Журнал «Безнең мирас»

«Сагыш» җыры

🏷 Admin

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

 

Габдулла Тукай 

 

Сагыш

(Равил Фәйзуллин сүзләре, Җәүдәт Фәйзи көе)

 

Мин сиңа йомшак таң җиле

юллаган идем,

чәчләреңнән иркәләр дип

уйлаган идем.

 

Мин сине сагынып бер җыр

чыгарган идем.

Җан дуслар аны яратып

тыңлаган иде.

 

Җыр сиңа ошар дип йөрдем,

ваемсыз булып.

...Ә ул сиңа барып җиткән

авыр сүз булып.

 

Хәзер җилләр дә юлламыйм,

чыгармыйм җыр да.

Теләсәң, үзең җанымны

кил дә бер тыңла.

 

Әлеге җырга һәм аның көй авторына нисбәтле бу истәлекнең авторы – Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин. 2015 елда «Сөембикә» журналының июль санында басылган хатирәсендә («Сагышлану») ул болай дип яза: «Узган гасырның 1960-1970 нче еллары татар җыр сәнгатенең алтын чорлары булгандыр. Чөнки ул җырларны югары дәрәҗәдәге профессионаллар – талантлы композиторлар, шагыйрьләр, җырчы-башкаручылар иҗат итте. Яңа җырларны үз вакытында радио-телевидение ишеттереп-күрсәтеп, халыкка даими җиткереп торды...

 

Җәүдәт Фәйзи белән мине шагыйрь Мөхмүт Хөсәен 1969 нчы еллар ахырында таныштырды.

 

Мин күп җырлар язган кеше түгел. Җыр өчен дип махсус текст язганым да юк. Җәүдәт ага минем ике шигыремә көй язды. Берсе – «Бу дөньяда» (ул сирәк яңгырый, аны күпләр белмиләрдер), икенчесе – әлеге «Сагыш». Монысы билгелерәк җыр. Аны беренче мәртәбә Флера апа Сөләйманова башкарды. Ул вакытта яшь җырчы саналган Флера туташ Җәүдәт ага фатирында яши иде. Янәшәдә моңлы тавышлы җырчы булгач, композиторның яңа язылган кайбер җырларны аның аша сынап каравы табигый. 1970 нче еллар башында бу җырны Таһир Якупов та җырлап йөрде. Соңрак башкаручылар күп булды: профессиональ җырчылар да, үзешчәннәр дә. Заманында ул шактый популяр иде...

 

«Сагыш» – олуг композитор, җәмәгать эшлеклесе, чын мәгънәсендә зыялы интеллигент Җәүдәт Фәйзинең соңгы җырларыннан берсе иде. Иң соңгысы түгелме икән әле?.. Җәүдәт ага 1973 елны 63 яшендә вафат булды.

 

Хәзер яши торган фатирым элек Җәүдәт ага Фәйзи яшәгән йортның каршында урнашкан. Кайчандыр без бергә җырлар иҗат иткән бүлмә диварларына минем тәрәзәләр карап тора. Аралар бик якын, тәрәзә ачып сөйләшерлек. Көненә әллә ничә мәртәбә күз салам мин ул якка. Еш кына, сагышланып, озаклап карап торам. Хәзер анда бүтән кешеләр яши. Замана бүтән, холык-зәвыклар бүтән, җырлар бүтән...» 

 

Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.

"Безнең мирас". – №9. – Б. 106-107.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру