Эчкерсез күңел сурәте
Татарстанның халык рәссамы Виктор Анютин. /Р.Гали фотосы.
Бу көннәрдә Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Чаллыда яшәп иҗат итүче Татарстанның халык рәссамы Виктор Анютинның кызыклы күргәзмәсен тамаша кылырга мөмкин. Озакламый кылкаләм остасы 75 яшьлеген билгеләп үтәчәк, экспозиция әнә шул уңайдан оештырылган.
ТОРМЫШ ЮЛЫ
Виктор Анютинның үзенчәлеге шул – ул тормышны бөртекләп сурәтләми, күңелен җилкендергән һәм иң истә калган яшәеш мизгелләрен хисләренә төреп киндергә сирпи. Аның иҗатын аңлар өчен тормышын белергә кирәк. Рәссам Касыйм шәһәреннән ерак түгел урнашкан Рязань өлкәсендәге Марьино авылында дөньяга аваз сала. Рязаньдә сәнгать училищесын тәмамлагач, Мәскәүдә сәнгать-сәнәгать югары училищесында проектлаучы рәссам белгечлегенә укый. Шуннан соң аны төзелеп килә торган Чаллыга җибәрәләр. Биредә ул Россия Сәнгать фондының сәнгать-җитештерү остаханәләрендә эшләгәндә шәһәрдәге балалар бакчалары, мәктәп, кафелар һәм башка җәмәгать урыннары өчен бизәлеш концепциясен эшли. Бу өлкәдә шундый уңышка ирешә ки, сәнгать белгече Рауза Солтанова, мәсәлән, «Татар ашлары йорты» интерьерларын бизәү эскизының 1988 елда Мәскәүдә «Рәссамнар – халыкка» дип исемләнгән Бөтенсоюз күргәзмәсендә күрсәтелгәнен искәртеп уза. Озакламый Виктор Анютин, Владимир Акимов һәм Юрий Свинин АНСВАКИ иҗат төркемен оештырып, Чаллыда чиркәү эчләрен рәсемли башлый. «Анютинның Түбән Кама чиркәве бизәлешендәге бер композициясе 2009 елда Ярославльдә «Соңгы 15 елда Россия монументаль сәнгате» Бөтенроссия күргәзмәсендә күрсәтелде», – дип язган Рауза Солтанова. Виктор Анютинның күпләргә билгеле «Чаллыдан сәлам» исемле картинасы исә «Шәһәр – үзгә кешеләр берлеге» дип исемләнгән социаль реклама сыйфатында Чаллының ун баннерында күрсәтелгәнен һәм Мәскәүдәге «Outdoor Media» журналы оештырган «2011 елның иң шәп постеры» бәйгесенең кыска исемлегенә кергәнен дә шул ук галимәнең хезмәтен укып беләбез. Инде рәссам картиналарының, республика музейларыннан тыш, Мәскәүнең «XX гасыр совет сәнгате» галереясында, Россия, АКШ, Германия, Франция, Аргентина, Төркия, Швеция, Нидерланд, Италия һәм башка илләрдә шәхси тупламаларда саклануын өстик тә, җөмһүриятебездә, аннан читтә дә зур кызыксыну уяткан кылкаләм остасының иҗатын тасвирлауга күчик.
«Шәһәр». /М.Галиуллина фотолары
СОРАУЛАР, СОРАУЛАР…
Авылда туып-үскән кеше буларак табигатьне, алмагач бакчаларын, кыр-үзәннәрне сурәтләве гаҗәп түгел анысы. Үткән гасырның сиксәненче елларыннан бирле Чаллыда яшәгәч, эшчеләр шәһәрен сурәткә алуы да кемгә сәер тоелсын?! Ләкин ник шулкадәр йөрәк кыса соң аның картиналарын караганда? Яшел, зәңгәр, караңгы кызыл төсләрне бер-берсе белән көтелмәгәнчә кискен катыштырып ник мул кулланган рәссам? Картиналарында кыйшайган авыл йортлары, карт-коры күп. Нигә авылны кояшлы матур итеп сурәтләмәскә?! Картина саен диярлек – бала-чага. Әмма ник шулкадәр моңсу, олыларча җитди соң сабыйлар? Сурәтләрдә шайтан таягы ник шулкадәр таралып үскән? Бу үсемлек кешеләр ташлап киткән, каралмаган урыннарда котырып үсә түгелме? Исеме үк шомлы. Рус әдәбияты классигы Лев Толстойның «Хаҗи-Морат» әсәрендә кешенең рух ныклыгы символы буларак тасвирланган чәнечкеле бу үсемлекне ник бик үз итә рәссам? Бериш сурәтләрдә «чәнечке»ләр матур итеп чәчәк аткан. Бусы нинди фал булыр?
АВЫЛНЫ САГЫНЫП...
Авылны ул балачагын сагынып сурәтли булса кирәк. Ләкин авылларның бүгенге аяныч хәленә ничек битараф калсын ул?! Шуннан шайтан таяклары, карт-коры, кыйшайган йортлар килеп чыга да инде сурәтләрендә.
Анютинның иҗатында бер нәрсәгә игътибар итәсең, кеше сурәтләрен ул ничектер әһәмият бирмичә, бер почмакта кечкенә генә итеп ясап куя. Картина үзе исә алмагач мул итеп биргән алмалар, сирин, шомырт чәчкәләре белән тулган. Кеше – төп герой түгел, димәк. Алма, сирин, шомырт чәчәкләрен беренче урынга чыгарырга теләгән ул. Җыеп кына әйткәндә, Анютинның иҗатында төп герой – табигать үзе. Авыл карчыклары да, бала-чага да табигатьнең бер өлешләре буларак кына тасвирлана.
«Көз».
Кайбер картиналардагы композиция корылышы да шул ук фикерне ныгыта. Берсендә, арбага җигелгән ат чаба, мәсәлән. Ник шунда атны тулысынча сурәтләмәскә?! Ярты башы киндергә сыймый калган лабаса! Арба артыннан җилдертүче балаларның берсе дә яртылаш кына картинага кергән. Нәрсә инде бу, дип канәгатьсезлек белдерергә мөмкин тамашачы. Ләкин Анютин иҗатында бөтен нәрсә хикмәтле. Бу очракта исә ул табигатьнең киңлеген вә иркенлеген, хәтта кысага сыймавын белгертергә теләгән булса кирәк. Картинаның шул рәвешле корылышы шулай ук аңа караучының күңелендә көчле хәрәкәт тәэсирен тудыра.
ШӘҺӘР СУРӘТЛӘРЕ
Авылны сурәтләве үзенә бер хикмәт булса, шәһәр күренешләре тагын гаҗәпкә калдыра. Кискен төсләр, саран чаралар белән кешеләрнең тыз-быз анда-монда йөрүен күрсәтеп нәрсә әйтергә теләгән икән ул? «Шәһәр» дип исемләнгән шундый бер картинада беренче итеп кая карарга белмисең, төп герой юк кебек. Төп герой – үзәк идея, беренчел фикер, дибез икән, аның юклыгы картинада тыз-быз йөренгән кешеләрнең тормышында мәгънә юклыгын аңлатадыр, бәлки.
Бер сурәт яныннан һич кенә дә битараф кына үтеп китеп булмый. «Бөтерчек» дип атала ул. Шәһәр фатирындагы бүлмәне кыеклап кисеп бер чатын гына сурәтләгән рәссам. Ул гына җитмәгән иде, өстәл чаты күзгә бәрелә. Дивардагы диңгез сурәтләнгән картина тулаем күренми, чаты гына кергән. Кыз бала кысан бу бүлмәдә йөгереп бөтерчегенә җан кертмәкче. Бүлмә бик кечкенә, бала зур. Йөгереп китәргә урын да юк. Картинага караганда, кысанлык, ирексезлек тойгысы күңелгә кереп оялый. Сулыш кыса башлый кебек. Иркен далага чыгып йөгерәсе килә. Уенчыгы белән рәхәтләнеп уйный алмаган бу баланы кызганып куясың. Яңа шәһәрләр сурәте бу. Әти-әниләре эштә чиләнгәндә бик астында кадерле мизгелләрен уздыручы балалар, кысылган, кысаларга кертелгән, кызыксыз, соры балачак сурәтедер.
«Май коңгызын эзләү» картинасын карагач, шәһәр балаларын кызгану хисе тагын да арта төшә. Беренче планда зур итеп сурәтләнгән алар. Аяк асларында гүя җир түгел, чит бер планета. Тотрыксыз бер халәт укыла бу тамашаны күргәч. Сабыйларның нәп-нәзек аяккулларына карагач, чирледер болар дигән уй да йөгереп үтә әле. Бик астында, таш диварлар арасында үскән бала чынчынлап сәламәт була алмыйдыр да. Йөзләре моңсу, аяк асларында җир убыла сыман. Кызганып еларсың, валлаһи. Завод торбаларыннан гүя аҗдаһа авызыннан бөркелгән төтеннәрдән качып беткән коңгызлар да. Май коңгызы оча торган чак картинадагыдай караңгы һәм шомлы буламыни? Май ае бит ул шомыртлар чәчәк аткан, агачлар нәфис яфракларга бөреләнгән, җылы җилләр битләрне иркәләгән рәхәт чак…
«Лифт» дигән картинага якын килергә куркыныч. Бишәү басып торалар лифтта. Гүя бер-берсен күрмиләр дә. Карашлары әллә кая төбәлгән. Бәгырьләргә үтәрлек салкынлык бөркелә сурәттән. Җан юк анда. Чикатило турындагы кинофильмга бер раскадровка, диярсең…
«Комплекс» картинасында да салкынлык бәгырьне телә. Бер-берсенә охшаган йортлар һәм шулай ук берсе икенчесенә охшаш яшүсмерләр. Яңа шәһәрләр кешенең йөзен бетерә, тоныкландыра, кызыксыз итә, диясе килгәнме әллә авторның?..
НӘТИҖӘ ЯСАП
Шулай итеп, рәссам Виктор Анютин иҗатының бер өлешен балачактагы якты хатирәләр буенча сурәтләнгән авыл күренешләре алып торса, тагын берсе юкка чыга барган авыллар өчен сызлануыннан гыйбарәт. Яңа шәһәр сурәтләре күңеленең сулкылдап авыртуын көчәйтә генә. Адәм баласының тамырларыннан, табигатьтән аерылып, үз йөзен югалтуын, битарафка әйләнүен күреп кайсы иҗатчы шатланыр икән?! Авызыннан ут бөркелгән шыксыз дию пәриедәй тереклекне кысрыклый, йота, үзенә буйсындыра бара ич яңа шәһәрләр. Кешенең җаны суырыла кебек таш диварлар арасында. Бер картинада киләчәк өчен курку аеруча апачык тоемлана. «Шәһәр чите» дип исемләнгән бу сурәттә аварга торган агач йорт күренә. Янәшәдә исә таштан яңасы төзелеп килә. Әмма анысы да төзелеп бетмәгән һәм аның нинди булып чыгуы билгесез. Рәссам 1980 еллар ахыры – 1990 еллар башы җәмгыятен әнә шулай шомлы сурәтләгән булса кирәк. Иске тормыш җимерелергә тора, яңасы бу ил кешеләренә шатлык-сөенеч китерерме? Әллә һәркем үз дөньясына кереп бикләнерме?
«Федя дәдәй, утырт әле арбага!»
Виктор Анютинның картиналарында тамырларыннан аерылган кешенең таш шәһәрдә ялгыз калу уңае белән җан ачысы ачык тоемлана. Бер караганда, иҗаты пейзажлардан гыйбарәт кебек. Әмма җәмгыятьне үзгәртеп корганда пейзаж да гади генә табигать күренеше булып калмыйча, фәлсәфи бер сурәткә әйләнә, күрәсең. Моны Чаллы рәссамының иҗатында ачык күрәбез. Глобальләшү якынаюын сизеп борчыла ул. Гамьсез, бер көн белән яшәүче, бер нәрсә өчен җавап бирмәгән, бер нәрсәгә хуҗа була белмәгән кулланучылар җәмгыятенең мәйданга килүен сиземләп ачына. Балачагына кайтып үзенә юаныч эзли…
«Яз».
Формага килгәндә исә Виктор Анютинның картиналарында монументаль фикерләве ярылып ята. Шуңа күрә киндергә сыймый калган ат башларын күрәбез. Тирәннән, зурдан фикер йөртә белүе әнә шундый бер караганда сәер дә, кызык та булган композицияләр китереп чыгара. Сәнгать белгече Розалина Шаһиева, Виктор Анютин иҗатының тирәнлеге һәм колачлылыгын истә тотып, әдәбиятта Достоевский әсәрләре, музыкада Чайковский симфонияләре белән чагыштырган.
«Чишмә буенда».
Виктор Анютинны башка кайбер рәссамнардан аерган тагын бер сыйфат: эчкерсезлек һәм миһербанлык. Картиналарындагы тәрәзәдән карап торучы балалар нинди самими булса, рәссам үзе дә нәкъ шундый эчкерсез, риясыз, ачык күңелле булып күз алдыбызга килеп баса…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА