«Мәдәни җомга»ның 2025 елның 24 октябрендәге 42 нче санында яшьтәшем, мәктәп елларыннан ахирәт дустым Илһам Шакиров васыятьләрен укыгач, мондый фикергә килдем. Яратып укый торган, күп кызыклы мәгълүмат бирүче газетада «Васыятьләр» сәхифәсе дәвам ителсә, әйбәт булыр иде. Халкыбызның мәшһүр, күренекле зыялы затлары бик күп, аларның яңа буын яшьләргә язма яки телдән белдергән васыятьләре дә бардыр. Укучылар аларны кызыксынып укыр һәм тәрбия алыр иде.

Күренекле шагыйрә, драматург, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева (1928-2005). /Фото – Л.Лерон архивыннан.
Шул җәһәттән Илһам Шакировның иҗатташ дусты, җыр шигърияте алиһәсе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә һәм драматург Гөлшат Зәйнашева васыятьләрен тәкъдим итәм. Аларны төрле елларда иҗат иткән шигырьләрендә таптым.
Тагын күрешергә булсын,
Хушлашмый китәм.
Искә алып бер җырларсыз,
Җыр бүләк итәм!
«Хушлашмый китәм» (Р.Курамшин көе).
Их, Кукмара, Кукмара!
Ерагаймасын ара.
Сагынырсың, саргаерсың –
Читләргә китеп кара.
«Кукмара» (М.Имашев көе).
Мин яратам Казан урамында
Үскән чәчәкләргә назлап карарга.
Насыйп булсын бәхет, шатлык, байлык
Үз илемдә яшәп табарга.
«Казан – матур шәһәр».
Хезмәттә үсәрсең,
Алмадай пешәрсең, –
Эшләсәң сызганып җиңнәрең,
Гомергә бер килә,
Кадерен бел генә,
Унсигез яшь тулган көннәрең.
«Яшь кызларга» (Б.Мөлеков көе).
Күңел күңелне сизә ул, таба ул
Бер-берегездә булса уегыз.
Мәхәббәт уты кабынмый калмас,
Күзгә-күз карап бер елмаегыз!
«Мәхәббәт нәрсәдән башлана икән?»
Ак пәрдәләр бер дә каралмасын,
Өй түрендә гөлләр шиңмәсен.
Гөл үстереп була, саф сөюгә –
Мәхәббәткә кырау тимәсен!
«Гомер юлдашыма».
Баеса да кояш сүнми, –
Дип, дустыма мин кул бирдем.
Кояш кебек без дә шулай
Сүнмик әле, дускай, – дидем.
«Ни хәлдә яшисең?»
Сокланып карап туймассың
Зифа буегызга да.
Онытмагыз чакырырга
Бәбәй туегызга да.
«Туй җыры» (Халык көе).
Мәхәббәтегез юлыннан
Бердәм атлап китегез.
Ике язмышны бер итеп,
Матур гомер итегез!
«Котлы булсын туйларыгыз!»
Бөдрә-бөдрә булып, әй сибелсен,
Чәчләреңне үрә тарама.
Алтын таулар вәгъдә итсәләр дә,
Туйлар узгач, ятка карама.
«Туйлар узгач» (Халык көе).
Син әле кечкенә, кечкенә –
Чикләвек эчендә төш кенә.
Үсәрсең, үсеп буй җитәрсең,
Туган илгә хезмәт итәрсең.
«Асия».
Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!
«Кояш гомере» (Ф.Әхмәдиев көе)
Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Гомерләрне кыскарта ул
Аерылу сәгатьләре.
«Аерылмагыз» (Ч.Зиннәтуллина көе).
Җыр эчендә йолдыз булмый
Җыр эчендә моң була.
Бергә чакның кадерен белик,
Аерылгач, соң була.
«Туган ягымда» (И.Закиров көе).
Синдә, Туган илем, күпме моң бар,
Тибрәнәсең матур моң көйләп.
Мәңге көйлә гүзәл моңнарыңны
Һәм миңа да шундый моң өйрәт!
«Нәрсә җитми?»
Уйна тальян гармуныңны
Безнең авыл көенә.
Тәрәз саен моңнар тулып,
Керсен авыл өенә.
«Уйна тальян гармуныңны» (Халык көе).
Әйдәгез, дусларым, җырлыйк бергә,
Иң матур җырларны сайлап кына,
Иң матур җырларны сайлап кына,
Яшик бу илләрдә сайрап кына.
«Очрашу җыры» (И.Шакиров көе).
Илем иркен, юллар озын,
Иге-чиге юк юлларның.
Тели күңелем һәр кешенең
Җирдә бәхетле булганын.
«Әй, машинист» (Ф.Әхмәдиев көе).
Керкәле таулары биек,
Биек булса да меник,
Туган җирнең, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик!
«Керкәле таулары» (И.Закиров көе).
Буразналар, буразналар, йөгерек дулкыннар,
Буразнамда игенкәйләр күкрәп уңсыннар!
«Буразналар» (Җ.Фәйзи көе).
Эшләреңә йомгак яса, уңышларың өчен сөен.
Чын татарча бер күңел ач, бүген бәйрәм, бүген җыен!
«Җыен».
Сабан туе таңы тыныч булсын,
Давыл чыгып, җилләр исмәсен.
Табыннарда ашлар тәмле булсын,
Тәмсез әйбер татар эчмәсен!
«Туган авыл Сабан туе».
Йортлары яңа булса да,
Минем авылым борынгы.
Онытма, туган авылым,
Яуда калган улыңны.
«Туган авылым урамы» (Г.Сәйфуллин көе).
Батыр солдатның гармунын
Уйнатыйк без, тынмасын.
Гармун моңнары тынмасын,
Кабат сугыш булмасын!
«Солдат гармуны».
Рәнҗеп ятмасыннар җир куйнында,
Корбаннарның белик каберен.
Хөрмәт күрсәтергә онытмыйча,
Исәннәрнең белик кадерен.
«Җиңү бәйрәме – изге бәйрәм».
Тереләй гүрләргә кертер
Тәкъдирләргә язганнар…
Безне мәңге онытмагыз,
Илдә исән калганнар!
«Сөембикә» (Шигъри монолог).
Телим, дустым, сиңа гел яхшылык,
Гел игелек булсын юлдашың.
Якты уйлар, якты өмет белән
Башлап җибәр яңа ел башын!
«Яңа ел бүләгем».
Әйдә, иптәш, кил заводка, кил заводка безгә.
Бир яшьлек көчеңне Туган илебезгә.
«Яшь эшчеләр маршы» (Ш.Капкаев көе).
Йортлар салам, йортлар салам,
Йортларымнан шатлык алам,
Матур булсын Казан-башкалам!
«Төзүче җыры» (Б.Мөлеков көе).
Газиз халкым ирек яулый бүген,
Иркен сулыш алсын Идел дә.
Яңа тормыш, иркен, азат тормыш
Төзик бүген туган җиремдә!
«Азатлык җыры» (Ә.Шаһиморатов көе).
Кошлар оча, өзми бер яфрак та,
Хәйран калып уйлыйм мин шул хакта.
Үрнәк ал син, Кеше, күр гыйбрәтне,
Кошлар саклый белә табигатьне.
«Шаулый урман» (Р.Андреев көе).
«Нәрсә калдырам» шигырендә шагыйрә болай дип язды:
Җырладым илемне мактап,
Җырга бирдем бар көчем.
Илемнең – күге, халкымның
Күңеле яктырсын өчен.
Кадерле Гөлшат апабыз 2 ел 3 ай хаста хәлендә урында ятканда да аек акылында булды. Вафат булсам, Яңа Бистә зиратында җирләрсез, диде. Кызы Асиягә кабер ташына язу өчен бәхиллек васыятен язып бирде:
«Кешеләр, яратыгыз бер-берегезне,
Ярату озайтыр гомерегезне».
Асиянең хәләл җефете Рафаил кияү, гранит кабер ташына уеп, Гөлшат апа васыятен алтын хәрефләр белән яздырды.
Нәселебезнең йөзек кашы, күренекле шагыйрә Гөлшат апабыз кешеләрне ихтирам итә, ярата иде. Шуңа күрә аның үзен дә яраттылар, игелекле, олы җанлы, чын кеше дип атадылар. Урыны җәннәттә булсын!
Күренекле галим, халык язучысы Тәлгат Галиуллин: «Гөлшат апабыз инде ничәнче ел Ходай хозурында. Ә аның җырчы кошка «Китмә, китмә, сандугач, туган җирне калдырып» дигән «мөрәҗәгате», татар дөньясын берләшүгә, Туган илне яратуга өндәп, төрле кыйтгалар, төбәкләр буйлап сәяхәтен дәвам итә. Затлы җыр үзен ихтирам иткән халык кебек үк үлемсез».
«Гөлшат Зәйнашева. Истәлекләр, мәкаләләр», Казан: ТКН, 2011).
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала