Күңелләрне «сөйләштергән» сурәтләр

Мәскәүдә яшәүче Алена Савюк традицион кытай нәкыш сәнгате стильләрендә иҗат итә. Казанда оештырылган күргәзмәдә аның алты дистәгә якын хезмәте тәкъдим ителде.
Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында рәссам Алена Савюкның кытай рәсемнәреннән торган күргәзмәсе ачылды.
Иң кызыгы шул: Алена сәнгать институтларында махсус белем алмаган, ул – дипломлы психолог, философ, психология фәннәре кандидаты, документаль кино төшерүче режиссер. Кытай сәнгате белән исә илле яше тулганда кызыксынып китә. Һич көтмәгәндә, уйламаганда, очраклы була бу хәл. Бер осталык дәресенә килә һаман яңа белем өстәргә омтылучы бу ханым. Әмма мөгаллим килмәгән булып чыга. Бик нык кәефе кырыла Аленаның. Бу хәлне күреп, берәү кытай сәнгате дәресенә керергә чакыра. Анда исә, киресенчә, мөгаллим – бар, укучылар юк икән. Бичара укытучыны коткарыр өчен генә дәрескә керергә була Алена. Шуннан башлап кытай сәнгате аның тормышында зур урын тота башлый.
Алена мөмкинлеге булган саен, Кытайга барып рәсем ясарга өйрәнә. Анда рәсем серләренә төшенү бездәгедән нык аерыла, ди. Бездә бүтән кылкаләм осталарының картиналарын күчереп ясау һөнәрчелеккә тиң булып, түбән бәяләнсә, Кытайда исә, киресенчә, чын рәссам булырга теләсәң, үзең картина иҗат итүгә керешкәнче, сиңа кадәр булган меңләгән сурәт остасын кабатлап, аларның ясау стильләрен үзләштерергә тиешсең. Аннары мөгаллимеңнең эшләрен кабатлауга күчәсең. Шулай еллар үтә. Шуннан соң гына үз картинаңны иҗат итә аласың. Элгәреләрнең иҗат эшләрен кабатлау белән син аларга хөрмәтеңне күрсәтәсең икән.
Картиналар дөге кәгазендә минераль яки үсемлекләрдән ясалган буяулар һәм тушь белән иҗат ителә. Дөге кәгазе ничек ясаламы? Үзе нәп-нәзек, үтә күренмәле, әмма аны ясар өчен айһай күп тырышырга кирәк. Башта дөге саламын кырлардан җыеп алалар, шуңа тагын ниндидер үсемлекләр кушалар. Аннары меңләгән кытай саламны яңадан кырларга тарата. Ул шунда ел буе яңгыр астында чыланып, кояш җылысында кибеп ятарга тиеш. Шуннан соң гына кәгазь өчен яраклы була, ди. Бик юка булганга күрә, рәсем ясаганда астына киез җәймә җәяләр. Рәсем өчен җирлек итеп ефәк тә кулланыла.
Кытай сәнгате өчен гармония, символизм, төгәллек хас. Кытайда пейзажны икона сыман кадерлиләр. Ник дигәндә, гап-гади рәсем түгел, анда иҗат итүченең энергиясе тупланган. Кытай рәсемнәрендә һәр нәрсәнең мәгънәсе, символы бар. Кеше сурәтләрен бик кечкенә ясауларына игътибар иткәнегез бармы икән? Чөнки Кытайда адәм баласы табигатьнең бер кечкенә генә өлеше санала. Европа сәнгатендәге ише тормышяшәештә төп урынны тотмый ул.
Кытай рәсемнәренең японнарныкыннан аермасы нәрсәдә дип уйлыйсыз? Японнарның сурәтләрендә яңгыр, давыл, зуррак табигый бәла-казалары күрергә мөмкин булса, кытайларның рәсем сәнгате фәкать матур, тыныч, күңелне күтәрә торган, өмет уятырлык күренешләрдән гыйбарәт. Күңелсез, төшенке күренешләрне кемнең үз өендә саклыйсы килсен?! Кытай сәнгатендә Европаның классик сәнгатендәге ише перспектива законнары юк, сурәтләр яссы. Иң еш очраганы бамбук сурәтедер. Бу агач ныклык, көч билгесе булып санала. Шарлавык – вакыт узуга һәм үзгәрешләргә ишарә. Сурәттәге куе томан билгесезлек халәтен аңлата. Нарат, бамбук, кыргый слива сурәтләре бергә ясалган картинаны дуслыкның нык булуын теләп бүләк итәләр, чөнки өчесе дә – ныклык символы. Яр чыпчыгы (зимородок) – чиста күңел билгесе. Гомумән, кытай сәнгатендә бөтен кошлар күңелне чагылдыра. «Кытай пейзажларында торналарны еш күргән булсагыз, белегез, үлемсезлек символы, бу», – дип сөйләде күргәзмәне ачу тантанасында рәссам. Әтәч сугышчан рухны, күтәренке кәефне аңлата. Бамбук агачы янына чыпчыклар ясалган сурәтне зур кәнәфиләр биләүчеләргә бүләк итәләр. Тамырларың нык, тормышың тотрыклы, әмма җан турында да онытма, җиңел бул, кәпрәймә, борыныңны югары чөймә, дигән сыман. Әгәр дә берәр танышың яңа эш башлаган һәм аның уңышлы барып чыгуын тели, борчыла икән, һичшиксез, сары хөрмә сурәтләнгән картина бүләк итегез. Мәсьәлә җиңел хәл ителәчәк, картина иясе уңышка ирешәчәк, дип исәпләнә. Чалма чәчәк (пион) – мәхәббәт, байлык, муллык, бәрәкәтле тормыш символы. Зәңгәр пионнар күрсәгез, гаҗәпләнмәгез. Кытайда пионнар агач сыман зур булып үсә, арада зәңгәр төслеләре дә очрый, ди.
Алена Савюк хәйрия эше белән дә шөгыльләнә. Картиналарны бик тиз ясый ул. Иҗат эшләре күп җыелып, бөтен дуслары, танышларына бүләк итеп чыккач, Алена игелекле эш уйлап таба: картлар йортлары, инвалидлар интернатларына бүләк итә эшләрен. Үзенекен генә түгел. Кая барса, шунда рәссамнарны да аңа иярергә кодалый. Нәтиҗәдә, биш ел эчендә биш мең рәссамның унике мең картинасы Россиянең унсигез төбәге һәм чит илгә бүләк ителә. «Күңел күңел белән сөйләшә» дип атала Алена Савюкның бу проекты…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА