Журнал «Безнең мирас»

«Зиләйлүк» җыры

Сәхифә «Тәртип» радиосында чыгып баручы «Саф вә раушан көзге» тапшыруы материаллары нигезендә әзерләнде. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева.


Зиләйлүк
(Татар халык көе, Г.Тукай сүзләре)


Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең.
Кызганмыйча күңелем чыдый алмый,
Бигрәк моңлы карый күзләрең.


Атылган кош, адаштырган эттәй,
Үткәннәргә мәэюс карыйсың;
Күрәм, ике иренең селкенәдер:
Кайсы татар баен каргыйсың?


Сизмисең бит син дә синең яннан
Нечкә күңел шагыйрь узганын.
Синең болай мескенләнгән хәлең
Аның күңелен ничек өзгәнен.


«Эштән чыгарылган татар кызына» шигыренә иллюстрация. Б.Урманче рәсеме. 1955 ел

Гадәттә, «Зиләйлүк» җырын «Бондюг кызы Зиләйлүк» белән бутыйлар. Бу ике җыр бер-берсеннән бик нык аерыла. Соңгысын 1950 нче елларда Бондюг (хәзерге Менделеев) химкомбинатының Мәдәният сарае каршындагы Җыр һәм бию ансамблендә катнашучылар иҗат иткән.


1907-1908 нче елларда Казанда «Ончы Хаҗи» дигән бер сәүдәгәр – Гыйльметдин Ибраһимов үзенең унөч яшьлек асравын көчләгән һәм куып чыгарган дигән хәбәр тарала. Тукай, бу вакыйга турында ишетеп, «Эштән чыгарылган татар кызына» дигән шигырен яза.


«Мин аның белән сөйләшә дә, йөрешә дә, җырлаша да торган идем. Үзенең «Сөялгәнсең чатта» дип һәм «Ишеттем мин кичә берәү җырлый» дип башлана торган җырларын Тукаев иң әүвәл миңа үтенеп җырлатты. Мәрхүм үзе музыкага гаять хисле булганлыктан, мин җырлаган вакытта минем музыка хаталарымны табып төзәтә торган иде», – дип искә ала язучы һәм журналист Солтан Рахманколый (1888-1916). Алга таба бу җыр байтак җырчының (әйтик, И.Шакиров, Х.Бигичев һ.б.) репертуарында була.


Безнең мирас. - 2020. - №12. - 109 б. 

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру