең шәүләсе күренү белән, китаплар шап итеп ябыла, шалт итеп шүрлеккә менеп утыра, мәдрәсә эче умарта кебек тузгый. Һәркем, киемен аннан-моннан эләктерә дә, ишектән атылып чыгып китә: дежурлар чәйнек күтәреп ашханәгә, кайсылары кичке ашка чирек, әчмуха хәлвә алып кайтыр өчен кибеткә, акчага мулраклар сторож Гәрәй пешереп сата торган кайнар сумсаларны алып калырга ашыгалар. Ә ашханәдә көчле җыр тавышлары гөрләп тора: шәкерт җырларга ярата.

 


«Завод буе»на чыгу хилаф саналмый


Ыгы-зыгылар белән бер сәгать, «шашу» булган көннәрне артыграк та вакыт алган кичке чәйдән соң (ул сәгать 8 чәе дип атала), «Исагуҗи», «Шәмсия» дәресләре билгеләнгән булмаса, һәркем вакыттан үзе теләгәнчә файдалана. Мәдрәсәнең «йолдызлары», әлбәттә, китап карарга – моталәгага утыралар. Өер-өер булып, кичке «истирәхәт» өчен урамга, яз көннәрендә «Завод буе»на чыгу да хилаф саналмый. Тик «тар сукмаклар»га кергәнеңне авыл егетләре генә сизеп алмасын: «бүрек тышлык» биреп кайтарулары да бар!
Төнге сәгать 11дә мәдрәсә тына: чаршаулар төшерелгән, урыннар җәелгән. Телисең икән, төшләр күрә-күрә йокла, телисең икән, таңгача «энә белән кое казы»…

 


Кече атна кичләрдә укулар булмый


Мәдрәсәнең һәр көне, һәр төне диярлек менә шулай үтә. Бүген дә шулай, иртәгә дә… Тик кече атна кичләрдә генә укулар булмый. Көндезге укудан чыгуга ат килеп торган иркә мәхдүмнәр, мунча чабынып, коймак ашап килергә өйләренә ычкыналар. Читтән – ерактан килеп укучы мишәр, башкорт шәкертләре дә ара-тирә өчесе-дүртесе бергә тәүлегенә 30-40 тиенгә кап корсаклы ат яллыйлар да якындагы берәр авылга кунакка китәләр. Теләгән кешеләргә, Суфи Шәфигына барып, мунча керергә мөмкин. Соңгы елларга кадәр Суфи агай үзе дә шәкертләргә хезмәт күрсәтә. Хәтта шаян шәкертләрнең:
 

«Суфи агай, су керет, су керет!
Суфи агай, сукыр эт, сукыр эт...»


– дип кычкырып үртәүләренә дә үпкәли белми.


Атна кич беркая да китмәүчеләр еш кына, «фрухты» (конфет, прәннек, чикләвекнең төрлесен бергә үлчәтеп алгач, шулай дип атыйлар иде) алып, дустын, якташын, сабакташын бер атнаны берсе, икенче атнаны икенчесе кунакка чакыра. Кайсыдыр бер почмакта, аска сырмалар җәеп, табын хәзерләнә дә, озаклап дусларча гәпләшеп, чәй эчәләр.


Кайсы атналарда анда-монда китми калучылар, кеше башына егерме икешәр тиен акча, бер ашлык ит җыешып, – «тулы пылау»; унҗиде тиен акча, бер ашлык ит җыешып, «ярты пылау» пешерәләр. Бу көннәр чын бәйрәм төсен ала. Кызарып пешкән тәмле пылауны мөмкин кадәр күбрәк ашар өчен, ул көнне ашказанының башка ризыклар белән тулмавына игътибар итәләр, көндез аш пешермиләр. Пылау алдыннан керт-керт шикәр тешләп, бер-ике стакан буш чәй генә эчәләр. Ул «кәеф чәе» дип атала. Шәкерт пылавы, күпме ашасаң да, җитәрлек була, сторожларга да кала, берәр кашык «гасаба»га3 алырга да мөмкин була.

 


Шәкертләр намаз укырга бик ялкау була иде


Мәдрәсәдә эчпошыргыч иң авыр көн – җомга көн. Дәресләр булмаганлыктан, көне буе һәм кичен эшсезлектән арыйсың. Кая барып бәрелергә белмисең. Ә тагын да күңелсез – аерым җомгаларда, үтә динле, үзе бер намазын да калдырмый торган берәр тайтулак, беркемгә дә мәрхәмәт күрсәтмичә, җомга намазына – мәчеткә куып кертә. Дөрес, алгы бүлмәгә генә урнашасың да, ике ракәгать фарызын өчле-тугызлы укыгач, үкчәңне күтәрәсең күтәрүен, шулай да, куып кертсәләр, җәннәткә дә керәсе килмидер ул! Дөресен әйтергә кирәк, дини җитәкчеләр булырга хәзерләнсәләр дә, шәкерт җәмәгатьчелегендә күпләр намаз укырга бик ялкау була иде…

 


Шәкертләр кыш буе килә торалар, китә торалар


Кышкар мәдрәсәсенең көннәре бер-беренә су тамчылары шикелле охшаган кебек, айларын-елларында бер-берсеннән аерып тану кыен: елдан-елга әллә ни искитәрлек яңалыклар булмый. Уку елы, гадәттә, искечә сентябрь урталарында башлана, апрель урталарында тәмамлана. Алданрак килүчеләр булса, әле вакыт җитмәгән, дип, борып җибәрмиләр, майга кадәр каласың икән, шулай ук куучы юк. Кыш буе килә торалар, китә торалар, моңа да берәүнең дә исе китми: кыш уртасына кадәр берәм-берәм яңалар килеп, кыш уртасыннан соң китеп тору һич законга сыймаган эш саналмый.


Журналга текстологлар Зөфәр Гыйлаҗев һәм Рүзилә Мөхәммәтова әзерләде.
Дәвамы бар.
 

---------------------------------------------------------------------------------------------

1 Шәрикләр – сабакташлар.
2 Таифәдәшләр – бер-берсенә якташ булган шәкертләр.

3 Пылауга катнашучы үзенең бу юлы катнашмый калган иптәшенә, гадәттә, түбәләмә итеп бер кашык пылау алып чыга, шуны «гасаба» дип атыйлар.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи