Шәкертлек әдәбе Уку өчен 1 минут

Шәкертлек әдәбе (16)

Шәкертлек әдәбе (16)

(Гыйлем алган заманда шәкертләр өчен кирәк булган әдәпләр бәян ителгән рисалә)

Күркәм холык


Күркәм холыкның яхшы икәненең, күркәм холыклы булырга тиешлеген акыллы кешеләр һәрвакыт кабатлап торалар. Бу турында әйтелгән сүзләр һәм язылган китапларның хисабы юк. Сез шушы шәкертлек көннәрегездә әхлак дәресләре укыйсыз. Уку – олы бәхет һәм укып белгәннәр белән гамәл итү – зур бәхет һәм өстенлек (фазыләт) ул. Шуның өчен укыган гыйлем белән гамәл кылырга тырышырга тиешле.


Рәсүл Әкрәм хәзрәтләренең күркәм холык турында: «Кешеләрне малыгыз белән ризалатырга көчегез җитмәс, аларны холкыгыз белән ризалатырга тырышыгыз!» – дигән сүзеннән башка бер сүзе булмаса да, күркәм холыкның кадерен исбат итәр өчен безгә җитәр иде. Хәлбуки, моның кебек вәгазь һәм нәсихәтләре хисапсыз. Рәсүл Әкрәмнең үз холкы ни рәвештә булганлыгын сияр китапларыннан күреп аңлау безнең өчен олы дәрес һәм гыйбрәттер.


Таш йөрәкләр һәм кара күңелләр күркәм холык янында йомшарырлар, итәгать кылырлар. Дошман һәм дусны риза итәр өчен күркәм холыктан үткән корал дөньяда юк. Шуның өчен, күркәм холыкны шәкерт вакытта гадәт итәргә тиешле. Күп гаеп эшләр булып, надан кешеләр дә күргәндә «белми» дип гафу итәрләр, ләкин укыган кешеләрдә булса, аз гаеп тә кичерелмәс, әмма бозык холык һич гафу ителмәс.


Киләчәк гомерләрегездә олы галим яки башка бер кеше булсагыз булыгыз, ләкин күркәм холыктан бер карыш читкә чыкмагыз. Күркәм холык белән аз гыйлем дә күп, кыска гомер дә озын булыр. Тәкъвалык, эштә һәм сүздә дөрес булу, сабырлы һәм чыдамлы, тыйнак булу, ялыну һәм һәр эштә киңәш итү, сәламәтлекне саклау кебек эшләр күркәм холык булып, бигрәк тә шәкертләр өчен кирәкле.


Укудан, китаплар һәм фәннәрдән, мөгаллим һәм остазлардан ялыкмый һәм ихлас белән берөзлексез тырышырга кирәк. Шулай ук, дөнья мәшәкатьләре туры килгәндә артык кайгырмамый сабыр кылырга, эшләрне Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, үз-үзеңне йөртә белергә тиешле. «Баһадир кем?» – дип сораучыларга бер акыллы адәм: «Бер сәгать сабыр кыла алучы», – дип җавап биргән. Бер сәгать сабыр иткән кеше баһадир булса, ничә ай һәм ничә елларга сабыр итеп, һаман белем алу юлында йөргән шәкертләр бигрәк тә баһадир саналырлар.


Гыйлем адәм баласы өчен олы бәхет булганга, әлбәттә, михнәтсез һәм мәшәкатьсез генә табылмас. Теләкләргә михнәт күпере аркылы барылыр. Ләкин шәкертлек михнәтләре башкаларга охшатылмас. Шәкертлек михнәтләренә рәхәтлек тоташып килгәнлекен сабыр итүчеләр тәҗрибә белән белерләр. Вакыт үткәннән соң шәкертлек михнәтен фикерләп шатланмаган һәм шул көнне сагынмаган кеше булмас.


Тәкъвалык – адәм баласы, бигрәк тә шәкертләр өчен мисалы булмаган бер зиннәт. Тәкъвалык – һәр яхшылыкның нигезе, тәкъвалык белән алынган гыйлем файдалы һәм мөбәрәк булыр.


Әүвәлге заман шәкертләре гайбәт сөйләмәсләр, сүз йөртмәсләр, кешене мәсхәрә кылмаслар, күп ашамас һәм күп йокламаслар, хәтта ки базар нәрсәләрен дә авыз итмәсләр иде. Бозык кешеләр белән катышмаслар, фарыз, ваҗиб, сөннәтләрне хөрмәт итәрләр, дөнья һәм ахирәт кирәкләре турында Аллаһы Тәгаләгә һәрдаим догада булырлар иде.


Кергән юлда чыдамлы, нык һәм белем алуга киртә булган нәрсәләргә каршы торырга кодрәтле булу шәкертлекнең шартыннан. Тыйнак булу, кирәк булса, хәтта ялыну да шәкертләр өчен тиешле. Артык ялыну бозык холык булган хәлдә гыйлем эстәү вакытында яхшыдыр.


Олы һәм кечкенә эшләрдә остазлар белән киңәш итү һәм алар тарафыннан күрсәтелгән юл белән йөрү тиешле булыр. Акыл һәм белемдә үзеннән артык кеше булмаган хәлдә Рәсүлүллаһка (с.г.в.) киңәшләшү боерылган иде. Шуның өчен хәтта йорт кирәкләренә кадәр сәхабәләргә киңәш кылыр иде. Гыйлем алу – эшләрнең олысы һәм теләкләрнең иң газизе. Моның иң кечкенә саналган нокталарында да акыл әһелләренә, бигрәк тә мөгаллим һәм остазлар белән киңәшләшү тиешле. Шәкертнең киңәшләшүеннән һичкем тартылмас. Кирәге булмаган нәрсәләрне ана инандыру ихтималы да остазда булмас.


Күркәм холык турында сүз күп булыр. Шәкертләр өчен биек кирәк булганнарын без бу бүлектә яздык.


Кесә һәм янчыкларда алтын-көмеш булмау гарьлек һәм бәла түгел, ләкин күңелләрдә күркәм холык белән гыйлем булмау – гарьлек һәм олы бәладер.


Ахыры җәннәт булса, нәрсә булса да хәер; ахыры тәмуг булса, нәрсә булса да начар. Җәннәттән башка булган нигъмәт нәрсә булса да нигъмәт түгел, уттан башка булган авырлык нинди генә авырлык булса да җиңел. Үз гаебе белән шөгыльләнгән кеше кеше гаебен күрергә вакыт тапмас. Аллаһы Тәгаләнең биргән өлешенә риза булган кеше дөнья өчен кайгырмас. Кеше пәрдәсен ерткан кешенең үз пәрдәсе ертлыр. Кеше өчен казыган чокырга үзе төшми калмас. Үз хатасын онытучы кеше хатасын күрүчән булыр. Акылына гына ышанган кеше ялгышыр. Тәкәббер кеше хур булыр. Фәкыйрьлекнең зиннәте – сабыр, байлыкның зиннәте – шөкер. Сәламәтлек – байлык, әдәп – камиллек, тәүбә итү – бәхет, күркәм холык – яхшы иптәш.


Аллаһы Тәгалә хәзрәте барыбызга да һәрвакытта тәкъвалык, риза һәм ачу вакытларында дөрес һәм тугры сүзлелек, байлык һәм фәкыйрьлек вакытларында чыдамлык һәм сабырлык ихсан итсен!


Бетте.
 

Хезмәтне бүгенге телгә яраклаштыручы: Мөхәммәтов Илдар Ринат улы, КДУ студенты


Ризаэддин Фәхреддин «Шәкертлек әдәбе» (Гыйлем алган заманда шәкертләр өчен кирәк булган әдәпләр бәян ителгән рисалә) / «Иман» нәшрияты, Казан – 2002/1423
 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи