Шагыйрә, укытучы, тәрбияче Надия Вәлиева исеме әдәбият сөючеләргә яхшы таныш, дип уйлыйм. Бигрәк тә аның соңгы еллардагы иҗади активлыгы таң калдыра.

Быел ТР Фәннәр академиясе нәшриятында Надия Вәлиеваның «Чапма, гомер!» (12+) китабы дөнья күрде.
Ул Әтнә районында дөньяга килгән, Казан дәүләт педагогика институтында белем алган, лаеклы ялга чыкканчы, Удмуртиядәге Можга шәһәренең 1 нче мәктәбендә мөгаллимлек иткән, татар теле укыткан, социаль педагог вазифасын башкарган. 2010 елдан бүгенге көнгә кадәр Казан шәһәренең 168 нче балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшли.
Нәкъ менә Казанга кайту аны иҗади яктан үстереп җибәрде, дип саныйм, чөнки башкалабызның тарихи тарту көче белән бергә, илебез әдәбияты белән бәйләнешләре дә көчле һәм тирән бит. Аннары Надия ханым туып үскән, саф татар районы саналган Әтнә төбәге дә тарихи шәхесләре белән дан тота. Дөньякүләм билгеле дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани, халык шагыйрьләре Сибгат Хәким белән Лена Шагыйрьҗан, билгеле каләм ияләре Нәҗип Мадьяров, Самат Шакир, Радик Фәизов, Хәкимҗан Халиков, Фирая Зыятдинова һ.б. исемнәрен атау да җитә. Әдәбиятка мәхәббәт туган төбәкнең һавасы, урман-кырлары, чишмә сулары ярдәмендә формалаша.
Надия Вәлиеваның «Чапма, гомер!» (ТР Фәннәр академиясе нәшрияты, 2026) яңа китабы балачак истәлекләренә багышланган парчалары белән ачыла. Биредә ул нәсел шәҗәрәсен барлый, әти-әнисен сагынып искә ала, туган авылы Мокшының гүзәл табигатенә, киң күңелле кешеләренә тукталып уза, һәммәсен дә җентекләп, әдәби детальләр ярдәмендә зәвык белән тасвирлый. Ул чордагы авыл тормышының матурлыгы, сала кешеләренең дус-тату булып, туганнарча бер-берсенә ярдәм итеп яшәве күңелдә якты тойгылар тудыра, күңел түрендә сакланган хатирәләрне уята. Туган йорт, туган нигез, туган туфрак кебек изге төшенчәләрне олылау турыдан-туры каләм иясенең күңел байлыгын, ихласлыгын ассызыклый. Әлбәттә истәлекләр җыр-моң белән үрелеп бара.
Китапның икенче өлеше шигырьләрдән гыйбарәт. Мөгаллимнәргә хас төгәллек белән, автор аларны темаларга берләштергән: «Туган ил, туган як, туганнарыма», «Милли аң, Ана телебез, замана», «Яшьлек, мәхәббәт, шигърият, табигать», «Дин, гомер, фәлсәфә», «Әниләргә, балалар өчен».
Каләм иясе туган төбәген югары күтәрә, данлый, аның белән горурлана. Туган ягының җиле дә күңелендә искиткеч матур шигырь юллары уята:
Битем сиңа орынуга
Чәчкәйләрем сибелә.
Елга бер күрешү тигәч,
Үзәкләрем өзелә.
(«Туган як җиле»)
Туганлык хисләре, балачакны һәм яшьлекне сагыну, ана белән бала мөнәсәбәтләре Надия Вәлиева шигъриятенең үзәгендә ята.
Көтәм әнине төшемдә:
Таңда, сак кына.
Нигә килми? Никләр күрмим?
Керфек – чык кына.
(«Керче, әни, төшләремә»)
Ул, татар халкының бөеклеген, татар теленең борынгылыгын тойган хәлдә, йокыга киткән татарны, милли хисләрне уятырга теләп, оран сала:
Бу кычкыру – һич әкият түгел!
Ишетергә телим бер җавап!
Сорау – гади, гадел:
– Әй милләтем!
Күпме яшик җаныбыз сыкрап?
(«Кычкырасы килә»)
Шагыйрәнең тойгылары ел фасыллары белән үрелеп, үзенчәлекле образлар тудыра. Ел фасылларының гомер фасыллары белән тәңгәл икәнлеген аңлыйсың.
Көзгә керәм...
Табигатьнең, әнә,
ихлас матур, ихлас бай чагы.
Күз күреме җитмәс иркенлекләр
ашлы-сыйлы, тәмле, аһәңле.
(«Көзгә керәм»)
Фани дөньяны чолгап алган әшәкелеккә, явызлыкка, кешелексезлеккә, намуссызлыкка каршы Иман куела:
Акчага төренгән бар нәрсә.
Терәлгән, атламый аршын да.
Көч сорыйм сөюем җимеше
Балалар – намусым каршында.
(«Минем теләк»)
Надия Вәлиева иҗаты – бай, якты, миһербанлы, җылы. Караңгы төн уртасында янган учак кебек. Әйдәгез, шул яктылык янына җыелыйк, каләм иясенең җан авазына колак салыйк. Чапмый торсын әле бу гомер, вакыт атлары бераз тизлеген киметсен!
Гомерем – мәхәббәтле!
Яшәүләре – могҗиза!
Еллардан гомер үреп,
Тәпиләргә мең риза.
...Кабатлап әйтәм: Чапма
Агымсу-дәрьяларга.
Җырларым, терәк булыгыз
Мәңгелеккә барганда…
(«Чапма, гомер!»)
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала