Җәлилчеләрне йөрәктә барлау
25 август – Җәлилчеләрне искә алу көне
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре фашистлар тарафыннан 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә. Ел саен бу көнне Казан Кремле янындагы һәйкәлгә чәчәкләр китерәләр. /С.Камалетдинов фотосы
Ләбиб Леронның «Казан утлары» журналында (2025, №8) дөнья күргән «114 адым» дип аталган шигырьләр циклы күңелемә хуш килде һәм төрле уйлар филтәсенә ут төртте…
Җәлилчеләрнең тиңдәшсез каһарманлыкларына әледән-әле кайту татар аңының уяу булуы, әдәбиятының эчке кайнарлыгы көчле булуына матур дәлил. Бигрәк тә бүген, дөньяда да, күңелдә дә тынычлык бозылган дәвердә, җәлилчеләр феноменына, Муса Җәлил, Фатих Кәрим иҗатларына игътибар да, аларга тартылу да көчәя: быел гына Казанда Фатих Кәримгә һәйкәл куелды, берничә ел элек Рафис Корбанның җәлилчеләргә багышланган «Ватан» романы татар һәм балкар телләрендә басылды, композитор Эльмир Низамов Фатих Кәрим шигырьләренә романс язды.
Мине шигырьләр циклының исеме сискәндереп куйды – «114 адым». Бу сан мине 48 ел элек бик тә дулкынландырган иде: Берлинның Плетцензее төрмәсе камерасыннан җәлилчеләрнең башлары киселгән гильотинага кадәр булган адымнар саны һәм Коръән сурәләренең саны туры килүе мине тетрәткән иде. Мин поэма язарга булдым, һәм моңа мораль-психологик хокук алыр өчен шул 114 адымны, Берлинга барып, үзем атлап карарга теләдем. Кеше психологиясе белән бәйле конкрет трагедиягә бармак имеп кенә тотынырга ярамый бит. Күңелемдә поэманың архитектоникасы да әзер иде инде – Коръән аһәңнәре белән сугарылган 114 строфа. Үлем алдында атеистлар булмый, дип уйладым.
Минем үтенечләремне СССР Язучылар союзы озак карады. СССР Верховный Советы депутаты Гариф ага Ахунов та ярдәм итә алмады. Шул арада шагыйрь Роберт Рождественскийның «210 шагов» дигән поэмасы басылып чыкты. Мәскәү Кремленең Спас манарасы капкасыннан Ленин мавзолее янындагы постларга кадәр нәкъ 210 адым икән... Минем, әлбәттә, Рождественский эпигоны буласым килмәде – иҗатта өйрәнчек булырга мөмкин, әмма иярчен булу килбәтсез нәрсә. Ләкин ниятемнән баш тартасым килмәде, һәм 1980 елда «Җәлилчеләр» поэмасын яздым. Ул совет чорында мәктәпләрдә бик популяр иде – балалар, җәлилчеләрнең портретларын тотып, аларның монологларын укыды.
Дөресен әйткәндә, бу циклы белән Ләбиб Лерон мин булдыра алмаганны булдырганмы әллә, дип уйлаган һәм шуны көткән идем. Ләкин ул, проблеманың җитдилеген истә тотып, үз юлы белән киткән – каһарманнарны үзенең замандашы иткән, аларга бүгенге көнгә хас һәм дөнья аңында мәңге актуаль булган фикерләр, тойгылар, өметләр бирергә омтылган. Әсәр персонажлары Плетцензее, Моабит төрмәләре мохитен юкка чыгарып, кешелекнең мәңгелек кайгы-шатлыклары, хыял-өметләре дөньясына чыкканнар. Каһарманнарның рухлары нык – алар хәтта башларының палач балтасы астында булуын да оныталар кебек.
Бу – шигырьләр циклына минем гомуми карашым. Аңа тулырак бәя бирер өчен унөч шигырьнең һәркайсын аерым анализларга кирәк. Аларда сокланырлык урыннар да, тәнкыйтьләрлек урыннар да бар. Бу эшкә олпат галимнәребез дә, яшь тәнкыйтьчеләребез дә алыныр дигән өметтә калам. Җитди әсәр турында җитди уйлану әдәби тәнкыйтьне җанландырып җибәрер иде, эстетик карашларыбызны аныклауга да этәргеч булыр иде. Бүгенге татар әдәбияты моңа мохтаҗ, дип уйлыйм.
Бу җитди әсәр тагын бер вакыйганы искә төшерде: миңа 2010 елда Польшада Грюнвальд янындагы тарихи сугышның 600 еллыгын билгеләүдә тевтон рыцарьларына каршы поляклар ягыннан көрәшкән Җәләлетдин хан «оныгы» рәвешендә, татар буларак катнашырга туры килде. Алтын Урда ханы Туктамышның улын, ул заман каһарманнарын поляклар онытмыйлар икән. Безне Радом шәһәреннән ерак түгел бер урмандагы кунакханәгә урнаштырдылар. Мин кураторларыма Муса Җәлил, җәлилчеләр турында сөйләдем һәм җәлилчеләр газапланган Едлиноны, Радом лагерьларын күрсәтүне үтендем. Алар «Моабит дәфтәрләре»н белә, ә татар легионын, җәлилчеләр батырлыгын «белмиләр», алар турында сөйләшергә дә теләмиләр булып чыкты. Фашизмга каршы безнең көрәшне онытырга, оныттырырга теләү тенденциясе Европада көчәйгәннән-көчәя бара. Бездә дә тиңдәшсез батырларыбыз турында сәер, аңлашылмаган кинофильм да күренде. Шундый вакытта җәлилчеләр каһарманлыгын йөрәкләребездә барлау хуплауга лаеклы.
Ләбиб Леронның бу әсәре тагын бер ягы белән әһәмиятле – «114 адым»ы белән ул цикл формасын татар шигъритендә тагы бер мәртәбә жанр буларак раслый. Мин шактый күп шигырь цикллары авторы буларак, әйтәм: цикллап фикер йөртү иҗади уйлану культурасын камилләштерә, аны масштаблы итә, хәтта шагыйргә олпатлык бирә. Шигъри цикл – иҗатны поэма, драматик поэма, опера, балет либреттолары, шигъри повесть-роман югарылыгына юл ача. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: цикл ул бер темага багышланган шигырьләрне механик рәвештә туплау түгел. Аның үзенең законнары бар... Бу җәһәттән дә «114 адым»ны анализлау файдалы булачак, минемчә.
Ренат Харис, Татарстанның халык шагыйре
13 август, 2025 ел.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА