«Илемдә һава торышы һәрвакыт аяз булсын!»

М.Захаров фотосы
21 октябрьдә Казанда Татарстан Язучылар берлеге бинасында Рүзәл Мөхәммәтшинның «Таш» спектакль-поэмасы премьерасы узды. Сәхнәдә – автор үзе һәм замандаш шагыйрьләр. Алар ярдәме белән сүз – гамәлгә, ә шигырь – тере кичерешкә әйләнде.
Рүзәл Мөхәммәтшинның «Таш» поэмасы нигезендә эшләнгән спектакль шагыйрьнең татар иҗади энергиясен сагынуы хисе белән сугарылган. Әсәрдә шагыйрь фикерләвенең тарихка һәм мәдәни кодларга тартылуы ачык күренә. Татар дәүләтчелеге нигезләре турында уйланып, бүгенге таркау дөнья сурәтен структуралаштыру өчен, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин Татар йортының, дәүләтенең нигез ташларын барларга омтыла.

«Таш» спектакленең иҗат төркеме (сулдан): саунд-дизайнер Ислам Вәлиев, ут рәссамы Ринат Газизов, Айрат Шамс, Гөлүсә Батталова, режиссер Нәфисә Исмәгыйлева, автор Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, проектның авторы һәм сәнгать җитәкчесе Ильяс Фәрхуллин, Йолдыз Миңнуллина, Рифат Сәлах./Ф.Вәлиева фотосы
Шагыйрьнең тарих, мәдәният һәм чор белән үзара мөнәсәбәтләре бу поэмада берничә символик мәгънәгә ия образлар аша ачыла (таш, дога, хыял, сарай, мәчет). Сүз остасы үзенең карашларын төрле хронотопларга мөрәҗәгать итеп ачарга теләгәне сизелә. Поэмага медитативлык, аңлы рәвештә әйтеп бетерелмәү, фрагментарлык хас. Поэма аерым шигырьләрдән тора, аларның исемнәре төп мәгънәне үстерергә ярдәм итә: «Келәү», «Таш», «Өйлә», «Җәмигъ мәчете», «Мәмләкәт», «Ызгыш», «Идегәй», «Йорт», «Чакма ташы», «Шәһитләр төрбәсе», «Түбә», «Балбал». Саунд-дизайнер (Ислам Вәлиев) шигырьләрнең исемнәрен йөрәк тибеше ритмында карта өстеннән чыгарса, бик шәп булыр иде. Фрагментарлык текстта синтаксис алымнарны файдаланып күрсәтелә – күп нокталылык белән ассызыклана. Сәхнәдә – пауза, лирик башлангыч риторик сорау аша үзен белдерә. Әсәрнең сюжеты туры юл белән бармый, шагыйрь бар кеше дә аңлый алмаган образлар кулланып мәгънәсен томанландыра.
Тарихның цикллылыгы поэмада боҗра композициясе аша тасвирлана.
Укучы Умай (борынгы төркиләрдә аеруча олыланучы алиһә, Тәңредән соң икенче урында тора, нәсел-ыруны яклаучы) һәм карт кам (борынгы төркиләрдә «дин әһеле», шаман) белән эпик рамада таныша. Мәҗүси чорда яшәгән безнең борынгы бабаларыбыз беренче төрки дәүләт төзегәндә үз язмышлары турында гына кайгыртмыйча, киләчәк буыннар турында да уйлаган. Борынгы кам үзенең догасында Илнең нигез ташларын билгеләгәндә Тәңредән җаннарга – маза (тынычлык), Илгә – иминлек тели. Теләкләренең соңгысына шагыйрь, синтаксис һәм интонация алымнарын оста файдалынып, аерым туктала:
– Илемдә
Һава торышы
Һәрвакыт аяз булсын! [1, 1 б.]
Тора-бара бу теләк әсәрнең фәлсәфи рефренына әйләнә.
Умай-ана күзе аша үткәреп, Рүзәл Мөхәммәтшин борынгы бабаларыбызның тормыш кыйммәтләрен ача: Илнең нигез ташларын салган кешеләр үзләре турында гына кайгырмыйча, киләчәк буыннар турында да кайгырып яшәгәннәр һәм Тәңредән Илләренә – иминлек, әүладларына көч һәм ныклык теләгәннәр. Менә бу изге дога әсәрдә тарихи көзге ролен уйный. Төрки-татар дәүләтенең һәрбер чоры бу изге догадагы кыйммәтләре аша бәяләнә.
Әсәрдә эпик һәм сатирик-аллегорик план бер-берсе белән үрелеп бара. Шагыйрь җанлы лирик герой иленең бүгенге хәләте белән килешә алмыйча, бу фаҗиганең эчке сәбәпләрен эзли, җан тынычлыгы табарга омтыла.
Әсәрнең хронотопы Бөек Болгар иле, Алтын Урда чоры, Казан ханлыгы, ТАССР, суверенитет чорларын үзенең эченә сыйдырган. Һәрбер чорны күзәткәндә шагыйрь карт кам токымы вәкилләренең ни дәрәҗәдә аның, ягъни камның изге догасына тугры булганын бәяли.
Геройның борынгы ташка абынуы сюжетны метафорик планга күчерә. Күңел күзе белән герой төрле чорларны йөреп чыга. Кам варисларына калган язмышның авырлыгын Рүзәл Мөхәммәтшин күктән яуган ташлы яңгыр аша тасвирлый. Интертекстуаль алым аша шагыйрь үз фикерен ныгыта. Рүзәл Мөхәммәтшин ике әдәби традициягә таяна. Әсәрнең композициясе рус шагыйре Осип Мандельштамның «Таш» исемле беренче шигырьләр җыентыгы белән аваздаш. Үзенең поэмасында Рүзәл Мөхәммәтшин яраткан шагыйре Һади Такташ образларына да мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, дөньяда гармония юкка чыгуын ул «Ак чәчәкләр»дәге йолдызларның ташка әйләнүе аркылы күрсәтә. Тарихи сюжетта таш – зур тарихи сынау мәгънәсендә шагыйрь тарафыннан кулланыла.
Лирик герой үз халкының тормыш тәртибен аңлату өчен борынгыдан килгән традицияләр белән таныштыра. Борынгы кешеләр күкне аяз тоту өчен ядә ташы кулланганнар. Бу ташны алар кеше өстәнә атмаганнар, табигать көчләренә таянып яшәгәннәр. Тарихи аңны ныгыту өчен борынгылар балбал ташларын уйлап чыгарганнар һәм, үз дәүләтләренең чикләрен билгеләп, аларны далага утырта башлаганнар. Таш балбаллар мемориаль, сакраль комплексларның бер өлеше булган, аларны бер территориядә яшәүче төрки халыкларның күп буыннары хөрмәт иткән. Вакыт узгач, ислам динен кабул иткәч, таркау халыкларны бердәм итү өчен борынгы кеше, рухны тәрбияләү өчен, таштан мәчетләр төзи башлаган. Әмма кеше табигатендәге кискен үзгәрешләр аркасында бу төзелеш борынгы кам варисларына көч һәм куәт бирмәгән.
Рүзәл Мөхәммәтшин бүгенге фаҗигагә китергән сәбәпләрне барлап чыга. Алтын Урда чорында ханнарның мин-минлеге таркаулыкка китергән: көчле дәүләтчелекне юкка чыгарган. Болгар ташларында сакланган риваять аша аксакаллар кистереп әйткән: «үз вакытында Туктамыш, Тимер һәм Идегәй исемле егетләр, ызгышу урынына, киресенчә, берләшә калса, Европа бүген татарча сөйләшер иде...». Поэманың лирик герое уфтанып: «Тарих шарт фигыльләрне өнәми», – дигән нәтиҗә ясый.
Болгар, Казан ханлыгы чорында варислар таштан шәһәрләр күтәргәннәр. Рухи көчне җыеп, яңа дәүләтчелек төзегәннәр. Болгар иле, Казан ханлыгы чорында таштан болгар-татар шәһәр мәдәнияте туган: мәдрәсәләр, мәчетләр, сарайлар.
Буйга басты ташлар,
Беркайчан да
Кире чүкмәс өчен буйга басты. [1, 5-6 б.]
Бу дәүләтчелекне Рүзәл Мөхәммәтшин чуерташ белән чагыштыра.
Казан ханлыгы чорында каза читтән килеп, «асыл, зыялы, кыю угыл-кызларын, нык ирләрен юкка чыгарган». Ташны комга әйләндергән көчләрне билгеләгәндә кеше табигатендә булган мин-минлеккә шагыйрь яңадан үз бәясен бирә, татарга беренче таш атучыларның татар булуын искәртә:
Дошманына атар ул,
Кашы-күзен ватар ул!
Дошманы кем? Татары!.. [1, 8 б.]
Лирик герой тирә-юньдә көчле деструктив энергетика баш булуы турында уйлана, һәм аның аяныч нәтиҗәләрен төртеп күрсәтә: «Мәһабәт биналардан хәрабәләр өеме калган».
Шулай итеп, балбал темасы тарихи нигез ташлары образларына әйләнә. Чит мәдәният, үз диварларын безнең җирдә төзегәндә, татарлар хәтерен юкка чыгару нияте белән, нигез ташларын үз нигезенә яшерә. Татар җаны кара язмыш аркасында таш булып ката. Бу чорны шагыйрь «тереләй каберенә кереп яткан төсле» дип чагыштыра. Ватаннарын юкка чыгарган чорда исән калганнарны Рүзәл Мөхәммәтшин чакматаш белән чагыштыра. Рухи көч татарларда таштан да нык булган, ди: алар бирешмәгән һәм үз диннәре аша, дәүләтчелеген югалтып та, бердәмлекне саклаганнар. Замандашлары, варислары өчен, нигез ташларына таянып, Рух әхрамын корганнар. Ул чорда яшәгән татарларның күңеле саф булган әле. Татар дәүләтчелек төзү хыялыннан баш тартмаган. Бу хыял вакыт елгасында шомарып, үзе зур авыр йөккә – ташка әйләнгән:
Тәкъдиребез сыман авыр ташны
Күтәрәбез Ирек тавына... [1, 12 б.]
Күк төркиләрнең варислары бу ташны тауга, көч җыеп, күтәргәндә, аны Күккә терәк булыр, дип өметләнгәннәр, әмма лирик герой бу авыр юлның эчке драмасын укучыларга ачып бирә:
Канатлары сынган хыял төсле
Таш ишелеп төшә яңадан [1, 12 б.]
Советлар чорындагы Татария, суверенитет чорындагы Татарстан Республикасы – бу таш-хыялның төрле кырыйлары.
Һәр буын, бу тауга менә алмыйча, үзе турында мирас итеп «Тау астында яткан таш калдыра». Вакыт узган саен бу таш комга әйләнә.
Рүзәл Мөхәммәтшин бөек татар тарихы комга әйләнгән варисларында төзү көче күпмегә сакланыр икән, диеп замандашлар алдында сорау куя. Шагыйрь төпле мисаллар китереп, тарихи аңга ия булган, мәдәниятле кешеләрдә генә бу көч сакланып калганын күрсәтә. Халык көтүгә әйләнсә, бу йөк астында аның җаны мүкләнеп юкка чыга.
Шагыйрьнең әсәрендә мәдәни универсализмга тартылу күзәтелә. Ахырда Алла тарафыннан төзелгән Җир шары Галәмдә очкан мүкле ташка әйләнә. Рүзәл Мөхәммәтшин, бу таш-йолдызның җаны сүнмәсен өчен, кеше үз җанының җылылыгын сакларга, аны, балкып, тирә-юньгә таратырга тиешлеген ассызыклый.
Поэма презентациясе Язучылар берлеге сәхнәсендә спектакль форматында тәкъдим ителде. Тамашаның режиссеры – Нәфисә Исмәгыйлева. Әлбәттә, мондый тарихи һәм аллегорик әсәрне сәхнәләштерү җиңел түгел. Тарихи план спектакль барышында бик оста итеп тасвирлана. Умай (Гөлүсә Батталова), кам (Айрат Шамс) образлары тарихи костюмнар, ритм, музыка, ут балкышларына таянып тамашачы алдында ышандыргыч итеп пәйда булдылар.
Нәтиҗәдә төп антитеза туа: кеше – язмыш сынаулары. Бу антитеза ике планда – гомуми һәм индивидуаль планда әсәрдә үстерелә. Борынгы бабаларыбызның бер-берсенә таш атып таркалу темасы (күк төркиләр, Аксак Тимер – Идегәй, Явыз Иван – татар байлары) һәм бүгенге битарафлык, икейөзлелек (чаг. Һ.Такташ, «Эшлиләр»). Бүгенге тормышның – идеалсыз булуы ачык итеп тасвирлана. Булган дәүләтчелекне җырлап-биеп юкка чыгару темасы әсәрдә аллегорик-сатирик планда бирелгән. Поэманың лирик хронотобы – шагыйрь юлы – гомуми пландагы төрки-татар дәүләтчелек тарихы белән үрелешеп бара. Финалда таш темасы хәтер темасына үсеп чыга. Казан ханлыгын яклаган шәһитләр истәлегенә куелган (?) таш, Җәмигъ мәчетенең нигез ташлары темасы – шагыйрьнең бүгенге көнебезгә биргән бәяләмәсе. Шагыйрь бүгенге «эшчеләр»нең көчсезлегенең төп сәбәпләре турында уйлана. Борынгы көзге чагылышында бүгенгебез бик вак күренә... Шагыйрь укучыларына төп сорау бирә: комга-тузанга әйләнгән ташлар эчендә киләчәктә төзү көче уянырмы икән? Әсәрдә бик күп рефреннар бар. Алар тарих темасын үстерергә ярдәм итәләр... Такташның «Дан! Доң!»ы Рүзәл Мөхәммәтшиндә «Бәрә! бәрә!»гә әйләнә... Бүгенге татар, җырлап-биеп, матур һәм шаулы сүзләр пәрәвәзенә төренеп, үзенең дәүләтчелегенең юкка чыкканын сизмичә дә кала. Шагыйрь үз халкының битарафлыгын фаҗига итеп кабул итә һәм үз җанының мәгарәсенә качу турында уйлана.
Шагыйрь һәм төзүчеләр образларына камиллек, кызганыч, җитмәде. Алар, символик планны үстерү урынына, көнкүреш (быт) планына авыштылар. Матур омтылышлар да булмады түгел: абынган шагыйрьнең «Азатлык» хәрәкәте вәкиленә әйләнүе, географик карта миражы, В.Мухина скульптурасына охшатып ясалган төзүчеләр аллегориясе, Сабантуйда еш яңгырый торган «Их, алмагачлары»на «Ком бураны» җырын каршы кую... Рифат Сәлах, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллинага авыр булды, чөнки аллегорик планны ачу ачкычлары режиссер тарафыннан табылып бетмәгән әле. Бәлки, пластик хәрәкәтләр, пауза аша, интонация байлыгына таянып, һәм башка ысуллар табып эш итәргә кирәк булгандыр? Актерлар, кызганычка, сәхнәдә югалып калды. Башка спектакльләрдә бу шагыйрьләр күпкә көчле чыгыш ясый иде. Бу спектакльне үстерергә кирәк. Беренче адым ясалган. Тамашачы җылы кабул итте. Бу тамаша Г.Камал театрының элеккеге бинасындагы Кече залда куелырга тиеш. Тарихи бинада ул яңа сулыш алачак һәм бүген анда урнашкан К.Тинчурин театры коллективы ярдәме белән шомартылачак. Иҗат төркемен премьера белән котлыйм! Рүзәл Мөхәммәтшин поэмасында яңгыраган теләккә кушылам:
Илемдә!
Һава торышы!
Һәрвакыт!
Аяз булсын! [1, 16 б.]
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА