Укырга, укырга һәм укырга
М.Захаров фотосы
МӘКТӘПКӘ БАРЫРГА ХЫЯЛЛАНА ИДЕМ
Балачак истәлекләрем мине 1957 елларга алып кайта…
Гыйнвар аенда җиде яшь тулып, мәктәпкә барасы елымны каршы алдым. Белсәгез иде сөенечемне: гүя мин инде мәктәпкә барып укырга-язарга өйрәнгән, апалар өйдә юк чакта, аларның китапларын алып актара башладым. Катыргы тышлык эчендәге битләрдә арысланнар, пиратлар, диңгез дулкыннарын ярып баручы җилкәнле кораблар... Ул китапларда нәрсәләр язылганын беләсем килә, әмма елый-елый ялынсам да, миңа укып күрсәтүче булмый иде. Мин – гаиләбездәге сигез баланың иң кечкенәсе. Дөрес, 30 елларда аеруча авыл җирләрендә котырган эч авыруы абыем Сөләйман белән апам Галиябикәне мәңгелеккә «Еллар һәм язмышлар болынлыгы»на алып киткән. Мин, түтинең яшереп куйган бер шакмак шикәрен чәлдереп, үземнән дүрт яшькә зуррак апам Наиләгә бирәм. Ул, шикәрне авызына кабып, чаршау артына кереп кача. Авызында шикәр булганлыктан сакауланып, теле белән иренен ялап, бер бит чамасы укый. Мин тагын да кызышып, үртәлеп калам. Әнигә барып әләклим. Әни апаны ачулана. Шуннан соң апам тагын ярты бит чамасы укый. Әнә шул чакларда үземнең мәктәпкә барасымны уйлап юана идем. Укырга өйрәнгәч, иң беренчеләрдән әнә шул апамнар укымаган китапларны алырга хыялландым.
Ул елларда безнең урамның мәктәпкә таба сузылган тыкрыгындагы иске генә бер йортында чит яклардан килгән Зилә исемле укытучы яшәде. Күршем Хәниф, минем яшьтәш, Зилә апаның суга барганын күрсә, каршына чыгып, баш киемен салып исәнләшә. Судан кайтканын көтеп тора да, тагын каршысына чыгып, баш киемен сала. Мин хафага төштем. Укытучы апа мәктәптә Хәнифкә – «бишле»ләр, миңа «өчле» генә куяр, дигән уй төн йокымны качырды. Бар батырлыгымны җыеп, капка ярыгыннан Зилә апаның суга баруын сагалый башладым. Ул күренү белән каршысына йөгереп чыгып, фуражкамны салып, башымны иям. Кайтканда да исәнләшәм. Шул көннәрдә миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Уйлавым буенча, шушы апа мине укырга, язарга өйрәтеп, миңа гел «бишле»ләр генә куяр да, мин авыл мәктәбенең иң яхшы укучысына әйләнермен кебек тоелып, куанычтан көлеп җибәрә идем.
Мәктәпкә киеп барырга сап-сары, тавык чебие төсендәге күлмәк, резинкалы балаклы ыштан тектерелеп, кара төстәге портфель, әлифба китабы, дәфтәр, кара савыты, корыч, унберенче номерлы каләм сатып алынды. Ләкин, ни үкенеч, мәктәп мин хыялланган урын булып чыкмады. Без көткән Зилә апа күренмәде, шул җәйдән соң, аның язмышы миңа караңгы.
Безнең укытучы Сабира исемле хатын булып чыкты. 1957 елның 1 сентябре якшәмбе көненә туры килде. Көн кояшлы, искиткеч матур. Безне кара төстәге парталар артына, парлап утырттылар. Мин Хәниф белән ишек ягы рәтенең иң алгы партасына утырдым. Ул көнне дәфтәрләребезгә таякчыклар сыздыргач, дәрес тәмам булды. Икенче көнне: «Бишледән ким булмас», – дип, Хәниф белән мәктәпкә йөгердек. Чөнки һәр таякчык бик тә тырышып-көчәнеп, барлык осталыкны җигеп, үзенчә бер тирән ярату белән язылган иде. Алар, безнең өчен белем чишмәсенә юл ярып, олы тормышка алып чыгачак, бәхетле киләчәккә белем ачкычларын кулыбызга тапшырырга тиешле таякчыклар иде.
Менә дәрес башланды, дәфтәрләр өләшенде. Калтыраган бармакларым белән беренче битне ачып, дөньяның ачысын татыдым. Өстемә бакча башындагы Ильяс тавы ишелеп төшсә дә, болай авыр булмас иде. Олы гына итеп кызыл кара белән башын җигүле атныкыдай итеп төшерелгән «икеле» билгесе миңа карап тора. Ул менә-менә кешнәп җибәрер төсле. Югыйсә, бөтен җаным белән тырышып сызган беренче таякчыкларым иде. 68 ел гомер узган, әмма мин башы түгәрәкләнеп, койрыгы дулкынланып торган бу «икеле»не оныта алмыйм. Күп вакытлар узган, күп сулар аккан. Ә «икеле», һаман да миңа карап, рухымны кимсетергә, миннән көләргә теләп карап тора. Йа Хода, ни өчен гөнаһсыз баланы кайгы утларына салдың?!
Хәнифкә «өчле» куелган булып чыкты. Аның әллә ни исе китмәде. Беренчедән, «өчле» – ул «икеле» түгел. Икенчедән, аларның гаиләсендә балалар безнекенә караганда да күп, һәм шунлыктандырмы, алар бик әрсез. Шушы «икеле», минем җиде яшьлек гомеремнең күкрәгендә янып, җанымны җылытып торган шәмемнең иң яктысын сүндергән булып чыкты. Дөрес, укырга өйрәнгәч, мәктәп, аннан соң авыл клубындагы китапларны тиз арада укып бетердем. Хәтта И.В.Сталинның «Cайланма әсәрләре»н, институтта белем алган апамның «Судебная медицина», «Акушерство» китапларын, колхозда бухгалтер апам алып кайткан «Умартачылык» журналларын, кыскасы, хәрефләре булса, бер кәгазь кисәген дә укымыйча калдырмый идем. Үсеп җиткәч, аеруча командировкаларга йөргәндә, кайда гына күрсәм дә, китап сатып алдым.
БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ КӨНЕ КИЛЕП ҖИТТЕ
Кабат 1 сентябрь – Белем бәйрәме көне килеп җитте. Быел Татарстанда җиде яше тулган 49 мең тирәсе малай һәм кыз мәктәпкә керде. Бу балалар арасында татар теллеләр ел саен кими. Ә русларга әнә шул үз ана телләрен югалтучылар кушылганлыктан, аларның югалтулары әлегә бик сизелми. Әмма илдә халык санының зур темплар белән кимеп баруын алар да берничә елдан сизәчәк. Ләкин бик соң булуы мөмкин. Хәзергә әле Татарстандагы мәктәпләрдә 521 мең бала белем алыр дип көтелә. Республикада гомуми белем бирү мәктәпләре, гимназия, лицей, шәхси мәктәпләрнең барысын бергә санаганда, 1397 уку йорты исәпләнә. Бу сан узган уку елында 1408 иде. Соңгы өч елда татарча белем бирүче 19 мәктәп ябылган. Иң аянычлысы – балалар саны кими. Икенчедән, 2 мең чамасы укытучы җитми.
Без мәктәптә укыган чорда укытучылар иң хөрмәтле затлар исәбеннән саналды. Заманына күрә лаеклы хезмәт хакы алып, хәтта авыл җирендә малтуар асрамыйча яшәделәр. Ә хәзер инде укытучыларның ул заманга хас абруйлары бик нык кимеде. Ялгышмасам, узган уку елында укытучыларның уртача хезмәт хакы 51191 сум гына тәшкил иткән. Шул ук вакытта Мәскәү кебек зур шәһәрләрдә хезмәт хакы безнең республикадагыга караганда ике мәртәбәгә артыграк.
Безнең укытучылар ала торган хезмәт хакы күпме, әллә азмы? Бу юлларны укучы кешеләр җавапны үз кесәләренә карап чамалаячак. Мәсәлән, танышларым, дин юлында йөреп, лаеклы ялга чыкты, бүген 15 мең пенсия алып яшиләр. Алар күзлегеннән караганда, укытучының хезмәт хакы ярыйсы гына, җитәрлек. Ә аена 200-500 мең сум керем алучыларның фикере буенча – бик аз. Чынбарлыкта кешенең акча кеременә ничек итеп бәя бирергә? Мисал өчен яшь, хезмәт юлын башлаучы укытучы егетне алыйк. Мәктәп аңа 25 мең сум күләмендә хезмәт хакы гарантияли. Узган ел аларга 2,5 мең сум өстәмә бирелгән иде. Быел 10 мең сум итеп үзгәртелгән.
Әйе, өстәмә сәгатьләр, түгәрәкләр алып барып, тора-бара эш стажы да туплап, бу мөгаллим ипилек-тозлык эшләргә мөмкин. Укытучы булырга укыган студент, диплом алгач, әгәр акчалырак эш тапса, ни өчен мәктәптә көч түгәргә тиеш? Дөрес, анда торак мәсьәләсен хәл итү өчен социаль ипотека алу мөмкинлеге бар. Әмма хезмәт хакының чагыштырмача түбән булуы укытучының абруена тискәре йогынты ясамый калмый. Шулай итеп, укытучы һөнәренең яшь белгечләрне үз ягына тарту көче күзгә күренеп кими.
Республика мәктәпләренә 344 математика, 334 рус теле, 300 башлангыч сыйныф (һ.б.) укытучысы җитмәү факты – илдәге сәясәтнең ачы җимеше. Нәтиҗәдә, тагын бик күп өлкәләрдә югары белемле белгечләргә кытлык бар. Шулар арасында 23 мең табиб җитмәве – илдәге медицинаның түбән дәрәҗәдә булына сәбәпче. Бик күп кеше авырулардан кырыла. Уйлап кына карагыз: 1905 елның 1 гыйнварына Россиядә 143 980 100 кеше яшәгән. Ялгышмасам, бүген илебездә халык саны 140 миллионнан артмыйдыр шикелле. Бу уңайдан өч сорау туа. Без кая барабыз? Безне кем алып бара? Ни өчен?
БЕРНӘРСӘ ДӘ КОМАЧАУЛАМЫЙ ИКӘН
Аңлагансыздыр дип уйлыйм: әлеге юлларны язучы – совет мәктәбендә укып, шул чорда югары белем алган кеше. Үземне хәзерге заман укучылары белән чагыштырам. Безнең төшебезгә дә кермәгән дәфтәр, ручка, сумка, кием-салым, мәктәптә ашау, компьютерлар... Исең-акылың китәр. Чагыштыр, укучым: сыйныфташларым Бәйрәмгали белән Корбангали 1 сентябрьгә әниләре иске чүпрәктән тегеп биргән букча белән килгән иде. Минем сумкада – тал чыбыгыннан кисеп ясалган ун таякчык. Сугыш башланган 1941 елда апам Сания, укытучылары булмаганлыктан, I сыйныфка бара алмаган. 1942 елда әз-мәз хәреф таныган хатын укытып, апамнар хәрефләрне өйрәнеп бетерә алмаганлыктан, II сыйныфка күчә алмыйча кала. Бу – Саба районындагы Икшермә мәктәбе.
Мин башлангыч сыйныфта укыганда мәктәп ишегалдында бер сарай бар иде. Эчендә түшәм биеклегендә иске парталар өелгән. Әнә шул парталар арасында Икшермәдән 9 километр ераклыктагы Чәбия-Чүрчи авылыннан V сыйныфка укырга йөргән булачак академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин яңгырлы көннәрдә кунып кала торган була. Күрәсездер, белем бирүчеләр һәм аны алырга теләүчеләр булганда, бернәрсә дә комачауламый икән. Сугышка кадәр, сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда укытучылар җитми. Халык искиткеч надан чор. Чөнки белемле, акыллы һәм тормышта уңышка ирешкән кешеләр 1917 елгы революция вакытында да һәм 30нчы елларда да «халык дошманы» гаебе белән юк ителә. Бөек Ватан сугышы кырларында укытучыларның күпләре мәңгелеккә ятып кала. Ничарадан-бичара, дүрт сыйныф белеме булганнар укытучы булып эшли. Ә инде җиде еллык белеме булган бала өлкән классларда укыта. Шундый шартларда да Совет илен бар дөньяда танытачак, алга киткән дәүләтләр арасына алып барган көч барлыкка килә. Укыту системасының камиллеге нәтиҗәсендә галимнәр, интеллигенция вәкилләре тарих битләрендәге мактаулы урыннарны биләп тора.
УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ ҺӘМ БДИ
Ә хәзерге заманда ни өчен балаларыбызның «белем гранитын кимерергә» теше үтми? Күбесенә, укытудагы совет системасы бетерелеп, укучыларга, аеруча өлкән сыйныфларда Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) форматындагы имтиханнарга әзерлек кертелүе сәбәп.
БДИ (ЕГЭ) беренчеләрдән булып, 1930 елларда Америкада, гади гаиләләрдән чыккан сәләтле балаларның Гарвард университетына керә алуын тәэмин итү йөзеннән кулланыла. Инде искергән, хәзерге заман үсеше өчен файдасызга әйләнгән БДИ тора-бара Америкада бетерелә. Аның урынына укучының белемен бәяләүче тестлар кулланыла. Алар укучы теләгән көннәрдә уза. Уңышсызлыкка очраганда, бер ел эчендә 7 тапкыр тест узарга мөмкин. Күп булса, балаларның әтиәниләренә 60-70 доллар түләргә генә кирәк.
Безнең илдәге укыту программасы әнә шул БДИ сорауларына җавап ятлау формасында алып барыла. Укучыларның баш мие, уйлау сәләтен югалтып, роботларга хас рәвешкә килә. БДИ яклылар аның файдасын укырга кергәндә документларны берьюлы 5 уку йортына тапшырып булуда күрә. Әмма бала, әйтик, табиб булырга теләсә, документларын шунда тапшырырга тиеш. Ә ул документларының күчермәсен, мәсәлән, педагогика факультетына да тапшыра. Нәтиҗәдә, укытучы дипломы булып та, мәктәптә эшләмәүче белгечләр, югары белемле ишегалды себерүчеләр барлыкка килә. Өстәвенә, БДИдан курку балаларны, аларның әти-әниләрендә стресс, психик тайпылуларны китереп чыгара. Әнә шул курку хисе үз акчасына, БДИ имтиханнарына әзерләүче репетиторларны ялларга мәҗбүр итә. Ә безнең заманда имтихан буласы көн алдыннан консультация генә уздырыла иде. Инде бер дә булмаса, атаңның чалбар каешы барлык репетиторларны алмаштырды. Ул елларда балалары югары уку йортына кергән әти-әни ул уку йорты ишегенең кайсы якка ачылганын да белмичә яшәде.
ХӘЕРЛЕ ЮЛ, УКЫТУЧЫ АПА ҺӘМ АБЫЙЛАР!
Бу тема бик катлаулы. Бер кыска язма аша уку-укытуның барлык нечкәлекләрен аңлатып бетерү – мөмкин булмаслык хәл.
Бүгенге белем бирүнең заман таләпләренә туры килүе, бала күңеленә дөрес юл табып, укытучы хезмәтен илдәге иң абруйлылар исемлегенә кертеп, хезмәт хакларының да тиешле югарылыкта булуын тәэмин итү – илебезнең, анда яшәүче халыкларның язмышларын билгеләячәк. Ә укытучылар – киләчәк буыннарны җитәкләп баручылар. Алар – юлдаш, алар – юл күрсәтүчеләр. Хәерле юл Сезгә, укытучы апа һәм абыйлар!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА