Җәйге ялда – авылда!
Утырышта Россиянең җиде төбәге, бер чит ил һәм Татарстанның 24 район-шәһәрләрендә эшчәнлек алып бара торган «Ак калфак» оешмаларыннан килгән 100дән артык әгъза һәм аларның җитәкчеләре катнашты. Пленар утырыш «Киләчәк» яшьләр үзәгенең актлар залында узды. /Л.Мусина фотосы
Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы экологик яктан иң чиста төбәкләрнең берсе булып танылган Теләче районында узды.
БАЛАНДЫШНЫҢ ХАЛКЫ ТЫРЫШ
Аккалфаклыларны Теләче район башлыгы Айрат Фәтхуллин җитәкчелегендәге делегация каршы алды. Беренче тукталышыбыз Баландыш авылы иде. Биредә, күз төшерүгә үк, бик булган, тырыш халык яшәвен чамаларга мөмкин. Дәүләт программасы нигезендә авыл җирлегенең яңа бинасы җиткерелгән. Искесе дә янәшәдә генә. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшинның булдыклылыгы нәтиҗәсендә, анда, эшмәкәрләр ярдәме белән төзекләндереп, авыл тарихы музеен эшләп куйганнар.
Авыл чишмәләргә бай. Аларның исәбе дистәгә җитә, берише үзләрен карап тоткан кешеләр исемнәре белән йөртелә. Шушы чишмәләр тирәлегендә мәктәп укучылары кунакларны чишмәләр тарихы белән таныштырды, кунакларга саф суларын тәкъдим итте. Араларында каникул вакытында шәһәрләрдән авылга кайткан балалар да бар.
Аккалфаклыларны Баландышның «Пар аккошлар» гаилә паркы аеруча хәйран итте. Элек бу урынны чытырманлык күңелсезләп торган. Аны авыл җирлеге башлыгы тәкъдиме белән бергәләп чистартканнар, ямьләндергәннәр. Хәзер төрле күмәк бәйрәмнәрне шушы паркта үткәрәләр. Ә күчмә утырышта катнашучылар игътибарына биредә «Ядкәр» фольклор ансамбле тарафыннан гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән уракка төшү күренеше тәкъдим ителде. Әйрән ясау буенча осталык дәресе дә күрсәтелде.
БУЛДЫКЛЫЛЫК – ЗУР БӘХЕТ
Икенче тукталыш – Теләченең Сабан туе мәйданы. Биредә аккалфаклылар өчен район предприятиеләрендә һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан җитештерелгән товарлар күргәзмәсе әзерләнгән иде. Зур булмаган районда нәрсә генә җитештерелми?! Ә һөнәрчеләрне барлауда Теләче үзәк китапханәсе тырышлык куя икән, алар турында күп кенә хикәяләр иҗат ителгән, алар «Милли бизәкләр» дигән брошюрада тупланып укучылар кулына килеп ирешкән. Шулай ук кунаклар татар, рус, керәшен йортларында милли йолалар һәм мәдәният белән танышты.
Теләче район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев каникул вакытында мәчеттә кызлар һәм малайлар өчен дини-әхлакый дәресләр һәм «Оста куллар» түгәрәкләрен оештырып, аларны төрле һөнәрләргә өйрәтүләре турында сөйләде. Алар арасында авылга җәйге чорда әби-бабасына кайтучылар да шактый. Кунакларга «Теләче» сәнәгать паркындагы предприятиеләрнең эшчәнлеген дә күрсәттеләр.
ҮЗЛӘРЕ СПОРТЧЫ, ҮЗЛӘРЕ ФЕРМЕР
Чираттагы тукталышта көрәшчеләр һәм татар атларын үрчетүче данлыклы Гыйниятуллиннар белән таныштык. Аларның 500дән артык токымлы аты бар, аларның күбесе – татар атлары. Атлар белән нигездә «Теләче» спорт мәктәбе тренеры булып эшләүче уллары, Халыкара спорт остасы Фирзәр шөгыльләнә. Ул исә тыйнак кына: «Без ат өстендә тудык инде», – диде. Аз сөйләшеп, күп эшли торган нәсел Гыйниятуллиннар.
«УРА, АВЫЛГА!»
Татарстан районнарында узган елдан башлап, 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар өчен «Ура, авылга!» проекты буенча эшчәнлек алып барыла. Аның максаты – районнарда балаларның җәйге ялын кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен мөмкинлекләр тудыру, аларны туган телебездә аралашуга җәлеп итү, авыл тормышы белән таныштыру. «Безнең районда проект күңелле бәйрәм буларак үтте. Анда катнашучыларның күпчелеге – шәһәрләрдән кунакка кайткан балалар иде, – дип сөйләде «Алдынгылар хәрәкәте»нең Теләче районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Алия Сабирова.
Бу уңайдан «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова элек-электән балаларны авыл тәрбияләвен ассызыклады. «Әмма заман беркадәр үзгәрде. Хәзер урамга чыгып киткән бала өчен борчыла торган заман килде. Ә «Ура, авылга!» проекты балаларның иминлеге өчен дә яхшы. Анда ял, күңел ачу белем алу белән бергә үрелеп бара», – диде оешма җитәкчесе.
«ТУГАН АВЫЛ» МУЗЕЕ
Саба һәм Теләче районнарына кайту юлында шәхси эшмәкәр Рифкать Шәфыйков корган «Туган авыл» күңел ачу комплексы игътибарны җәлеп итә. Бу музейда Олы Нырсы авылыннан килгән ветеран укытучы Нурания Гыйльметдинова балаларның җәйге ялын оештырудагы тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул балалар өчен хезмәт һәм ял лагереның шәхси проектын эшләгән. «Без балаларны алар булдырырдай эш-уен белән мавыктырып алабыз, шул вакытта ул-кызларыбыз һөнәрләргә дә өйрәнә. «Бу эшкә әби-бабайны, умартачы, тагын берничә һөнәр иясен җәлеп иттек. Балаларны уеннар аша татар теленә дә өйрәнәбез», – диде ул. Аккалфаклылар Теләче районында балаларның җәйге ялын оештыру, аларның туган телебездә сөйләшергә күнектерү буенча үрнәк итәрдәй күп кенә гамәлләр күрде, аларны үзләренә өлге итте. Район башлыгы Айрат Фәтхуллин искәрткәнчә, бала авылга кунакка кайта икән, андагы оешмалар, авыл җирлекләрендәге хезмәткәрләр, педагоглар бергәләп ул-кызларыбызны милли яшәү рәвешебезгә тартып, тәрбия эшләрен туган телебездә матур итеп алып барырга тиешбез.
«Мәдәни җомга» газетасы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА