Фердинанд Сәлахов: «Безнең сәхнәдә башкарылмаган 500 халык җырыбыз бар»
Сентябрьнең кыл уртасында Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов 70 яшьлеген билгеләп үтте. Дөрес, рәсми туган көне киләсе елда, 1 гыйнварда гына әле. Хәер, аның туган көннәре ике генә дә түгел икән. Без аның белән шәхес кадере, музыка өлкәсенә кагылышлы проблемалар турында сөйләштек.
– Фердинант абый, матбугатта сезнең туган көнегез икәү – 15 сентябрь һәм 1 гыйнварда икәнне яздылар. Ә сез ике генә дә түгел, дисез…
– Мин Мәскәүдә туарга тиеш булганмын. Чөнки әти Бөек Ватан сугышыннан яраланып башкалага кайткан, метро төзелешенә эшкә урнашкан. Ләкин әнинең һәм әбинең калада яшисе килмәгән. Шулай итеп, авылга кайткач, бакчада бәрәңге алганда әнинең тулгагы башланган – мин дөньяга килгәнмен. Ә ул вакытта әтине командировкага Воркутага җибәрәләр. Ул безне 9 айдан соң гына алырга кайта. Баланың туу турында таныклыгы юк икәне ачыклана... Әти мине теркәтергә дип силсәвиткә баргач, анда: «1955 ел журналы тулды. 1956 елның беренче юлы буш, шунда язып куя алабыз», – дигәннәр. Туган көнемне әнә шулай 1 гыйнвар итеп теркәгәннәр.
Тормышта икенче туган көнем дип әйтерлек мизгелләр шактый. Яман шеш авыруыннан гына да 5 операция кичердем. 28 яшемдә тамакка, башка, йөрәккә... Күрәсең, эшлисе эшләрем, бу дөньяда ризыгым бетмәгәндер, аякка бастым, иҗатка әйләнеп кайттым.
– Мәскәү егете булып үссәгез, язмышыгыз нинди булыр иде икән?
– Уенын-чынын кушып: «Мәскәүдә калсагыз, рус телле җырчы булыр идем, йөрмәс идем тирес башында җырлап», – дип, әнкәйгә әйткәнем бар иде. Ә ул әле ярый алып кайтканмын, дип шөкрана кылып яшәде.
– Шәһәрме, авылмы – күңелегезгә кайсы якынрак?
– 54 ел Казанда яшим, аны дөньяның иң матур каласы дип саныйм, гомумән, Казансыз тора да алмыйм. Әмма мин – авыл баласы. Үзем шәһәрдә торсам да, күңелем – авылда.
– Сезне шәхесләрне озату мәрасимнәрендә еш очратырга туры килә. Бер-бер артлы шәхесләр китә, аларга алмаш бармы?
– Филармониядә күп еллар эшләгәч, ул шәхесләрне яхшы беләм, шуңа күрә озату мәрасимнәрен алып баруны миңа йөклиләр. Кызганыч, тулы бер чор китә. Нишлисең, берәү дә мәңгелек түгел. Бездә шәхесләр калдырган биеклекне тотарлык талантлар бар. Алмашка бик көчле тавышлы җырчылар килде. Ләкин идеология, сәясәт юк. Катлаулы вокал әсәрләр, халык җырларын башкарган җырчылар хәзер радио-телевидениегә кирәк түгел. Алар күңел ачу өлкәсен сайлады. Чөнки уйлый торган тамашачы – куркыныч тамашачы. Ә уйланырлык нәрсәләр бар. Әмма уйлатмас өчен бөтен нәрсә эшләнә. Шуңа талантлы яшьләр дә шоу-бизнес, такмак җырлау юлын сайлый.
Милләтнең сәнгате эстрада сәхнәсе белән генә чикләнми. Соңгы 20 елда бер булса да симфония тудымы икән? Мин 70нче еллар башында консерваториягә килдем. Һәр елны Нәҗип Җиһанов, Фасил Әхмәт, гомумән, һәр композитор берәр симфония яки башка күләмле әсәр тәкъдим итә иде. Ә хәзер күләмле әсәрләр туамы?
– Композиторлардан Илһам Байтирәк, Миләүшә Хәйретдинова, башкалар да бар.
– Кайда соң алар? Мин бит композиторлар юк, димим. Әмма аларны Казан урамы буйлап эзләп йөреп булмый бит инде. Радио-телевидение күрсәтергә, танытырга тиеш. Ә без бер-беребезне белмибез. Бер казанда кайнасак та, бергә түгелбез. Безнең бит бүген рояльгә кушылып җырлауны яздыра торган студия дә юк. Электрон студияләр хәттин ашкан, һич югы бер рояль торган студия юк. Элек радиокомитетта бар иде ул, анда консерватория студентлары язылды. Консерватория дигәннән. Анда ел саен җырчылар, композиторлар, хоровиклар, дирижерлар укып чыга. Ә алар турында бер тапшыру бармы? Аларны халык каян белсен ди?
Татар сәнгате генә түгел, дөньясы дөрес юнәлештә түгел. Бу да – идеология булмау бәласе. Без инде үз сәнгатебезне саклыйбыз дип, дөньядан аерылып яши алмыйбыз. Барыбыз да – зур бер казанда һәм ул үзенчә кайный.
– Бу урында барыбер татар эстрадасыннан да зарланырга кирәктер.
– Нәрсәгә зарланасың, анда бар да яхшы. Чүбе дә кирәк, вагы да кирәк. Ә тулаем карасаң, безнең бит бик шәп тавышлы җырчыларыбыз бар. Музыкаль әсәрләр дә җитәрлек, үз вакыты белән барысы да дөньяга чыгачак. Илгиз Мөхетдинов, Ярамир Низаметдинов, Алмас Хөсәенов, Зәринә Хәсәншина... – барысы да дөнья аренасына чыгарлык җырчылар. Мин дөнья буйлап фольклор җырлаганга танылдым. Җырчыларга эзләнергә, булганны алып җырларга гына түгел, үзләренә табарга, үзләренә тудырырга кирәк.
Композитор Максат Гомәров антологиясендә бер тапкыр да җырланмаган 500 халык җыры бар! Ул 600 җырдан торган антология төзеде, шуның 100е генә кулланышта йөри. Ни кызганыч, шушы байлыкны чыгара алмый.
– Бер интервьюда «үз исемемнән 22 яшемдә генә оялмый башладым», дигәнсез, сәбәбе нәрсәдә?
– Шундый исем кушканга гомер буе әтигә үпкәләп яшәдем. Әйткәнемчә, ул Бөек Ватан сугышы ветераны, аның андый исем кушуы бер караганда табигый да. Фердинанд исеме «кыю, курку белмәс» дигәнне аңлата. Әнием, вафатына берничә ел кала гына: «Сиңа исемне мин сайладым», – дип әйтте. Мәскәүдә күршедә Фердинанд исемле малай булган, шуннан күреп сайлаган икән. Нишләптер филармониядә дә исем белән эндәшмәделәр. Илһам абый Шакиров та «улым» яисә «Сәлах» дип эндәшә иде. Әлфия апа Авзалова да «Сәлах» дип йөртте. «Мин Сәлах түгел, мин Фердинанд», – дигәч, «Кем кушкан сиңа бу эт кушаматын?» – ди иде, кулын селтәп. Үзем дә 22 яшемә кадәр исемемне әйтергә оялып йөрдем. Бик чибәр, Хәмзә исемле энем бар иде. Аны бөтен авыл яратты. Безнең икебезгә бер исем – Хәмзә булды. Татар авылында Фердинанд исеме хәтердә калмый, колакны ерта, күрәсең. Фердинанд исеменә армиядә ияләштем. Анда Алексеевск районыннан адаш белән хезмәт иттек.
– Филармония ул…
– ...Изге җир. Консерваториягә без Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек җырчы булырга дип килдек. Дөньяда Паваротти дигән җырчы, Ла-Скала дигән театр барлыгын белмәдек. Илһам Шакиров авылга каян килә? Габдулла Тукай исемендәге филармониядән. Филармония безнең өчен кечкенәдән илаһи затлар эшли торган урын булды. 1981 елда Римма Ибраһимова белән беренче гастрольгә чыгып киттем. Шуннан соң инде 40 елдан артык вакыт узып китсә дә, филармония сүзе әле дә нык тәэсир итә.
– Инде теләгемә ирештем дигәндә генә тавышыгыз өзелгән булса?..
– Андыйлар да бик күп. Минем коткаручым – остазым Зөләйха Хисмәтуллина булды. Опера театрында атаклы фониатор Флора Таһирова (балетмейстер Гай Таһировның кызы – ред. ) эшли иде, шуңа җитәкләп алып барды, колагына: «Иң яраткан укучым», – дип пышылдады. Шуннан Мәскәү, операция. Флора Таһирова операция ясаганда карап торды, озакка сузылган тернәкләнү юлын бергә үттек... Мең тапкыр әйткәнем бар, хәзер дә кабатлыйм: минем өстемдә дога күп, шуңа исән калганмындыр. Өч әби белән үстем. Әни белән әтинең әниләре һәм караучысыз калган, үзебез тәрбиягә алган күрше әби белән яшәдек. Алар һәрвакытта миңа изге теләктә булды. Шул догалар саклагандыр дип уйлыйм.
– Мөмкин булса, тормышыгызда нәрсәне үзгәртер идегез?
– Бернине дә үзгәртмәс идем. Мин кадерсезләнмәдем. Үземне кадерсезләргә ирек бирмәдем.
– Халык хәтере кыскамы?
– Халык үзе дә кимеп, хәтере белән бергә, үзе дә китеп бара... Әмма онытылды дип бер шәхесне генә дә әйтә алмыйбыз. Инде оныттык дигәндә, Исхакый да кайтты бит! Җитәр шундый заман: кинәт кенә тагын бер олпатыбыз калкып чыгар. Яшәешнең кануннары шундый.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА