Журнал «Безнең мирас»

100 ел элек татар дөньясы

🏷 Admin

Авылда электричество

 

Арча кантоны Кукмор волосте Күлбаш авылы 250 йортлы шактый гына зурлыкта булып, халкы әүвәлдән кыш көннәрен чыпта, күлүк эшләп көн күрә торган булган.

 

Башка вакытта күлүкне аерым байларга эшләп, эшләгән эшләрен байларга арзан хакка биреп, эксплуатировать ителгәннәр.

 

Революциядән соң, хөкүмәт барлыгы халыкның үзенеке булгач, күлүк эшләүчеләр үзләренә артель төзеп эшли башлаганнар. Һәм шул артель исеменә кечкенә генә бер двигатель алып, авылда станция төзеп, двигатель эшкә кушылган.

 

Хәзер двигатель яхшы эшли. Бөтен авыл электричество белән яктыртылган. Күлүкне электричество яктысында эшлиләр.

 

Станциядәге машинист белән нефтегә (нефтькә) генә расход кирәк булганга, билгеле яктырту хакы керосиннан күпкә арзанга төшә.

 

Фәннең күп серләренә төшенми торган авыл халкына бу нәрсә башта бик ят тоела.

 

Ләкин бу нәрсәне тик адәмнең акылы гына уйлап чыгарып, башка нәрсәнең һич катышы булмаганын күргәч, элекке Сәйфетдин абзыйга да табигатьнең серләрен уйлап карарга, акыл дигән нәрсәсен эшләтергә юл ачыла, фән-белем дигән нәрсәгә ихласы-мәхәббәте арта.

 

 

Җәлил Максудов.

«Татарстан». – 1924. – 5 март. – Б.5.

 

 

«Ак калфак»

 

2 мартта Дәүләт татар театрында Вәлишин, Кугушев, Ханская, Тутуруш иптәшләрнең бергәлек бенефислары булып үтте. Бенефисларына куелган нәрсә «Ак калфак» исемендә бер әсәр булып, әсәрдә техника ягыннан бик күп гайре табигыйлекләр булу өстенә, идеологический яктан да бернәрсәгә яраксыз шаблонный бернәрсә. Андый нәрсәләрне үзләренең хуҗалары белән үк архивка ташлатырга вакыт түгел микән?

 

Уйнаучыларга килгәндә, Тутуруш иптәш яхшы уйнады. Шул картлар ролендә һәрвакыт яхшы уйнап килә. Вәлишин иптәш Казан сәхнәсендә көлке рольләрендә сөеп каралган артистларның берсе, тик кайвакытларда ул, арттырып җибәрү белән, үзенең уенына зарар китергәли.

 

Ханская иптәш Татар дәүләт театрында икенче ел инде карт әбиләр, карчыклар ролен уйнап килә. Аның уены һәрвакыт тулы һәм канәгатьләндерерлек була. Бу елгы сезонда картлар ролен берүзе уйнап чыкты. Аның алган юлында бик тырышлыгын да әйтеп китәргә кирәк.

 

Кугушев иптәш, һәрвакыттагы кебек, үзенең ролен тулы уйнады.

 

Башка уйнаучылардан Кушловскаяның күзгә бәрелеп киткән матур уены, аның көннәнкөн күтәрелә баруын күрсәтә. Ул бу елгы сезонда сөелеп каралган артисткаларыбызның берсе иде.

 

Башка уйнаучылар да бу юлы зарарсыз уйнадылар.

 

«Татарстан». – 1924. – 9 март. – Б.5.

 

 

Хастаханә

 

Тәтеш кантоны Балтай волосте Каратун авылы янында 1923 елның ахырларында крестьяннар өчен хастаханә (больница) ачылган иде.

 

Хастаханәдә бер доктор һәм аның ике ярдәмчесе булып, төрле авыллардан килгән авыруларны бик яхшы карап, тиешенчә дарулар биреп җибәрәләр.

 

Хастаханә янында сигез кешелек авырулар ята торган урын да бар, катырак авыручыларны шунда тәрбия итәләр. Кирәк дарулар һәр авыруга бушка бирелә.

 

Крестьяннар караучыларның яхшы булуын мактыйлар. Шонгаты хастаханәсендәге кебек «малмайга кызыкмыйлар», дип мактап сөйлиләр.

 

Әлегә кадәре һичнәрсә булмаган караңгы авыл почмакларында крестьяннар файдасы өчен шундый хастаханәләр ачылуны мактамый үтеп булмый.

 

 

Ислам Рәхмәтуллин.

«Татарстан». – 1924. – 24 март. – Б.5.

 

Текстны басмага Энҗе Сабирова әзерләде.

"Безнең мирас". – 2024. – №3. – Б. 28-29.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру