«Авыл җырлары»
«Авыл җырлары»ның битләре. КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе фондыннан
Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә фондларында «284 т» шифры астында «Авыл җырлары» дип исемләнгән җыентык саклана. Биредә барлыгы 48 җыр теркәлгән. Җырларны 1928 елда Татарстанның Тәтеш районындагы Тархан авылында укучы Г. Тукмыева җыеп тапшырган. Кулъязма китапханәгә Гыйльми Үзәк аша кергән.
«Гөлләр үсә бакчада»
Ике алмагач арасында
Үсә минем гөлләрем.
Сине уйлап, сине сагынып,
Үтә минем көннәрем.
Гөлләр үсә бакчада,
Җиләкләр пешкән чакта.
Өзелә үзәк, яна бәгырь,
Син искә төшкән чакта.
Безнең артта сат-бакчада
Карлыган да бөрлегән.
Безнең кебек булмас инде
Бер күрергә тилмергән.
«Сине уйлыймын һаман»
Аклы читсы күлмәгемне
Киям яраткан чакта.
Төнлә төшләремдә күрәм,
Җуям таң аткан чакта.
Аклы читсы күлмәгемнең
Яратам юләүләрен.
Аяк асларына таптыйм
Дошманнар сөйләүләрен.
Сайрый торган сандугачка
Кара урманда оя юк.
йда барсам да караңгы,
Миңа якты дөнья юк.
Бер биш минут вакыт тапсам,
Сине уйлыймын һаман.
Син җаныйны уйлый-уйлый,
Саргайды йөзем тәмам.
Җем-җем итеп җемелдәтмә,
Күз каравы сөйкемле.
Күп уйлама, саргаерсың,
Син дә минем шикелле.
Уфаларга барам әле,
Уфа юллары ачылгач.
Уф, йөрәгем, димәм әле,
Янулары басылгач.
Озын булса, кистер, туган,
Күлмәгең чабуларын.
Күрмә миннән, күр Ходайдан
Йөрәгең януларын.
«Тәнемдәге җаным кебек якын күрәм үзеңне»
Иртә торып тышка чыксам,
Күрәм кошлар очканда.
Кошлар барып сайрый микән,
Минем эчем пошканда.
Сандугачлар су дип эчә
Урмандагы чыкларны.
Минут саен алдыма алам
Бергә булган чакларны.
Кулым куеп, уйлап торам,
Яза алмыйча сүземне.
Тәнемдәге җаным кебек
Якын күрәм үзеңне.
Быел килгән былбылларның
Койрык очын сыйпадым.
Хат эчендә барыр идем,
Конвертыңа сыймадым.
Сәлам әйтеп җибәрәмен,
Иртә таңның җиленә.
Былбыл булып очар идем
Синең торган җиреңә.
«Сандугачның сайравына күңелләрем боега»
Иртән торып тышка чыксам,
Кош тавышы иртәнге.
Мин моңаймый, кем моңайсын,
Җуйдым назлы иркәмне.
Аклы читсы күлмәгемнең
Җил ала бизәкләрен.
Сезнең тарафларга карап,
Өзелә үзәкләрем.
Зәңгәр күлмәгем агармый,
Сабын сөртеп усам да.
Күз алларымнан китмисең,
Күзем йомып торсам да.
Өстәлләрдәге машина
Фабрикский вак юли.
Син җаныйны сагынганны
Хатларым барып сөйли.
Сандугачның сайравына
Күңелләрем боега.
Әйтсәгез лә сандугачка,
Сайрамасын быелга.
Биек тауның башында
Күренә кантон утлары.
Җан бирү белән бер икән
Аерылу минутлары.
«Мәхәббәтем сиңа төште»
Биек тауның башында
Үрелеп үсә бер йөзем.
Мәхәббәтем сиңа төште,
Башкага төшми күзем.
Безнең сулар кул туңдырмый,
Суы салкын булса да.
Синнән башка яр сөймимен,
Гәүдәсе алтын булса да.
Иртә килә, кич тә килә
Ак Иделгә бер кораб.
Бер генә сөйләшер идем,
Нурлы йөзеңә карап.
Хәйран булып карап торам
Һавадагы болытка.
Мәңге-мәңге мин онытмыйм,
Син дә мине онытма.
Сары чәчәк була, диләр,
Сандугач оясында.
Син җаныйдан аерылсам,
Күп тормам дөньясында.
«Бер аерылгач, кавышып булмый»
Ак Иделне кичер идем,
Талдан көймәләр үреп.
Очып барып, былбыл булып,
Сөйләшер идем күреп.
Салкын чишмә, салкын су
Киләдер лә яр буйлап.
Төн йокымны өчкә бүләм,
Син җаныемны уйлап.
Ак Иделнең уртасында
Тын гына көймә йөзә.
Сезнең яктан килгән кош та
Сайрап эчемне өзә.
Җаныем бушаткан вагонга
Төягәннәр чылбырлар.
«Үзең монда, ярың кайда», –
Дип сайрыйлар былбыллар.
Ике аккош, бер тутый кош,
Берсе тирән елгада.
Бер аерылгач, кавышып булмый
Айда түгел, елда да.
«Дөнья җәннәт булыр иде, җаным, икәү кавышсак»
Тал чыбыгы матур үсә,
Агым су буйларында.
Җанкаем, сылукаем,
Син генә уйларымда.
Сары-сары чикләвекне
Ватамын да, төше юк.
Сагынганда карар идем,
Сиңа ошаулы кеше юк.
Безнең кырның уртасында
Үрелеп үсә бер каен.
Тар ләхетләргә кергәнче
Аерылышмыйк, җанкаем.
Безнең кырның уртасында
Үрелеп үсә пар усак.
Дөнья җәннәт булыр иде,
Җаным, икәү кавышсак.
Алтын йөзегемне таптым
Исле гөл арасыннан.
Иртән торып хәбәр көтәм
Сандугач баласыннан.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА