Журнал «Безнең мирас»

Татар дәүләт филармониясе бакчасында Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салдылар

🏷 Admin

21 майда Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында профессиональ татар эстрадасына нигез салучы җырчы Рәшит Ваһапов истәлегенә багышланган «Ваһапов фестивале» лауреатлары концерты узды, – дип яза «Татар-информ». – Концерт Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте, быел җырчының тууына 117 ел тулды. Искә алу тантанасын Рәшит Ваһапов исемендәге фонд һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан оештырды.

Чарага килгән кунакларны Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов сәламләде.

«Безнең каршыбызда Рәшит Ваһаповның мәһабәт һәйкәле. Рәшит Ваһаповның сынын гәүдәләндергән һәйкәлләр, бюстлар башка төбәкләрдә дә бар һәм тагын берничәсе әле әзерләнә. Рәшит Ваһаповка багышлап поэмалар, шигырьләр, романнар языла. Казанның 171 мәктәбендә аның музее эшли. Димәк ул безнең мәгариф, тәрбия системасына да тәэсир иткән шәхес. Еллар үткән саен Рәшит Ваһаповның татар җыр сәнгатенә генә түгел, татар мәдәниятенең барлык өлкәләренә дә йогынтысы артканнан арта дигән сүз. Бу тагын бер тапкыр җырчының бөеклеген, зурлыгын раслый», – диде ул.

Тантана Филармония бакчасында «Ваһапов фестивале» лауреатлары концерты белән дәвам итте.

 

Зөлфия Шәвәлиева

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

 

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру