Оренбург театры гастрольләре, яки Тамырларга кайту

М.Фәйзи театры коллективы «Каргалы егете» спектакленнән соң. Уртада утырганнар – режиссер Рөстәм Абдуллаев һәм пьеса авторы Павел Рыков.
Г.Камал театры яңа бинага күчкәч, читтәге татар театрларыннан беренче булып Оренбургның М.Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театры гастрольгә килде. Быел бу коллектив ике зур юбилейны – Оренбургта театр хәрәкәте кузгалуның – 120 һәм М.Фәйзи театрының 35 еллыгын билгеләп үтә.
Оренбург – ерак гасырлардан бирле милләттәшләребез яшәгән төбәк. XVIII гасыр урталарында биредә Батырша исеме белән танылган Габдулла Галиев дин һәм милләт азатлыгы өчен халыкны кузгатып баш күтәргән. Пугачевка ияреп меңләгән татар азатлык өчен көрәштә шәһид киткән төбәк ул. Риза Фәхретдин, Фатих Кәрими, Сәгыйть Рәмиев, Сәгыйть Сүнчәләй, Дәрдемәнд һ.б. зыялыларыбыз дөрләткән мәгърифәт учагы да ул Оренбург. XIX йөз ахыры – XX башында бу төбәктә зур-зур байларыбыз үсеп чыккан. Өч бертуган Әхмәт, Гани, Мәхмүт Хөсәеновлар гына да ни тора! Алар акчасына Оренбургта мәчет-мәдрәсәләр калыккан, газета, китаплар бастырылган. «Хөсәения» мәдрәсәсенең даны еракларга таралган. Татар байлары җитештерелгән товарлар Россия, Урта Азиядә генә түгел, чит илләрдә дә югары бәяләнгән. Риза Фәхретдин җитәкчелегендә нәшер ителгән «Шура» журналында, Фатих Кәрими җитәкләгән «Вакыт» газетасында милли зыялыларыбыз каләмнәрен чарлаган. 1906 елда биредә беренче милли китапханә ачылган.
Театр хәрәкәтендә Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсе шәкертләре күпләп катнаша. Шуларның иң танылганы – Ильяс Кудашев-Ашказарский. Ләкин 1905 елда ук әзерләнгән беренче тамашаны яңалыктан курыккан дин эшлеклеләре һәм татарның көчәеп китүеннән өркегән губернатор шымчылары өзә. Шуңа да карамастан, Оренбургта милли театр хәрәкәтен 1905 елдан саный башлыйлар. Оренбург милли театры тарихына кергән тагын бер шәхес – Вәли Фатыйхов. Сабир Кудашев-Гаспринский җитәкчелегендә оешкан «Шәрык» театр труппасына килеп, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильскаялар белән бер сәхнәдә уйный-уйный һәм Мәскәүдә Станиславский һәм Немирович-Данченко классында укып кайтканнан соң, ул үзе тамашалар сәхнәләштерер дәрәҗәдә өлгереп җитә, үзе үк пьесалар яза, театрның сәнгать җитәкчесе һәм директоры була.

«Сагынган чакларымда...» спектаклендә Элиза Яхина һәм Рәзифә Хәйруллина
Бөек Ватан сугышыннан соң, берникадәр вакыт ябылып торган театр Вәли Фатыйхов тырышлыгы белән кабат торгызыла. Бүген исә театр репертуарында Шекспир, Мольер кебек дөньякүләм танылган авторларның әсәрләре, Пушкин, Островский һ.б. рус классиклары буенча куелган спектакльләр, Чыңгыз Айтматов, Мирхәйдәр Фәйзи, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин һ.б. милли драматургия җәүһәрләре, Үзәер Һаҗибәковның «Аршин мал алан»ы һәм тагын күпләгән җитди әзерлек таләп итә торган тамашалар бар. Якташлары совет дипломаты, беренчеләрдән булып Советлар Союзы һәм гарәп илләре арасында дуслык урнаштырган, 1937 елда репрессия «иттарткычына» эләгеп юк ителгән гаять укымышлы, зыялы Кәрим Хәкимов турында «Кызыл паша» спектакле иҗат итүләре Оренбург театрының һәм аң, һәм сәләт яңыннан югары үсеш дәрәҗәсен күрсәтә түгелме?! Театрның сәнгать җитәкчесе – Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев.
«САГЫНГАН ЧАКЛАРЫМДА...»
Казанда Оренбург театры Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча куелган «Сагынган чакларымда...» спектаклен (10+) күрсәтте. Спектакль 1935-1945 еллар вакыйгаларын үз эченә ала. Бу ун елда нинди генә хәлләр булмаган! Муллаларыбызны, аларның нәселләрен, үз тырышлыклары белән таза-мул хуҗалыклар корып яшәүчеләрне Себергә сөрүләр. Бу ачы көннәрне Мәрзиягә дә күрергә язган. Мулла кызы бит. Авылның беренче чибәре. Хәмит аңа күз төшереп йөрсә дә, Мәрзия Нигъмәтне сайлый. Шуңа күрә кызыллар властька килгәч, авыл активисты буларак зур кодрәткә ия Хәмит бу матур пардан аеруча тырышып үчен ала. Бер керүендә соңгы сыерны да ияртеп чыгып китә, ике балалары бар дип тормый. Малкайны күршедәге Гөлсем белән Касыймга бирәләр. Тик яңа ихатада яшәп китә алмый бахыр. Бер көнне үгез сөзгәннән соң, озак тормыйча җан бирә. Әллә инде Гөлсем белән Касыймга Мәрзиянең рәнҗеше төшә – ике нәни баласы шыткан бодай ашап үлә. Үпкә чиреннән Касыймы мәңгелеккә күзләрен йома. Бөек Ватан сугышына алынган Әүһәт улының үле хәбәре килә. Ул буын ниләр генә күрмәгән! Кызарып пешкән җиләк сыман сылу кызларын эшкә алып киткәннәр. Чиргә сабышып күпмесе әйләнеп кайтмаган. Никадәресе мөселманча түгел, рус зиратында җирләнгән. Үлеп котылганнар бәхетлерәктер, бәлки. Әнә, Сәлимәнең сусыл чәчәк кебек кызын бригадир көчләп харап иткән... Ә авылда Хәмит кебекләр котырына, ирләре шахталарда, фронтта булудан файдаланып калмакчы, һәр хатынның түшәгенә елан кебек шуышып керү ягын карый. Хәмитне үз нәфесе харап итә, дөресрәге, бәдбәхетнең башына Мәрзиянең кызы ирдәүкә Шаһидә җитә... Шушы хәлләрне башыннан кичергәндә, олыгайган Шаһидә яшьлеген сагына. Ачлы-туклы булса да. Мәсхәрәләү, нахакка җәберләүләр күңелендә онытылмаслык тирән эз калдырса да. Әнә, улы хуҗалыгында соңгы мал булып калган сыерын сатарга дип кайткан. Хәмитләр сөтлебикәләрен өйдән алып чыгып киткәндә ярты үлгән иде Шаһидә. Ә хәзер үзе малкайны сатарга ризалыгын бирә. Япа-ялгыз нишләр, ничек яшәр? Исән булсам, балаларымны сөттән өзмәм, дигән иде бит. Үз сүзенә үзе хыянәт итә ләбаса! Таш калага күчкән баласы сөттән баш таркач, нишләсен? Үлән, әрем исе килә, имеш. Ачысын-төчесен татыганнарга әремнән дә бал тәме килгәнен аңламый ул... Шаһидәнең малкай белән аерылышуга йөрәге түзми. Сыер итеп үстерергә дип Сабирадан бозау ала!

«Каргалы егете»ндә өч бертуган Хөсәеновларны уйнаучы Артем Әхмәдов, Илдар Байменов, Артур Хәбибуллин һәм Наҗия Байменова.
Зур вакыт аралыгын, тирән мәгънәне үз эченә алган, ил күләмендә әһәмиятле проблемалар күтәргән роман-эпопеяга тиң әсәрне режиссер Булат Бәдриев сәхнәләштергән. Рәссамы – Иршат Азиханов, композиторы – Илшат Яхин. Совет заманында төшерелгән фильмнарда 1930 еллардагы ил тормышын, Бөек Ватан сугышы белән бәйле вакыйгаларның нигездә бер яклы пафослы сурәтләнүен күңелебезгә сеңдереп яшәгәнбез. Шөкер, безнең сәхнәләребездә дә колхозлашу нинди корбаннар бәрабәренә уздырылганын, сугышта җиңү өчен фронттагылар гына түгел, тыл хезмәтчәннәре нинди зур бәя түләгәнен, аерым бер бәндәләрнең властьтан файдаланып халыкны ничек изгәнен тасвирлаган спектакльләр күренгәли. Искәндәр Сираҗи әсәре буенча Буада куелган «Тәүбә», Булат Сәлахов әсәре буенча Чаллы театрында сәхнәләштерелгән «Яратылмый калган ярлар», мәсәлән, шундый әсәрләрдән.
Авыл халкының, нинди генә хәсрәт килсә дә, ярдәмләшеп яшәү гадәтеннән ваз кичмәвен күреп сөенәсең. Күрше хакы – Тәңре хакы, диләр. Соңгы сыерының күрше абзарында сагынып мөгрәгәнен ишетсә дә, яңа хуҗалары тиешенчә карамаганга малкае үлеп китсә дә, Мәрзия күршедәге Гөлсем белән Касыймга үч-нәфрәт сакламый. Касыймның да, заман тынычланып, комнар утыргач, сыерны кире хуҗаларына кертеп бирү булган нияте. Спектакльдә заман да, сыер да, власть та түгел, алгы планга кеше үзе чыга.
«КАРГАЛЫ ЕГЕТЕ»
Икенче кичне исә театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев Оренбург Татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме һәм Оренбург өлкәсе Төбәк һәм мәгълүмат сәясәте министрлыгының грантына куйган «Каргалы егете» спектаклен (12+) күрсәттеләр. Оренбургта үз заманында атаклы сәүдәгәрләр өч туган Әхмәт, Гани һәм Мәхмүт Хөсәеновларга багышланган әсәрне Фәрит Зөбәеров язган. Татарчага Ркаил Зәйдулла тәрҗемә икән. Пьеса авторы – Павел Рыков.

«Каргалы егете»ндә Марсель Рәхмәтуллин һәм Гөлгенә Алимова. /Фотолар – М.Фәйзи исемендәге театрның матбугат хезмәте
Ни өчен Хөсәеновлармы? Чөнки XIX йөз ахыры – XX гасыр башында алар иң зур татар байларыннан була. «Хөсәеновлар сәүдә йортының капиталы 1,2 миллион сумнан да артып китә. Хөсәеновлар казах өлкәләре, Урта Азия белән сәүдә алып бара. Казан, Түбән Новгород, Мәскәүдә сәүдә вәкиллекләре һәм кибетләре була», – дип язган Ф.Рәшитов «Татар халкы тарихы» китабында. «Беренче нәшриятне Оренбургта Гыйльман Кәримов оештыра. Ул үлгәч эше улы Фатих Кәримигә күчә. Озакламый оештырылган «Кәримов, Хөсәенов һәм Ко» 1914 елдан башлап Оренбургның бөтен татар һәм рус матбугатын бастыра. 1901-1917 елда 384 исемдәге татар китабы нәшер итә. Гомуми тиражы – 1 миллион данә. Берлекнең үз китап сату кибете була», – дип татар байларының милли алгарышка ничек ярдәм иткәннәрен шәрехләп үткән галим. Дин, мәгариф алгарышы өчен башкарган эшләре дә байтак. Өч катлы «Хөсәения» мәдрәсәсе салдырып яңа ысул белән, рус, чит телләрне, дөньяви фәннәрне укыту, хатын-кызлар өчен уку курслары ачу, Россиянең төрле шәһәрләрендә дистәләгән мәчет-мәдрәсә төзетү, чит илләрдә татар егетләрен укытып кайтару дисеңме... Ни кызганыч, революциядән соң Хөсәеновлар тырышлыгы белән салынган күп биналар тартып алына. Бүген аларның күбесе татар милләтенә кайтарылмыйча, анда төрле дәүләт оешмалары урнаша.
Бүген бу хәлләрне искә алу нигә кирәкме? Оренбургта татарларның килмешәк булмыйча, борын-борыннан җир җимертеп яшәгәнен бүтән кавемнәр белеп торсын өчен. Бүгенге байларыбыз исә Хөсәеновлардан үрнәк алып милләтне, ана телебезне йотылудан коткару, динебезне ныгыту юлында акчаларын сарыф итсен, дигән ният белән дә сәхнәләштерелә мондый спектакльләр. Байлыкларының зурлыгы белән Хөсәеновларга тиң байларыбыз бүген дә бар. Әмма ни кызганыч, аларның күбесе милләт гамен гамьли белми. Байтагы корсак, нәфес колы булып гамьсез вә битараф яши бирә. Хөсәеновлардан күрмеш, алар да милли мәктәпләр ачса, газета-журналлар нәшер итсә, мәчетләр салдырса, үткән гасыр башындагы ише татар күгендә кабат зур булып кояш чыгар иде, мөгаен.
Бу ике спектакльне карап кына да Оренбург Татар дәүләт драма театрының драматург Мирхәйдәр Фәйзинең исемен данлап, тирән, мәгънәле, кинаяле әсәрләр иҗат итүе ачык күренә. Бу ике тамашада бөтен труппа диярлек катнаша. Һәрберсенең исемен аерым әйтмичә, бөтенесенең бергә матур ансамбль булып укмашып тәэсирле образлар иҗат итүен билгеләп үтмичә мөмкин түгел.

«Каргалы егете»ннән бер күренеш.
ТАМЫРЛАРГА КАЙТУ
Башкалары үпкәләмәс, ләкин бер исемгә аерым тукталмыйча мөмкин түгел. Хөсәеновларның мәдрәсәләрдә заманча уку ысулы кертүе турында югарыда әйтелгән иде. «Хөсәения» мәдрәсәсендә генә түгел, рус теле, дөньяви фәннәрне укыту гадәте бүтән байларыбыз ачкан уку йортларында да күзәтелә. Тарихтан билгеле булганча, бу чор, гомумән, руска, Европага таба борылу белән истәлекле. Руслашу тамыр җәйгән саен, «иске гадәтләрдән» көлү, арынырга тырышу көчәя. Шулай акрынлап диннән читләшкәнбездер дә, бәлки. Дин, гореф-гадәт югалу, аларны рус гадәтләре алыштыруның ачы нәтиҗәләрен исә бүген ачык күрәбез. Катнаш никахларда, ана телебезнең кулланыш даирәсе кысылганнан-кысыла баруда күренә ул.
Боларны ни өчен яздыкмы? Театрда бер яшь кенә артист белән танышырга насыйп әйләде. Исеме Артем. Фамилиясе Әхмәдов. Театрга килгәнче ул аерым сүзләр белсә дә, җөмлә төзеп татарча сөйләшә алмаган. Егетне ничек гаеплисең? Бер әбисе татар, икенчесе марҗа булгач. Шуңа өстәп үзбәк, таҗик каннары катышкан. Оренбург өлкәсе Новосергиевка авылында туып-үскән ул. Бик тә театр артисты буласы килгәч, мәктәпне тәмамлауга укырга кермәкче булган, әмма әдәбияттан имтиханның бирелмәгәнлеге белән сәнгать институтына эләкми калган. Янәшәдә генә филологлар укый. Киткән шунда. Уку барышында исә театрларга йөрергә гадәтләнгән. Бигрәк тә татар театрына җаны тарткан егетнең. Югарыда тасвирланган «Сагынган чакларымда» спектаклен карагач исә егет катгый карарга килгән. «Мин татар телен өйрәнергә тиеш», – дип, үз алдына максат куеп, татар сәхнәсендә уйнау турында хыяллана башлаган. Шуннан соң егет М.Фәйзи театрының бер спектаклен дә калдырмыйча йөри торгач, труппадагы кайбер артистның театр белеме булмавын белеп алган. Һәм күңеленең бер читендә, мине дә алмаслармы икән, дигән өмет туган. Алганнар! Һәм оттырмаганнар! «Каргалы егете»ндә ул Әхмәт Хөсәеновның яшь чагын уйнады. Аның терелеген, сөйкемлелеген күрсәгез! Татарча исә ул кайбер Казан театрлары артистларыннан да көйлерәк сөйләшә! (Әйтүенә караганда, Артемга сәхнәдәше Рәзифә Хәйруллина бик ярдәм итә).
Менә шулай, кайчандыр руска, Европага таба борылган булсак, бүген милләт уллары мең киртәләр аша тамырларына кайтырга ашкына. Афәрин, Артем! Афәрин, Мирхәйдәр Фәйзи театры!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА