Журнал «Безнең мирас»

Кәмил Сәмигуллин белән Әлбир Крганов ни турында сөйләшкән?

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов рус һәм хәзерге татар әдәби телендә Коръән тәфсире әзерләү хакында фикер алышты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мөфтиләр ике мөфтият арасында эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту, хезмәттәшлекне үстерү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында сөйләшкән. Камил хәзрәт Диния нәзарәтендә Коръән тәфсирләрен әзерләү эше турында хәбәр иткән.
"Коръәнне халык арасында популярлаштыру, тәфсирләр әзерләү, Коръән-хафизларның классик мәктәбен торгызу һәм иҗазалы хафизлар булдыру эшчәнлеген Диния нәзарәте җаваплы, күпьяклы, эзлекле һәм даими рәвештә башкара.
Халыкара стандартлар буенча Коръән бастыру, татар халкында Коръән бастыру традицияләрен яңарту, татар һәм рус телләрендә тәфсирләр әзерләү, Коръән-хафизлар тәрбияләү тора буенча эш бара. Татарстан мөфтияте Россиядә Коръәнне дөрес аңлауга корылган ислам хокукын үстерү өчен фундаменталь җирлек булдыру максатында эшли", диелгән әлеге хәбәрдә.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы карары белән 2019 ел Тәфсир елы дип игълан ителде.

Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру