Журнал «Безнең мирас»

«Бүген исеңә төшмәсә...» («Чын-чын әйтәмен») җыры

🏷 Admin

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

Габдулла Тукай

 

Бүген исеңә төшмәсә... («Чын-чын әйтәмен»)

(Керәшен халык җыры)

 

Алмалары, чияләре

Кызарып пешәр әле.

Бүген исеңә төшмәсә,

Иртәгә төшәр әле.

 

Чын-чын әйтәмен,

Чын әйтәмен, аппагым.

Күз алдымнан бер дә китми

Кыңгыр салган калфагың.

 

Алма пешә, җиргә төшә,

Үз вакытында өзмәсәң.

Алым минем, гөлем минем,

Димәс идем, сөймәсәм.

 

Ал чакларың, гөл чакларың

Сизмәссең, үтәр әле.

Бүген исеңә төшмәсә,

Иртәгә төшәр әле.

 

Бу җырның икенче исеме дә бар – «Чын-чын әйтәмен» дип тә йөртелә ул. Халык арасында бик популяр булган әлеге җыр Георгий Ибушев, Айдар Габдинов һәм Ришат Төхфәтуллин репертуарларында бар.

 

Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.

"Безнең мирас". – 2024. – №7. – Б.104-105.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру