Вакыт агышын 60 елга чигереп, студент елларыннан башлыйм. 1958 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетына укырга кергәч, кодаларда – Гөлсем апа белән Гыйльметдин абый Мөхетдиновларда яшәдем. Студент буларак, ярыйсы гына «акыл» туплаганмындыр, күрәсең, сөйләшеп утырганда, әңгәмәгә урынлы сораулар белән кушыла башлагач, Гыйльметдин абый китапханәсендә сакланган кечкенә генә бер китап күрсәтте. Ул Муса Җәлилнең Гыйльметдин абыйга автографы (култамгасы) белән бүләк иткән «Алтынчәч» китабы (җаваплы редакторы – Гази Гашшаф, тиражы – 3070 данә) иде. «Безнең сөекле политик җитәкчебез Мөхетдинов иптәшкә Опера театрындагы кайнар көннәр истәлеге. 15.VI.41. Муса Җәлил», – дип язылган анда.

Муса Җәлилнең «Алтынчәч» китабы (16+) һәм култамгасы. /Фото – Рөстәм Нәбиуллин архивыннан.
1941 елның 15 июне. Ягымлы елмаеп, бер-берсенең кулларын кысышканда, тагын бер атнадан халкыбызга сүзләр белән генә әйтеп бирә алмаслык кара кайгы, үлем-газаплар киләчәген, Ватаныбызга коточкыч фаҗига ябырылачагын күңелләре белән сизделәрме икән алар?
Муса Җәлилнең җылы куллары кагылган кадерле бүләкне беренче тапкыр күрүем шулай булды.

Вакытлар уза торды. Казан телевидение студиясендә эшләгәндә бик күп тапшырулар әзерләүдә катнаштым. Күренекле шәхесләребезгә багышланган тапшырулар, концертлар алып бардым. Гадәттә, аларның иҗатын, тормышын чагылдырган күп кенә фотоларны, шулай ук кинохроникадан тапшыру героена кагылышлы кадрларны эзләп, барлап, табылса, аларны да күрсәтә идек. Шул вакытларда күңелне тырнап торган бер уй газаплый иде. Муса Җәлил – Татарстан язучыларының җитәкчесе. Мәскәү консерваториясе каршындагы студиядә тиздән ачылачак Татар опера театры өчен кадрлар әзерләнә, ә студиянең әдәби бүлек мөдире буларак Муса Җәлил зур эшләр алып барган. Ул 1939 елда Казан шәһәр советына депутат булып сайланган. Шуның өстенә республикада Мәскәүдә үткәреләчәк «Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы»на тулы көченә әзерлек барган. Шундый мөһим эшләрнең үзәгендә булган, күпкырлы иҗат белән шөгыльләнгән Муса Җәлил җыелыш, очрашулар, шәһәр советы сессияләрендә чыгышлар да ясагандыр? Ялкынлы чыгышлары да яңгырагандыр, алда торган катлаулы мәсьәләләрне уңай хәл итү өчен үзенең фикерен, сүзен өздереп әйткәндер. Димәк, кинохроникада аның катнашында сюжетлар булгандыр. Тик кайда алар? Әллә Муса Җәлилнең исемен дә әйтергә, телгә дә алырга ярамаган, бөтен гомерен кара томан каплаган елларда, кемнеңдер мәкерле гамәле аркасында юк ителгән сюжетлар инде табылмаслык итеп яшерелгәнме?
Шундый уйлар булганда, мәсьәләгә ачыклык кертә алучыларны да очрата алмыйсың бит. Чираттагы тапшыру өчен кинохроник кадрларны барлаганда, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Барбутлы (1909-1992) тарафыннан ТАССР Югары советы сессиясендә төшерелгән сюжетта Муса Җәлилгә охшаган кеше берничә секунд кына күренеп алды. Игътибар белән карагач, чынлап та, ул Муса Җәлил булып чыкты. Залдагы рәтләрдә утыручылар арасында кулындагы кәгазенә карап, бәлки, чыгыш ясар алдыннан фикерен туплыйдыр. Аның ничек хәрәкәтләнүен, үзүзен тотышын күзәтергә мөмкин. Берничә секунд эчендә булса да, Муса Җәлилнең яшәү мизгелен күрү, әлбәттә, сөенечле. Кем белә, бәлки киләчәктә башка сюжетлар да табылыр! Өметләрне өзмик әле!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала