Журнал «Безнең мирас»

Йөрәккә дә ремонт кирәк, яки Ялгызлыктан котылу чарасы

 

Диләрә ролендә Гөлчәчәк Хафизова уйный, Әсхәт – Ирек Хафизов. /Фотолар – tinchurinteatr.ru.

 

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры иҗат фасылын язучы Айгөл Әхмтгалиева әсәре буенча режиссер Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Сөләйманов куйган «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» спектакле (12+) белән ачты.

Беренче карашка, сәхнәдә селкенеп йөргән дәү плюш аю, героиняларның берсен уйнаган артистканың тулы гәүдәле, пәрвайсыз хатын-кыз образын артык күпертүе тамашаны очсызландыра кебек тоелды. Әмма гап-гади вакыйгаларга салынган җылы хис спектакльне башыннан ахырына кадәр онытылып карарга мәҗбүр итте.

Спектакльнең сөйләрлек вакыйгасы да юк кебек. Укытучы булып эшләүче тыныч, сабыр Диләрәнең һәм аңа капма-каршы шаукымлы Тәнзиләнең дуслыгы турында әйтсәң инде. Сәхнәгә чыгарырлык сюжет юк икәнен дә аңлыйсың. 15 ел ире Шәүкәт белән гомер иткәннән соң, баласы булмагач, аерылган Диләрә кебекләр тормышта адым саен очрамыйдыр, бәлки. Ни дисәң дә, Шәүкәтенә бала сөю бәхетен бүләк итәр өчен, үзен ялгызлык упкынына ташлаган бит ул. Аннан соң да биш ел үтеп киткән. Ә ул һаман ялгыз. Ялгыз булмыйча... Әле кризислар, әле пандемия илне дер селкетә. Җитмәсә, мәктәптә «юеш борыннардан» бушаганы юк. Әнә, фатирында китаплар түшәмгә кадәр тезелгән. Тормышында ир заты бөтенләй юк дисәк, ялган булыр. Күршедәге Нургалим бабай кереп балык белән сыйлаштыргалый. Үзе тоткан балык түгел, кибетнеке булса соң. Максаты ялгыз хатынның йөрәгенә юл салу бит аның. Карчыгы үлгәнгә биш былтыр. Аның да йөрәге бар лабаса. Чыктым аркылы күпер җөмләләр белән язылган шигырьләрен укыту хәйләсе белән керә дә инде бичара карт яшь хатын янына. Тагын кемме? Зөлфәт атлы бер адәм шаукымлы Тәнзиләсен эзләп килгәли. Ай-яй ул Тәнзилә! Үлгәнне терелтә, мәрткә киткәнне биетә, йоклаганны уятып җырлата, берәүгә дә тыңгы бирми түлке. Шуңа күрә Зөлфәте белән көнгә йөз пырылдашалар, йөз дуслашалар. Аның каравы, шул Тәнзилә булмаса, безнең Диләрәбез үзенә кияү тапкан булыр идеме икән әле? Гомер буе үзе зурлыгындагы плюш аюы белән яшәр иде. Ялгызлыктан аю белән киңәшләшә дә башлаган бит инде бичара. Кияүнең ниндие очрый бит үзенә! Әсхәт дигән исеме дә матур, безнеңчә, үзе чибәр, кулыннан килмәгән эше юк. Дөрес, аның тирәсендә Римма атлы бер чибәркәй әйләнгәли. Әмма ул хатыны да, сөяркәсе дә түгел. Әй, килгәч, кем икәнен үзегез белерсез лә.

 

 

«Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» спектакленең премьерасы 4 сентябрьдә булды.

 

Диләрәне гәүдәләндерүче Гөлчәчәк Хафизованың йомшак тавышы, назлы карашы, салмак йөреше турында әйтик онытканчы. Тәнзиләне уйнаучы Зөлфия Вәлиева исә яңа амплуасы белән бөтенләй аяктан ега язды. Карап торышка илле-алтмыш килолы Зөлфиябездән йөз егерме килолы әзмәверне ничек ясаганнардыр, анысы безгә билгеле түгел. Әмма актрисаның шул гөрнәдиргә туры китереп уйнаулары гаҗәп инде менә. Урыны-урыны белән артык та тоела хәтта. Нургалим бабайны гәүдәләндергән Зөфәр Харисовның самимилеген күрсәгез сез! Ирек Хафизовның Әсхәтенә дә гашыйк булмыйча мөмкин түгел. Тәнзиләнең яраткан ире Зөлфәт – Рөстәм Гайзуллинга реклама кирәкми, аңа театр сөючеләр күптәннән гашыйк. Әдилә Хәсәнова да замана баласы образын ышандырырлык иҗат итте. Спектакльдә хәтта ялгызлык символына әйләнгән плюш аюга кадәр уйный (Камилә Шакирова).

Режиссерга шаккатырлык. Ничек шушы гади сюжеттан ике сәгатьлек тамаша куярга була?! Йөрәгеңдә хис ташып торса, булмастай эш тә тормышка аша икән. Дөрес, кайбер җырлар Нургалим абыйның чиле-пешле шигырьләре сыманрак сәер тоелды. Әллә сүзләре көенә ябышмый, әллә көе – сүзләренә. Анысына да күз йомарга була. Тинчуриннарның рус сүзләрен чамасыз күп куллануына гына бармак аша карап булмый. Бу юлы да нык зурладылар олы ага телен. Между прочим, хоть, может, дурак, приятно, страничка, нормально все, разве, как будто, прям, достойныерак, ни фига... Ну алай ук ярамый бит инде, җәмәгать! Айгөлнең җырлап торган матур тел белән язылган әсәренә рус сүзләрен күп кертеп, ямен җибәргәнсез бит! Зөфәр аганың «апаем»ы да артыкка китте булса кирәк. Туган ягы Мөслим районында «апаем» дип сөйләшкәннәрен яхшы беләбез. Әмма сәхнәдән әдәби татар телен генә ирештерсәк иде.

 

МӨҺИМ ТЕМА КҮТӘРГӘННӘР

 

Уен-көлке күп булса да, чынлыкта театрда бик мөһим тема күтәргәннәр. Ник дигәндә, илдә ялгызлар саны һаман арта, ә ялгыз яшәүнең ни яме, ни тәме бар? Тәнзилә белән Зөлфәт кебек рәхәтләнеп бер пырылдашмагач, яшәү яшәүмени?! Әнә, статистика нинди куркыныч саннар китерә. Россиядә бер кешелек гаиләләр бөтен гаиләләрнең 40 процентын тәшкил итә, ди. Соңгы егерме елда бу сан ике тапкыр артты һәм алга таба да артачак, дип кисәтә. Аеруча зур шәһәрләрдә ялгызлар саны күп икән. Авыл җирендә, киресенчә, ялгызлар саны азрак, ди. Дөньяда да хәлләр шәптән түгел. Швеция белән Норвегиядә һәр ике гаиләнең берсе бер кешелек. Бездә һәр дүртенче кеше ялгыз яшәсә, Кытайда һәр җиденче гаиләдә йә ирнең хатыны, йә хатынның ире юк. Англиядә беренчеләрдән булып Ялгызлык буенча министр вазифасын кертүләре юктан гына дип уйлыйсызмы әллә? Моннан дүрт ел элек Япония дә ялгызларны кайгырту өчен яңа министрлыкка нигез салырга мәҗбүр булды. 2030 елга Япониядә ялгызлар саны Европа күрсәткечен куып җитеп 40 процентка җитәчәк, дип фаразлый белгечләр.

Татарстаныбызда исә Фәннәр Академиясе каршындагы Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Чулпан Илдарханова моннан ике ел элек үк 35-49 яшьлек 100 мең кешебез беркайчан да гаилә кормаган, дип чаң суккан иде. Аларның гаилә кормавы аркасында 25 мең сабый дөньяга тумый калган, имеш.

Уен-муен түгел, Борынгы Грециядә кешене ялгыз калдыру иң рәхимсез җәза саналган дип язалар китапларда. Табиблар да бертавыштан ялгызакларның иммунитеты какшавы, сәламәтлек начараю ихтималы зуррак булуы турында әйтә.

Шуны истә тотыптыр инде республикабызның омбудсмены Ирина Волынец аерылышуларны һәм ялгыз тормыш рәвешен рекламалауны тыярга чакырган иде. Аның сүзләре чынга ашып, махсус кануннар чыгарсалар, Диләрә һәм Әсхәт беркайчан кавышмаган булыр иде микәнни?..

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру