Журнал «Безнең мирас»

Татар хәрби разведчиклары

Тарих фәннәре докторы Яков Гришин белән тарихчы-архивчы Сәйфетдин Мәнди бергәләп язган хезмәттән тагын бер өземтә: «1934 елның апрелендә РККАның Разведка идарәсе башлыгы Я.К.Берзин Һ.Маликовка Кытайда,Шинҗаңда җаваплы бурыч үтәү бурычы куя. Әңгәмә барышында Берзин Маликовка нинди шартларда эшләргә туры киләчәген җентекләп бәян итә. <…> Совет киңәшчеләре төркеменә Һ.Маликов җитәкчелек итә. Ул Көнбатыш Кытайдагы (Шинҗаң провинциясе) гаскәрләрнең башкомандующие Шень Шицайның беренче баш киңәшчесе сыйфатында юлга чыга. Аның белән И.Ф.Куц, П.С.Рыбалко, В.Т.Обухов, М.М.Шәйморатов кебек командир-инструкторлар була.


Төркем Кытайга 1934 елның 9 апрелендә китә. Дубан белән очрашкан вакытта сүз совет белгечләренең эшчәнлеге турында бара. Маликов искә алып китә: «Инструкторларны билгеләүнең элекке тәртибе Берзин күрсәтмәләренә тулысынча диярлек туры килә иде. Мин Шинҗаңда булган беренче елымда инструкторларны тиешле урыннарга куеп чыгуда фәкать кайбер әһәмиятле булмаган үзгәрешләр генә керттем. Мисал өчен, әйтик, минем белән килгән инструкторларның икесе (Рыбалко һәм Куц) фронтта эшләделәр, өченчесе (Обухов) фронтның тылында хезмәт күрсәтте, дүртенчесе (Шәйморатов) – яңа техника белән тәэмин ителгән таркау подразделениеләрдән оешкан уку полкында» (Гришин Я., Сайфутдин М. Маликов Ади Каримович: изломы судьбы // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2011 - №1/2 (62/63). – С. 67-68.). Авторлар Маликов бәян иткәннәрне Россия Федераль иминлек хезмәтенең Үзәк архивыннан (ЦА ФСБ РФ, д. 27516, т. III.) алганнарын ассызыклый.


1918 елдан ук хәрби разведкада хезмәт итә башлаган Һади (рус чыганакларында Ади) Маликовның тормыш юлы гаять катлаулы һәм фаҗигале вакыйгаларга бай. Кәрим мулла малае, канлы инкыйлаб таңы атмас борын, Тәтеш каласында училище, Казанда сәүдә мәктәбен һәм 1917 елның гыйнварында 2 нче Казан прапорщиклар мәктәбен тәмамлый. Беренче Бөтендөнья һәм Гражданнар сугышында катнаша. Пра­порщиклар мәктәбен тәмамлагач, 56 нчы Житомир полкында рота командиры вазыйфасына керешә. 1918 елның 16 ноябренән, соңрак М.В.Фрунзе исемендәге Хәр­би академиягә әйләнәчәк Генштабның кыска сроклы курсларында укый. Укуын вакытыннан алда тәмамлаган Һади Маликовны 1919 елның апрелендә Казан ныгытылган районы коменданты идарәсенә штаб башлыгының разведка буенча яр­дәмчесе итеп билгелиләр. 1919 елның маеннан – штабның разведка бүлеге башлыгы. Төркем Кытайга 1934 елның 9 апрелендә китә. Дубан белән очрашкан вакытта сүз совет белгечләренең эшчәнлеге турында бара. Маликов искә алып китә: «Инструкторларны билгеләүнең элекке тәртибе Берзин күрсәтмәләренә тулысынча диярлек туры килә иде. Мин Шинҗаңда булган беренче елымда инструкторларны тиешле урыннарга куеп чыгуда фәкать кайбер әһәмиятле булмаган үзгәрешләр генә керттем. Мисал өчен, әйтик, минем белән килгән инструкторларның икесе (Рыбалко һәм Куц) фронтта эшләделәр, өченчесе (Обухов) фронтның тылында хезмәт күрсәтте, дүртенчесе (Шәйморатов) – яңа техника белән тәэмин ителгән таркау подразделениеләрдән оешкан уку полкында» (Гришин Я., Сайфутдин М. Маликов Ади Каримович: изломы судьбы // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2011 - №1/2 (62/63). – С. 67-68.). Авторлар Маликов бәян иткәннәрне Россия Федераль иминлек хезмәтенең Үзәк архивыннан (ЦА ФСБ РФ, д. 27516, т. III.) алганнарын ассызыклый.


Шул елның декабрь аенда аны Бәлә­бәй каласында оешып килүче 2 нче аерым Идел буе Татар укчы бри­гадасы штабы башлыгы вазый­фасына үрләтәләр. Шунысы кызык­лы: Маликовның ул чактагы ярдәм­челәренең берсе, киләчәктә хәрби разведка полковнигы званиесенә кадәр «үсәчәк», Чиләбе ныгытылган районы штабы башлыгы Миргазиян Крыймов була. Маликов Бәләбәйгә аяк баскан мизгелдә бригаданы 2 нче Төркестан укчы дивизиясе карамагына тапшыралар һәм Кызыл коммунарларның 3 нче Идел буе Татар укчы бригадасы итеп үзгәртәләр. Май аеннан – Кызыл коммунарларның 6 нчы Идел буе Татар укчы, июль аеннан 23 нче укчы дивизия составындагы 68 нче укчы бригада. Җәй буена бригада белән Һади Маликов командалык итә. 22 сентябрьдә, кабат 68 нче укчы бригаданың штаб башлыгы йөген тарткан Маликовны Мәскәүгә, Генштабка чакыртып алалар һәм ул 11 октябрьдә РККА Хәрби академиясенең югары курсына тыңлаучы буларак кабул ителә. Бер елдан биредә беренче мәртәбә тикшерү үтүен дә ассызыкларга кирәктер.



Нәкъ шул мәлне, РСФСР тышкы эшләр Халык комиссариаты Төркиядәге яңа гына оешып килүче совет вәкаләтле вәкиллегендә эшләү өчен, төрек телен белүче берничә тыңлаучы бирүләрен үтенеп, академия җитәкчелегенә мөрәҗәгатъ итә. Академиядә исә татарлардан башка андый тыңлаучылар табылмый. Чит илдә эшләячәк төркемгә Әпсәләмов, Маликов һәм Рәхимкулов сайлап алына. Һади Кәрим улы, вәкиллек каршындагы хәрби атташеның секретаре һәм ярдәмчесе буларак, 1921-1924 елларда, Төркиягә «командировка»ларга йөри-йөри, РККАның Хәрби академиясендә укый. 3 нче август көнне дипломын, бер үк вакыттта Кызыл Армия штабы һәм РККАның Хәрби академиясе башлыгы булып торган Михаил Фрунзеның үз кулыннан ала. Югары хәрби белемгә ия белгечне РККАның Разведка идарәсе җтиәкчелеге, Кызыл Байраклы Кавказ армиясе штабының Разведка бүлеге башлыгы итеп билгели. Биредә хезмәт иткәндә үткән аттестациясеннән бер өземтә: «Энергияле, инициативалы һәм ихтыяр көченә ия командир. Корычтай характерлы, кискен хәлләрдә югалып калмый, дисциплинага күнеккән. Үз кул астындагылар белән уңай мөгаләмәдә, походларны җиңел кичерә, сәяси әзерлеге яхшы».


Һади Маликов 1927 елның ноябреннән 1931 елның мартына кадәр – СССРның Ирандагы сәяси вәкиллеге каршында хәрби атташе. Шунысы үзенчәлекле: әлеге илдә ул оештырган агентура челтәрен «ачу» очраклары булмый. Ә аңа кадәр хәрби атташе булып торган Ардалион Александрович Бобрищев, нәкъ менә үзе оештырган агентура челтәренең ачылуы сәбәпле, Ираннан китәргә мәҗбүр була да инде. Маликов агентларын исә бер мәртәбә дә ачыклый, фаш итә алмыйлар. Якташыбызның һәм хәрби өлкәдә, һәм разведка белән бәйле эшчәнлегендә бик югары бәяләнүе 1929 елда үткән аттестациясендә кабат тулысынча раслана. Туган илгә әйләнеп кайтуга, Маликовны Белоруссия хәрби округына полк командиры итеп билгелиләр. Моңа гаҗәпләнәсе һәм аптырыйсы юк, чөнки академия тәмамлаган һәр хәрби теоритик белемен практика белән ныгытырга тиеш.


Әмма Һади Маликов туган ягында хезмәт итәргә теләк белдерә. Каршы килмиләр һәм аны Татарстанга җибәрәләр. Ул 1931 елның май аеннан 1933 елның маена кадәр, комдив Якуб Чанышев командалык иткән 1 нче Казан укчы дивизиясендә 190 нчы укчы һәм 1 нче Татар укчы полклары командиры – хәрби комиссары булып хезмәт итә. 1933 елның май ахырында кабат РККАның Разведка идарәсе карамагында: 1934 елның декабренә кадәр – көнчыгыш сектор башлыгы һәм 2 нче бүлек (агентура) башлыгы ярдәмчесе. Бу вазыйфасына керешү белән кабат энә тишегеннән үткәрелгән Маликов 1933-1934 елларда мактаулы аттестациягә лаек дип табыла: «Гомуми сәяси һәм хәрби белем дәрәҗәсе югары... <…> оператив-тактик яктан яхшы әзерлекле. Мөстәкыйль вазыйфалар биләүче һәм күптәннән хезмәттә булган тәҗрибәле разведка хезмәткәре. Агентура эшен белеп һәм яратып башкара. Инглиз, төрек, фарсы телләрен белә. <…> К-11 категориясе биреп, бүлек башлыгы вазыйфасына, мөстәкыйль эшкә үрләтүгә лаек» (Гришин Я., Сайфутдин Г., Маликов Ади. Күрс. хез. 67 б.).


1934 елның апрелендә РККА Разведка идарәсе башлыгы Я.К.Берзин Һади Маликовка җаваплы бурыч үтәү өчен Кытайга, Шинҗаңга барырга тәкъдим итә. 1934-1936 елларда Шинҗаң провинциясе генерал-губернаторы, Кытай генералы Шень Шицайның баш хәрби киңәшчесе булып торган чагында якташыбыз нәтиҗәле эш күрсәтә һәм илгә полковник званиесендә (17.01.1936) кайта. Ике ел буена губернаторның баш хәрби киңәшчесе сыйфатында эшләү чоры югары бәяләнгән Маликов 1937 елда Шинҗаңга оештырылган махсус хәрби экспедицияне җитәкли. Әмма шул елның 17 июлендә ике Кызыл Байрак ордены кавалеры, хәрби разведка полковнигы Һади Маликовны, «1923 елда Троцкий карарын яклап тавыш бирүе сәбәпле, разведка линиясе буенча файдалану мөмкин түгел» дигән үтә сәер һәм ахмак формулировка белән, разведкадан РККАның командирлар һәм начальниклар составы буенча идарәсе карамагына күчерәләр. Күпмедер вакыт  ул Рязань пехота училищесында тактикадан өлкән җитәкче вазыйфасын башкара, 1938 елның 3 июнендә исә бөтенләй Кызыл Армиядән сөрелә һәм ярты ай дигәндә, НКВД тарафыннан кулга алына. Мәскәү, Казан, Куйбышев төрмәләрендә һәм Красноярск краендагы лагерьларда җәфа чигә. 1954 елда гына аклана, азат ителгәннән соң хатыны Рабига һәм кызы Зөлфия белән Мәскәүдә яши. Шунысы мөһим: Маликовның үзе кебек үк җыкны күп кичергән, өч еллап НКВД төрмәләрендә чиләнгән һәм Татарстанны икенче Ватаны санаган генерал-лейтенант Якуб Чанышев белән бик еш Казанга кайтып йөрүләрен киләчәк буыннар өчен Татарстан Фәннәр академиясе академигы, профессор, тарих фәннәре докторы Рәфыйкъ Нәфыйгов (1928-2001) саллы мәкаләсендә «ташка басып» калдырган (Нафигов Р.И. Достоин звания Героя Советского Союза // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 1996. – №1/2. – С.238.).


Гаҗәеп үзенчәлекле һәм сирәк очрый торган хәл: 1924 елның, сентябреннән алып 1935 елның маена кадәрге гаять катлаулы чорда Кызыл Байраклы Кавказ армиясе штабының Разведка бүлеген дүрт татар – хәрби разведка генералы Минзакир Әпсәләмов һәм хәрби разведка полковниклары Һади Маликов, Миргазиян Крыймов, Хөсәен Мәүлетов җитәкли. Соңгы өч ел ярым буена шул вазыйфаны башкарган ике Кызыл Байрак ордены кавалеры, чыгышы белән Чистайдан булган Хөсәен Баһаветдин улы Мәүлетов – 1935 елның маеннан 1937 елның августына кадәр, яңа оешкан Кавказ арты хәрби округында Разведка бүлегенең беренче башлыгы. Казан педагогы Роман Гузенфельд ассызыклаганча, ул чакта «хәрби разведкадагы сәләтле һәм үрнәк офицерларның берсе, озакламый хәрби званиесе күтәрелүен көткән полковник Хөсәен Мәүлетов Разведка идарәсе җитәкчесе Берзинның уң кулы була» (Гузеньфельд Р.Л. Кем был Хусаин Мавлютов? // Казанские ведомости. – 2016. – №51. – 14 апр.).


Тик шундый фидакарь шәхесне 1937 елның 28 июлендә запаска җибәрәләр, тагын өч көннән кулга алалар һәм 30 октябрьдә үлем җәзасына хөкем итеп, атып үтерәләр. Бу инде илдә Кызыл Армиянең югары чиндагы командирларына каршы канлы репрессияләр котырына башлаган чор. Сталинга ышыкланган палачлар беркемне дә аяп тормый: совет хәрби разведкасын оештручыларның һәм җитәкчеләренең берсе, РККАның Разведка идарәсе башлыгы, 2 нче рангтагы армия комиссары Ян Берзинны (чын аты – Петерис Янович Кюзис, латышча – Peteris Kuzis) 1937 елның 1 августында вазыйфасыннан бушаталар һәм шул елның 27 ноябрендә кулга алалар. 8 айлап җәфалаганнан соң, чынбарлыкта совет хәрби разведкасы системасын булдырган һәм Ленин, ике Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән шәхесне 1938 елның 29 июлендә атып үтерәләр.


Кавказ арты хәрби округының Разведка бүлеге башлыгы полковник Хөсәен Мәүлетовның ярдәмчеләре булып торган милләттәшләребез – Касыйм каласында дөньяга аваз салган, М.В.Фрунзе исемендәге академиянең көнчыгыш факультетында төрек секторын тәмамлаган майор Хәлил Таканаев белән Казан губернасының Тәтеш өязе Исәк авылында (хәзерге Татарстанның Буа районы) туган капитан Гариф Сабир улы Мәҗитов та шундый ук фаҗигале язмышка дучар була. Шаккатмалы хәл: хәрби разведка энциклопедиясендә урын алуга лаек табылган әлеге ике татар баласының хәтта кайчан бакый дөньяга күчүләре дә билгесез.


Кызыл Байраклы Кавказ армиясенең хәрби разведкасын җитәкләгән дүртенче татар каһарманы – Татарстанның хәзерге Лениногорск районына керүче Мөэмин Каратай авылында туган полковник Миргазиян Галиулла улы Крыймов. Укымышлы гаиләдән. Октябрь инкыйлабына кадәр үк әле укытучылар семинариясендә (1907-1912) һәм Тифлиста прапорщиклар мәктәбендә (1916) укый. М.В.Фрунзе исемендәге академиянең төп курсын (1921-1924) һәм көнчыгыш (1924-1926), оператив (1932-1933) факультетларын тәмамлый. Туган теленннән тыш, инглиз һәм төрек телләрен белә. 1926-1932 елларда РККА Разведка идарәсе карамагында: биш ел буена СССРның Төркиядәге сәяси вәкиллеге каршындагы атташеның аппарат хезмәткәре, 1931 елның мартыннан ноябренә кадәр Кызыл Байраклы Кавказ армиясе Разведка идарәсе башлыгы Минзакир Әпсәләмовның урынбасары. Шул айдан башлап, үз вазыйфасында калган көе, 1932 елның мартына кадәр идарә башлыгы йөген тартканнан соң гына башлык итеп тәгаенлиләр. 1933 елда М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиянең оператив факультетын тәмамлауга, Татарстан АССР Үзәк Башкарма комитеты исемен йөртүче 1 нче Казан укчы дивизиясенең штаб башлыгы итеп билгеләнә. Ә инде 1935 елның 16 февралендә 19 нчы укчы корпусның штаб башлыгы ярдәмчесе итеп үрләтелә, әмма вазыйфасына керешеп өлгерми – М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиянең гомуми тактика кафедрасы җитәкчесе итеп раслана. 1938 елның 1 гыйнварында академия буенча чыккан Боерыкка ярашлы рәвештә «Гомуми тактика кафедрасы ассистенты» дигән фәнни дәрәҗә бирелә. Илдә репрессияләр башлангач, әлбәттә инде, үткер һәм сизгер НКВД хезмәткәрләре Миргазиян Крыймовның нинди социаль катламнан икәнен «ачыклыйлар» һәм Кызыл Армиядән сөрәләр. Шул җәһәттән бер өземтә: «1938 елның 1 августында Оборона халык комиссары Боерыгы белән 43нче маддәнең «б» пункты буенча запаска җибәрелә, ә 1939 елда «троцкизм тарафдары булуы һәм үзенең социаль чыгышын яшергәне өчен» партиядән чыгарыла. Хәрби хезмәттән җибәрелгәч, Мәскәү каласының Москворецкий районындагы вузларда хәрби кафедра укытучысы һәм военрук булып эшли. 1939 елда хезмәттән җибәрү турындагы пунктны «43 нче маддәнең «а» пунктына үзгәртәләр» (Великая Отечественная: Комдивы. Военный биографический словарь. Том IV. Командиры стрелковых, горнострелковых дивизий, крымских, полярных, петрозаводских дивизий, дивизий ребольского направления, истребительных дивизий. (Иблянский – Печененко). – М.: Кучково поле, 2015. – С.451.).


Үз хокуклары һәм гаделлекне торгызу өчен көрәшүен туктатмаган милләттә­шебез әнә шулай итеп, эштән җибәрү турындагы маддәне, «запаста калдыру» турындагысына үзгәрттерүгә ирешә. 1942 елның 23 февраленнән кабат Кызыл Армия кадрлары исемлегендә: Көньяк, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары составында Бөек Ватан сугышында катнаша. Полковник Крыймов – 98 нче (1943 елның 16 апреленнән 86 нчы гвардия дивизиясе), 387 нче, 232 нче, 206 нчы укчы дивизияләр командиры урынбасары һәм 387 нче, 127 нче, 38 нче укчы дивизияләр командиры. 1945 елның 15 апрелендә Австриянең Альп тауларында барган сугышлар вакытында һәлак була. Гвардия полковнигы Миргазиян Крыймовның исеме Сербиянең Воеводина автономияле краена керүче Сомбор каласындагы совет офицерларының туганнар каберлегенә куелган обелискка уеп язылган. Якташыбыз яудагы батырлыклары өчен Ленин (1945) һәм ике Кызыл Байрак (1943, 1944) орденнары белән бүләкләнгән.


Татар матбугатында бөтенләй искә алынмый торган тагын бер хәрби разведка полковнигы ул – Әшрәф Хәкимҗан улы Галимов. Гәрчә дистә еллар буена хәрби архивлар белән эш йөртүче «Энциклопедия военной разведки» авторларының да әлеге каһарманның ни туган җирен, ни кайчан һәм кайда вафат булуын ачыклый алма­ган­нарын исәпкә алсак, моңа һич тә га­җәп­ләнәсе юк. 1934 елда ул Төньяк Кавказ хәрби округының Разведка бү­леге штабы каршындагы махсус курслар­ны тәмамлый. Төркестан фронтында, Ур­та Азия һәм Төньяк Кавказ хәрби округларында хезмәт итә, 1941 елның июненнән – Кызыл Армия Генштабы Югары махсус мәктәбе тыңлаучысы. 1943 елның гыйнварыннан – фронтта: Орлов-Курск юнәлешендә барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1943-1944 ел­лар­да 2 нче танк армиясенең Разведка бүлеге башлыгы һәм штаб башлыгының разведка буенча урынбасары. Кызыл Йолдыз һәм I дәрәҗә Ватан сугышы ор­деннары кавалеры. Энциклопедиядә шул орденнарны бирү турындагы «Бү­ләк­ләү документлары»ннан өзекләр ки­­терелә, ләкин шулардан соң каһарман милләттәшебез хакында башкача мәгъ­лү­мат юк.


Ә менә хәрби разведка ветераннары фондының сайтында (www.vrazvedka.com) Галимов турында күбрәк мәгълүмат алырга мөмкин. Аннан күренгәнчә, Әшрәф Хә­кимҗан улы 1905 елның 10 апрелендә хәзерге Татарстанның Калакар (?) авылын­да туган. Тик менә энциклопедия авторларыннан аермалы буларак, Галимовның 1934 елда Төньяк Кавказ хәрби округында түгел, ә бәлки Урта Азия хәрби округын­да махсус курслар тәмамлавын раслау гына бераз күңелне кыра. Хәер, монда аптырарга урын юк та үзе. Кавказ арты хәрби округының Кызыл Байраклы Кавказ армиясе базасында 1935 елның 17 маенда гына оешуын, ә инде Төньяк Кавказ хәрби округының өченче мәртәбә 1921 елның 4 маенда ук оешып, фәкать 1945 елның 9 июлендә генә өч хәрби округка бүленүен исәпкә алсак, энциклопедия авторларының хаклы булуларын танымый чараң юк. 1935 елдан хәрби разведкада хезмәт иткән якташыбызга 1936 елда – капитан, 1939 елда – майор, 1942 елдан – подполковник һәм 1943 елның 15 декабреннән полковник званиеләре бирелә. Генштабның Югары махсус мәктәбен тәмамлагач, 1942 елның июненнән майор Галимов Урта Азия хәрби округы штабының Разведка бүлеге башлыгы урынбасары, шул елның сентябреннән, инде подполковник званиесендә 3 нче Резерв армиясенең Разведка идарәсе башлыгы булып хезмәт итә. 1943 елның гыйнварыннан Брянск, Үзәк, 2 нче Украина һәм


1 нче Белоруссия фронтлары составында сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 2 нче танк армиясенең штаб башлыгы урынбасары – Разведка идарәсе башлыгы. 1944 елның ноябрь аенда полковник Әшрәф Галимов тагын бер Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә һәм Урта Азия хәрби округы штабы Разведка идарәсе башлыгының агентура разведкасы буенча урынбасары итеп үрләтелә. 1945 елның июлендә Урта Азия хәрби округы таратыла һәм аның гаскәрләре Төркестан һәм Дала хәрби округ­ларына күчерелә. ГРУ полковнигы Әшрәф Галимов Төркестан хәрби округында шул ук вазыйфасын башкаруын дәвам итә. 1947 елның маеннан – Генштабның Баш разведка идарәсендә, 1948 елның соңгы аеннан – запаста.


Дәвамы бар

Теги: Рәис Зарипов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру