Журнал «Безнең мирас»

Агулы үлән түндербаш

Мәшһүребез Каюм Насыйри әлеге үсемлек хакында болай дип яза: «Агу үләне (түндербаш, урысчасы – болиголов), гарәпчә – шөкране кәбир, төркичә бадран диләр.

 

Тамыры ак һәм шома. Көпшәсе туры, 4-5 карыш үсә. Төсе ачык яшел, яфраклары эре һәм аллы-гөлле, чиратлашып урнашкан. Чәчәге ак була.

 

Европада һәркайда бар, сукаланмаган җирләрдә үсә. Июнь аенда чәчәк ата».

 

Әйе, әлеге үсемлек, чүп үләне буларак, хәзер дә бакчаларда, әрәмәлекләрдә, урманнарда, елга буйларында һ.б. җирләрдә үсә.

 

Тимгелле түндербаш – икееллык үсемлек. Беренче елны тамыр өстендәге яфраклары ныгый, ә икенче елны тамырланып үсеп китә һәм сабагы 2 метрга кадәр җитә. Чәчәкләре чатырсыман, ак, исе тычкан исен хәтерләтә. Җимешләре – коңгырт-яшел, йомыркасыман, дулкынлы кырлы орлыклар. Үсемлек салкыннарга чыдам. 

 

Интернетта шулай ук өч-дүрт кило чи түндербашның атны яки сыерны үтерергә сәләтле булуы, биек үскән түндербашның куыш сабагыннан сыбызгы ясап уйнаган балаларның агулану очраклары турында язалар, димәк, бу үсемлек белән сак булырга кирәк. Укроп кебек чатыр чәчәклеләр семьялыгына караучы түндербашны икенче төрле «агулы зонт», «тимгелле агу уты», «елан көпшәсе», «сасыкай» дип тә йөртәләр. Түндербашта бик көчле биш төрле матдә бар, шуның иң агулысы, тере организм нервларын параличларга сәләтлесе – кониин матдәсе. Халык медицинасында элек түндербаш ярдәмендә эпилепсия, йөрәк, кече һәм олы йомышларны үти алмау чирләрен, бума ютәлне һәм төрле шешләрне дәвалаганнар.

 

 

Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.

"Безнең мирас". – №7. – Б. 110.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру