Адилә Айда: Төркиләрнең борынгы бабалары
Римда этруск патшалары
Рим тарихы гасырлар дәвамында ялгыш өйрәнелә
Рим кемнәр тарафыннан һәм ничек корылган? Ике сорауга да җавап бирергә тырышып карыйк. Рим шәһәренең корылуы турында бүгенге этрускологларның да, борынгы тарихчыларның хезмәтләрендә дә каршылыклы фикерләр күп. Ни өчен? Беренчедән, этрусклар үзләре язып калдырган тарих юкка чыгарыла. Икенчедән, Август дәверендә, императорның күңелен яулау нияте белән, Рим тарихы, махсус үзгәртелеп, уйдырма вакыйгалар белән баетып языла. Бу хәлне галим Кристофер Хэмптон болай тасвирлый: «Римның дан-шөһрәт казануын теләгән Рим тарихчылары һәм пропагандистларының ялган хезмәтләре нәтиҗәсендә, Рим тарихы гасырлар дәвамында ялгыш өйрәнелә». Француз этрускологы Ален Хус болай ди: «Этрускларның легенда-риваять, йолаларын Рим тарихчылары римнарга нисбәтли». Римның иң борынгы тарихы хакында мәгълүмат биргән борынгы тарихчылар: Галикарнаслы Дионисий, Һеродот, Тукидид, Сиракузлы Антиох, Тимеос, Катон, Полибий, Бөек Плиний һәм Сервий.
Тит Ливий хезмәте әлеге темага багышланган борынгы классик әсәр булып санала. Бүгенге кайбер тарихчылар Галикарнаслы Дионисийга зур әһәмият бирә, ләкин мин, шәхсән, аңа ышанмыйм. Сәбәбен «Пеласклар кемнәр иде?» исемле мәкаләмдә аңлаткан идем. Тит Ливийда хыялый, уйдырма вакыйгалар белән бергә, ышандыра торган кыйммәтле мәгълүматлар да очрый. Анда шундый юллар бар: «Эней һәм аның кешеләре, яр буеннан коры җиргә чыккач, җирле халык белән очрашалар. Җирле халык илбасарлардан саклану өчен махсус коралланган була. Шул турыда ике риваять китерелә. Беренчесендә Эней кешеләре җирле халык белән сугыш башлый. Җирле халык патшасы Латинус җиңелүгә дучар була... Ә икенче риваятьтә, сугыш башланганчы ук, Латинус Эней янына татулык тәкъдим итәргә килә һәм хәтта кызы Лавинияне аңа бирергә вәгъдә итә...» Бер-ике юлны төшереп калдырып, дәвам итәбез: «Ике як белән килешү төзелә... Эней халкы (троялылар) үзләре өчен яшәү урыны (ягъни шәһәр) кора башлыйлар. Эней бу шәһәргә хатыны Лавиниянең исемен бирә. Озак та үтми, гаиләдә ир бала туа. Ул балага Асканий дип исем кушалар... Троялылар белән латиннар бу вакытта уртак дошманга каршы сугышка керәләр.
Эней бу җирләргә килгәнче, Лавиния рутул халкының патшасы Турн белән вәгъдәләшергә өлгергән була. Турн чит-ят берәүне үзеннән өстенрәк куюларын, Лавиниянең башка бер идарәче белән гаилә коруын үзенә хурлык дип кабул итә. Ул ачу белән һәм Энейның, һәм Латинусның армиясенә һөҗүм итә... Ул үзенә ярдәмгә бай, көчле этрусклар патшасы Мезенцийны чакыра. Троялыларның шәһәре үскәнгә, армиясе көчәя барганга борчылган Мезенций, икеләнмичә, рутулларга ярдәмгә ташлана. Бу куркыныч вәзгыятьтә Эней җирле халыкның исемен үзләштерергә була: үзенең халкын «латин»нар дип атый башлый». («Gli Etruschi, popolo segreto» (французчадан итальянчага тәрҗемәсеннән), 1959. – Б.137).
Югарыда китерелгән юллар белән Вергилийның «Энеида»сын чагыштырыйк. Тит Ливий хезмәте тарихи, фәнни хезмәт буларак бәяләнә. Вергилийның хезмәте исә – әдәби әсәр. Әдәби әсәрдә хыял-уйдырмаларга зур урын бирелә. Чагыштыру үткәрү нәтиҗәсендә, кайбер мөһим дөреслекләр үзәккә чыга.
1) Нәкъ Эней килгән вакытта латиннарның патшасын Латинус дип йөртүләре шикле. Латинус исеменең уйдырма булуы ихтимал. Бу уйдырма исем Вергилийда да очрый.
2) Тит Ливий риваятьләрендә тасвирланган троялылар белән латиннар сугышының тарихи чынбарлык булуы ачык билгеле. Ә Вергилий бу сугыш турында бер җөмлә белән генә узып китә.
3) Моңа җавап итеп, Ливий троялыларны этрусклар белән «сугыштыра». Ә Вергилий исә троялыларны этрусклар белән «сугыштыру» ягында түгел. Ул акыллы чара уйлап таба: аларны бары тик этруск патшасы белән генә «сугыштыра». Вакыйга болай килеп чыга: Вергилий фаразынча, этрусклар патшасы залим диктатор була. Этруск милләте, озак еллар аның золымына түзеп килгәннән соң, баш күтәреп, патшаны илдән куа. Мезенций рутулларга сыена һәм рутул армиясендә вазифа ала. Вергилий хезмәтендә троялылар шушы патшага каршы сугышалар. Аның фикеренчә, этрускларның яңа патшасы Тархон була.
4) Асканий Энейның Лавиниядән туган улы була алмый. Чөнки Троядан киткәнче үк, Энейның Асканий исемле улы булуы билгеле. Асканийның анасы һәм Энейның беренче хатыны Креуса Троя янгыны вакытында юкка чыга. Вергилий Асканийны Энейның Трояда ук туган улы дип саный. Тит Ливий хезмәтнең соңгы бүлекләрендә Асканий турындагы буталчык, каршылыклы фикерләрен үзе дә аңлап ала.
5) Тит Ливий хезмәтендә троялыларның «латин» атамасын алырга ризалашу дәгъвасы император яки Мекенаның киңәше нәтиҗәсендә булган дип күрсәтелә. Тит Ливий бу вакыйганы сугышка кадәр булган дип сурәтли. Ә Вергилий хезмәтендә шушы ук дәгъва сугыштан соң әсәрнең ахырында гына тасвирлана. Тагын бер аерма: Тит Ливий моны Эней карары дип аңлата, ә Вергилий Юнона алиһәсенең теләге буларак күрсәтә.
6) Вергилий хезмәтендә Тит Ливий игътибарга алмаган башка нәрсә бар. Вергилий фикеренчә, мәшһүр Эвандр ил һәм армия белән идарә итүче патша була. Эней рутулларга каршы сугышканда Эвандрдан ярдәм сорый. Эвандр булышырга вәгъдә бирә. Өстәвенә, Вергилий Эвандрны юнанлы буларак күрсәтә. Ләкин ул Пелопоннесның Аркадия төбәгеннән бер фетнә вакытында берьялгызы (дөресрәге, күрәзәче анасы Кармента белән бергә) качып килә. Эвандр юнанлы түгел, ул – пеласк. Һеродот аркадиялеләрнең пеласк ыруыннан булуын бик төгәл аңлата. Эвандр Аркадиядә яшәгәндә дә, Италиягә килгәннән соң да патша булмый. Тит Ливий хезмәтендә Эвандр хакында шундый юллар бар: «Эвандр Пелопоннестан күчеп килгән, сүзе үтә торган хөрмәтле, абруйлы кеше була». Вергилий Эвандрга карата «фәкыйрь» сүзен куллана. Мисалга: «Бу Эвандрның фәкыйрь резиденциясе иде». «Энеида»да троялыларның «фригияле» дип аталуы игътибарны җәлеп итә.
7) Шунысы сәер: Һомерның «Илиада»сында да, Тит Ливий китабында да, Вергилий «Энеида»сында да троялылар һәм Трояның үткәне зур хөрмәт һәм соклану белән искә алына, ә юнаннарга исә әһәмият бирелми. Хәтта туры килгәндә алар турында тискәре сыйфатлар кулланыла. Мәсәлән, «мәкерле микеннар» дигәндә Трояга һөҗүм иткән барлык юнаннар күздә тотыла. Вергилий эпопеясы Энейның рутулларны җиңүе һәм Турнусны үз куллары белән үтерүе белән төгәлләнә. Ә Тит Ливий әсәрендә Эней этрускларны җиңә һәм, озак та үтми, үзе дә үлә. Асканийның ул вакытта тәхеткә утырыр өчен бик кечкенә булуы әйтелгәннән соң, автор намуслы рәвештә шушы җөмләсен китерә: «Бу мин сөйләгән Асканиймы икән, әллә Троя тар-мар ителгәнче үк: Энейның беренче хатыны Креусадан туып, янгында шәһәрдән качкан вакытта әтисе янында табылган Асканиймы?..» Кайсы булса да, тарихчы фикеренчә, шул Асканий Лавиний шәһәре белән идарә итүне анасына (яки үги анасына) тапшыра. Лавиний шәһәре төзелеп, 30 ел узгач, ул башка шәһәр төзи. Ул шәһәрне озын тау сыртына салынганга АльбаЛонга (ягъни «озын ак шәһәр») дип атыйлар. Асканий бу шәһәргә җирләшә, шунда үз нәселен калдыра.
Ун-унбиш буыннан соң шундый хәл була: абыйлы-энеле Амулий белән Нумитор тәхет өчен низаглашалар. Амулий энесенең игезәк оныкларын – Ромул һәм Ремны Тибр елгасына аттыра. Елга суының чигенүе һәм ана бүренең балаларны ашатуы нәтиҗәсендә, игезәкләр исән калалар (биредә башка фикерләр дә бар, аларны «Дини дәлилләр» бүлегендә карарбыз). Үскәч, үлемгә дучар ителеп тә, исән калган урында яңа шәһәр кору теләге белән янган игезәкләр, дусларын һәм батыр егетләрне ияртеп, юлга чыгалар. Хәзерге Рим җиренә киләләр, урынны ошаталар. Тик яңа шәһәр төзер өчен, берсе бер калкулыкны, икенчесе икенче калкулыкны сайлый. Кардәшләр тәңреләрнең фикерен ишетергә, ягъни кошлар ярдәмендә күрәзәлек итәргә булалар. Икесе дә, үзләренә ошаган калкулыкка менеп, тәңреләреннән хәбәр көтәләр. Шул вакытта Ремга алты кош, Ромулга унтугыз кош күренә. Шулай итеп, шәһәр кору өчен Ромул ошаткан җир сайлана.
Бүлек башында сорау куйган идек: Рим кем тарафыннан төзелгән? Күрүебезчә, Тит Ливий фикеренчә (Плутарх фикеренчә дә), Рим троялыларның оныкларының оныгы Ромул тарафыннан корылган. Югарыда әйтеп узган каршылыклы фикерләрнең берсе белән очрашабыз. Чөнки атаклы этрускологлар «Римны троялылар корды» дими. Нәрсә диләрме? Алар мондый сүзләрне сөйлиләр:
Ален Хус: «Рим төзелгәч тә, йөз ел дәвамында бары тик этруск шәһәре иде». («Gli Etruschi, popolo segreto». Б.149). Раймонд Блок: «Этрускларның Римы Көньяк Этруриядәге башка этруск шәһәрләреннән аерылмый иде» («Origins of Rome». – Милан, 1961. – Б.17)
Х.Х.Скаллард: «Рим этруск шәһәре дип санала ала» («The Etruscan cities and Rome». – Лондон, 1967. – Б.247). Кристофер Хэмптон: «Чынлыкта, әүвәлге 250 ел дәвамында Рим этруск шәһәре булган» («The Etruscan cities and Rome». – Лондон, 1967. – Б.30).
Моннан нинди нәтиҗә чыгарырга мөмкин? Мин болай уйлыйм: Тит Ливий һәм Вергилий сурәтләгәнчә, троялылар латинлашмаган, алар этрусклашкан, яисә, асылда, этрусклар белән троялылар бер ырудан чыккан ике милләт булганнар…
***
Рим «этруск тәртибе белән» корылган
Рим ничек корылган? Бу турыда Плутархта бик әһәмиятле мәгълүматлар бар. Тарихчы болай ди: «Ромул шәһәрне төзү эшләре белән мәшгуль булган. Моның өчен Этруриядән кешеләр китерткән. Алар Ромулга шәһәрне нигезләгәндә эшләргә кирәкле кагыйдәләр һәм йолаларны өйрәткәннәр. («Histoires et legendes de la Rome antigue». Б.39).
Чыганагын күрсәтмичә генә (бәлки Д.Галикарнаслы хезмәтенә таянгандыр) Агнес Карр Вогэн этрускларга кагылышлы китабында бик әһәмиятле мәгълүмат китерә. Менә ул юллар: «Таркиния патшасы үзенең (Римның төзелүе турында) фикерен сорарга килгән делегацияне шатланып кабул итә. Тәхеттә бөек тәңре кебек утырган патшага делегациянең вәкиле яңа шәһәр төзергә теләүләрен һәм шәһәр корылышы белән бәйле ысул-тәртипләрне үзләренә өйрәтүен сорый» («Those mysterious Etruscans», Robert Hale. – Лондон, 1966. – Б.122-123). Монда фәкать ысул-йолаларны өйрәнү генә түгел, рөхсәт сорау, аеруча, Таркиниягә буйсынган этруск шәһәрен кору теләге дә сизелә.
Аттилио Гаудио «Les Etrusques, une civilisation retrouvee» исемле китабында Римның VI гасырда Таркиния хакимияте астындагы шәһәр булуы ихтималын күрсәтә (Gerard et Co, Verviers, 1969. – Б.160).
Тит Ливийның Римның ничек төзелгәне хакында бер нәрсә дә сөйләмәве табигый. Сөйләгән һәм аңлаткан очракта да, ул хезмәтен язган чорда һәркем: «Ә-ә, бу бит этрусклар ысулы», – дияр иде. Ләкин ул Ромулның бабаларын этрускларга дошман итеп күрсәтә.
Борынгы тарихчылар да, бүгенге этрускологлар да Римның «ETRUSCO RİTU», ягъни «этруск тәртибе белән» корылганын танырга мәҗбүрләр.
Рим корылганда этруск кагыйдәләре белән бәйле ниләр эшләнгән соң? Башта корылачак шәһәрнең үзәге билгеләнгән. Монда тирән чокыр казылган һәм шул чокырга җир асты тәңреләре өчен төрле бүләкләр салынган. Чокыр авызы, дога укылып һәм төрле йолалар башкарылып, капланган. Бу чокыр үзәк буларак билгеләнгән. Корылачак шәһәрнең чикләре аңа нисбәтле сызылган. Шәһәр чиген билгеләр өчен, бронза төрәнгә бер үгез һәм сыер җигеп, Ромус буразна сыза.
Сызым шәһәрнең чик диварын үз эченә ала. Этрусклар чик һәм ныгытмаларга изге әйбер итеп карыйлар. Ә капка изге дип саналмый. Шәһәрнең капкалары салыначак җирләрдә төрән, өскә күтәрелеп, җиргә тимичә уза һәм кабат төшерелә. Чик сызымы гына түгел, төрән узганда күтәрелеп калган туфрак та изге була. Шуңа күрә, чик билгеләү йоласына кушылган халык төрәннән күтәрелеп калган туфракны, догалар пышылдап, чикнең эчке ягына атканнар. Бу вакытта Ромулның кардәше Рем йолага каршы бер нәрсә эшли: капкага дип калдырылган урыннан түгел, сызым өстеннән эчкә туп-туры атлап керә. Ромулның моңа бик ачуы чыга, шунда кардәшен үтерә һәм шушы сүзләрне әйтә: «Бу изге чиккә кем хөрмәтсезлек күрсәтә, ул да нәкъ шулай үләчәк!» – ди.
Римның корылган елы төгәл билгеле булмаса да (б.э.к. 747 ел дип күрсәткән тарихчылар булса да, күпчелек 753 ел дип кабул итә), нигез салынган көн төгәл билгеле: ул – 21 апрель.
Урта гасырда Рим папалыгындагы чиркәү 21 апрельне изге көн дип игълан итә. Бүген дә Рим ел саен 21 апрельне, шәһәргә нигез салынган көн буларак, изге йолалар белән билгеләп уза.
Төрек теленнән Алия Мөбарәкшина тәрҗемәсе

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА