Фиринат Халиков: «Казанны сурәтләүдән туктаганым юк»
Быел Казаныбызның 1020 еллыгы. Шул уңайдан борынгы калабызга матур картиналар багышлаган рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фиринат Халиков белән очраштык. Бүген тарихи картиналарга сорау бармы-юкмы – шуны беләсе килде.
БЕРДӘНБЕР СӘНГАТЬ АКАДЕМИГЫ
Рәссам Казанның Островский урамындагы остаханәсендә каршы алды. Төп сүзгә керешкәнче, Сәнгать академиясендә эшләр торышы белән кызыксынасы иттек. Билгеле булганча, Фиринат Халиков – бүгенге көндә республикабызда бердәнбер Россия Сәнгать академиясе академигы. Аңа кадәр рәссам Харис Якупов кына мондый дәрәҗәгә ирешә алды. Сәнгать академиясенең исә РФ Фәннәр академиясендә бер тармак икәнен искәртеп узыйк. Тарихтан билгеле булганча, Екатерина патша Сәнгать академиясен Фәннәр академиясеннән дә алда оештыра һәм «Полтава сугышы» дип исемләнгән мозаикасы өчен беренче булып сәнгать академигы исеменә Ломоносов лаек була. Сәнгать академиясе бүгенге көндә сынлы сәнгатьнең торышын бәяләп, китаплар нәшер итү белән шөгыльләнә. Академия каршында эшләп килгән Греков исемендәге тарихи картина остаханәсе гел академиклардан тора. Озын сүзнең кыскасы, Фиринат Халиковның ярты гомере Мәскәүдә мөһим мәсьәләләр хәл итеп уза.
XIV гасыр уртасында Казан каласы.
ТЕМА ЭЗЛӘП – КАЗАНГА
Академик дәрәҗәсенә ирешкәнче исә Фиринат Габделхәй улы озын-озак юл үтә. «Россия Сәнгать академиясенең Харис Якупов җитәкчелегендәге иҗат остаханәләренә укырга килдем, – дип башлады ул сүзен. – Һәр рәссамның үз темасы булырга тиеш. Шишкин урманнар ясап танылган, Айвазовский диңгезче буларак ат казанган. Үзенең темасы булмаса, рәссам рәссам түгел. Аңа кадәр танылган тарихчы Альфред Халиковның китапларын өйрәнгән идем. Казанга килгәч, үзенә шылтыраттым. Очраштык. Мин ул вакытта инде СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Анда керер өчен исә дүрт Бөтенроссия күргәзмәсендә катнашырга кирәк. Халиковның күңеленә ошадым булса кирәк, ул миңа университетка лекцияләренә йөрергә чакырды. Ике ел ирекле тыңлаучы буларак лекцияләренә йөрдем. Моннан тыш, китапханәләр, архивларда елъязмалардан, истәлекләрдән Казан тарихын өйрәндем. Шуның өстенә Альфред Хәсән улы мине Болгарга археологик казу эшләренә юллады. Беренче баруым яз көне булды. Кунакханә юк. Археологлар йортында алардан калган матрасларда йокладым. Картиналар яздым. Археологлар белән казу эшләренә йөрдем, үзем дә әле тәңкә, әле чүлмәк ватыгы, әле муенса таба идем».
ВАТАНПӘРВӘРЛЕК ХИСЕ
«Халиков китаплары үзенә ымсындырса, Казанга килүемнең тагын бер сәбәбе – ватанпәрвәрлек хисе, – дип дәвам итте рәссам. – Мин бит тумышым белән Балтач районы Шода авылыннан. Драматург Мирхәйдәр Фәйзи белән бер авылдан без. Әтием шунда туган. Әнием исә аннан 2 чакрым гына урнашкан Куныр авылыннан. Дөрес, өйләнешкәч, бәхет эзләп, Донбасска киткәннәр. Мин шунда туганмын. Әмма шахтада зур авария булып, кырыклап кеше һәлак булгач, әти-әнием бүтән анда кала алмаган, туган-үскән якларга кайтып киткән. Җәйләрем гел авылда уза торган иде. Шунда мин гүзәл табигатебезгә гашыйк булдым, милли бәйрәмнәребезнең матурлыгын күрдем, татар җырларын күңелемә сеңдереп үстем. Ни өчен җәйләрен генә Шодада тордыммы? Чөнки гаиләбез аннан 20 чакрым ераклыкта урнашкан Лазарево авылында яшәде. Ул Киров өлкәсенә керә. Лазарево да күңелемә бик якын, чөнки аннан 16 чакрым ераклыкта Лопьял урнаша. Беләсезме кем авылы ул? Атаклы рәссам Виктор Васнецовныкы! «Три богатыря» картинасын дөньяда белмәгән кеше юктыр. Шулай итеп мин Васнецов белән якташ булып чыгам».
ЭСКИЗДАН – КАРТИНАГА
«Шуннан Альфред Халиковның китап чыгарырга йөрүен, аны бизәргә исә рәсемнәр булмавына уфтануын белдем, – дип кабат күңеленнән үткән гасырның 90нчы елларына кайтты әңгәмәдәш. – Бөтен белемемне эшкә җигеп 12 эскиз иҗат иттем. Аларның берише китапта иллюстрация буларак басылды. Калганнарын бер журналга алып бардым, әмма кире бордылар, «мин бастырырмын, ә иртәгә үземне эштән алырлар», диделәр. Шундый заман иде... Эскизларга нигезләнеп майлы буяу белән зур күләмле картиналар иҗат иттем. Алар төрле күргәзмәләрдә күрсәтелде. Бөтендөнья татар конгрессының II корылтае уңаеннан «Казан» милли мәдәният үзәгендә узганы аеруча истә калган, чөнки анда ике президент – Минтимер Шәймиев һәм Башкортстан башлыгы Мортаза Рәхимов килгән иде. Ә иң зур күләмле картинамның үлчәмен әйтимме? «Казан» милли мәдәният үзәгендә 9 метрга 4 метр ярымлык «Нурлы Казан» дип исемләнгән сурәтем ул. Казан сурәтләре шәлкеме өчен республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген бирделәр. «Борынгы Казанда каз өмәсе» һәм «Кунак утравында ярминкә» картиналарым Санкт-Петербургтагы Рус музее тупламасына керде (җәмгысы бу музейда бүгенге көндә дүрт картинам саклана). Ул вакытта Кировта яшим. Анда остаханәм, бөтен шартлар бар. Казанга килеп-китеп кенә йөрим. Картиналарымны күргәч, иҗат итүе җиңелрәк булсын өчен, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Казанда фатир һәм остаханә бирдертте».
Ханның кирмәннән чыгуы.
КАРТИНА ЫШАНДЫРЫРЛЫК БУЛСЫН
«Тарихи рәссамнар бездә күп булмаса да, бар, Сезнең иҗат өслүбегез аларныкыннан нәрсәсе белән аерыла?» – дим. «Рус реалистик рәсем мәктәбе традицияләрендә иҗат итәм, чөнки картина ышандырырлык булырга тиеш. Аңа караган һәркем дәүләтебезне күрсен, ышансын, – диде рәссам. – Картиналарымда караңгы буяулар өстенлек итә икән, тарихыбызда фаҗига күп, шуңа шулай. Көндәлек тормышка караганда, тарихтагы хәлиткеч вакыйгаларны, сугышларны сурәткә алырга яратам. Кызларның чишмәгә суга баруларын күрсәтеп кенә тарихны ачып бетереп буламыни?! Тугыз метрлы картинада ничә кеше фигурасы бармы? Әллә тагын! Кем санап торган аны?! Мин бит бухгалтер түгел. Композиция буенча кеше сынын сурәтләү сорала икән, ясыйм, килешмәсә, бетерәм, эш әнә шулай бара...»
СУРӘТТӘН – АРХИТЕКТУРАГА
«Казан тарихын ныклап өйрәнүегез иҗатыгызны сынлы сәнгать белән генә чикләмичә, бүтән тармаклар буенча да үстерергә ярдәм итте», – дип әңгәмәне дәвам итәм. «Бу көннәрдә Мәскәү Җәмигъ мәчетенең 10 еллыгы булды. Минем өчен бик истәлекле көн бу, чөнки мин аның фасадын проектладым – дип җавап бирде рәссам. – Башта аның рәссамы бүтән кеше иде. Әмма аның эше татарча булып чыкмавын күргәч, мөфтият халыкара бәйге игълан итте. Марокко, Төркия, Үзбәкстан, Казахстан һ.б. кебек илләрдән һәм, әлбәттә, Казаннан архитекторлар катнашты. Минем проект җиңеп чыкты һәм 7 ел гомерем Мәскәүдә узды. Мәскәү Җәмигъ мәчетенә фирәзә төсендәге гөмбәзләр өстәдем. Үзәк гөмбәзне исә Мәскәүнең архитектурасына туры китереп, алтын төсендә эшләмичә булмый иде.
Сөембикәнең Казанга килүе.
Казан Җәмигъ мәчетенә бәйге игълан ителгәч, анда да катнаштым. Сигез манаралы мәчет проектын тәкъдим иттем. Атаклы тарихчыбыз, дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең, Казан Җәмигъ мәчете сигез манаралы булганы турында истәлекләрдә теркәлгән дип, язганын укыганым бар иде.
Ул гына түгел, Казан тарихын ныклап өйрәнүем скульптурада көчемне сынарга да мөмкинлек бирде. Алабуганың 1000 еллыгы уңаеннан куелган Ибраһим ханның атлы һәйкәле авторларының берсе мин фәкыйрегез... Әле күптән түгел остаханәмне Казан мэры Илсур Метшин карап китте. «Үзе архитектор да, скульптор да булган мондый рәссамны беренче тапкыр күрәм», – диде ул да.
ҮЗЕ МӨГАЛЛИМ ДӘ
«Үзегез укыган сәнгать остаханәләре җитәкчесе булырсыз дигән уй башыгызга да кермәгәндер Кировтан Казанга килгәндә?» – дип остаз булуы турында сөйләтмәкче булам. «Россия Сәнгать академиясенең остаханәләрен 2014 елдан бирле җитәкләдем, минем инде тугыз шәкертем бар дип мактанып әйтә алам. Алар республикабызның төрле уку йортларында үзләре укыта һәм актив иҗат итә», – дип җавап бирде рәсем остасы. (Укучыга аңлаешлырак булсын өчен шуны әйтү урынлы: остаханә сәнгать институтларын тәмамлаган, өлгереп җиткән рәссамнар өчен аспирантура сыман, алга таба осталыкларын камилләштерергә мөмкинлек бирә. Аны заманында Харис Якупов оештырган һәм төзеткән иде. Ике елдан остаханә ачылганга 50 ел була).
ДИОРАМА ТУРЫНДА ХЫЯЛ
«Казан тарихы һәм аның белән бәйле сәнгатькә кызыксыну кимеде кебек, сәясәт үзгәрде чөнки», – дип рәссамның бүгенге иҗаты турында сораштырдым. «Аның өчен генә түгел. Бүген технологияләр шаккаттыра, шуның өстенә, көн саен берәр нинди бәйрәм, барысына өлгер генә, тарих, сәнгать турында уйларга вакыт аз кала», – дип җавап кайтарды ул.
«Бу вәзгыяттә күңел төшәдер бит?» – дим. «Тарихчы рәссамнарга 90нчы елларда да җиңел булмады. Әйтәм бит, эскизларымны журналда кире бордылар...»
Казанның Болак ягыннан күренеше. XIV гасыр
«Бүген Казан сурәтләрен иҗат итмисез, димәк?» «Минем Казанны сурәтләүдән туктаганым юк. Картиналарымны соратучы милләтпәрвәрләр бар әле. Яңа гына «Биләрдә реконструкция» исемле картинамны язып төгәлләдем. «Кунак утравында ярминкә»не яздым. Хәзер диорама турында хыялланам. Меңъеллык Казаныбызда һич югы бер диорама булырга тиештер?! Милли бәйрәмебез Сабан туен күрсәтмәкчемен: 20 метрга 4 метр зурлыкта, ә бәлки күләмлерәк тә булыр. Белүебезчә, тимер юл вокзалы янында урнашкан Үзәк универмагны һөнәрчеләргә бирергә җыеналар. Нишләп шунда Сабан туе диорамасын эшләп куймаска?! Һөнәрчеләргә комачауламаячак ул. Киресенчә, аны карарга кергән тамашачы сату киштәләреннән читеккәвешләр алып китә торган булса, һөнәрчеләргә файда гына...»
КҮРГӘЗМӘ ҺӘМ АЛЬБОМ
«Тагын ике елдан исә юбилеем булачак, шуңа атап Россия Сәнгать академиясе залларында зур күргәзмә үткәрергә ниятләп торам. Шул уңайдан альбом нәшер итәсем килә. Тарихчы рәссамга альбомсыз булмый», – дип хыяллары белән дә уртаклашты Фиринат Халиков.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА