Журнал «Безнең мирас»

Килен төшә – тура пешә

Чүпрәле районында татар һәм чуаш халыклары бер-берсенең традицияләрен, мәдәниятен һәм милли бәйрәмнәрен хөрмәт итеп, тату яши. Чыннан да, биредә татар халык бәйрәме Сабан туе чуаш халкының яраткан Уяв бәйрәме белән бертигез дәрәҗәдә үткәрелә. Халыклар дуслыгы төрле чараларда, йолаларда гына түгел, ә милли ашларда да ачык сизелә. Мәсәлән, пәрәмәч һәм кабартма кебек тәмле сыйлар чуаш һәм татар йортларында әле дә табынга бик яратып куела. Әлбәттә, һәрберсенең үзгә рецептлар җыентыгы, ашлар төрлелеге сакланып калган.


Чүпрәле районы татарлары гына пешергән ризыкларның берсе тура дип атала.


Татар халкының элек-электән терлек асрау белән шөгыльләнгәнлеге билгеле. Моннан чыгып, татарлар ит кенә түгел, ә шул мал-туар, кош-корт биргән продуктларны – сөт, йомырка кулланган дип әйтергә була. Татар халык ашларында сөт бик зур роль уйный. Ул аерым сый булып та эчелә, камыр ризыкларына да кушыла, эчлек ясаганда да салына. Сөтне бала имезгәндә кулланганнар яки чәйгә салып эчкәннәр. Олылар исә әче сөт продукциясенә өстенлек биргән. Мәсәлән, әчетелгән сөттән күпләрнең күңеленә хуш килгән катык ясаганнар. Май язганда (каймактан май ясаганда) исә әйрән барлыкка килә. Сөтне кайнатып, эремчек тә әзерләгәннәр. Аны башта махсус капчыкларга (мәсәлән, берничә кат марлядан тегелгән) салганнар һәм, элеп куеп, суы сыркып беткәнче тотканнар.


Эремчек – татар халкы ашларында еш кулланыла торган ризык. Аны казанда кайнатып, күп сыйларга туры килгән эчлек – корт ясаганнар. Кортны төрле кайнатмалар белән туглап, яңа төрле эчлекләр дә булдырырга өлгергәннәр. Билгеле булганча, эремчектән сыр да ясап була. Әмма сырны бай татарлар гына табынга куйган, гади халык аның белән кызыксынмаган. Гадәттә, эремчекне өстәлгә туглап, төрле җиләк кайнатмалары яки җиләкҗимеш белән чыгарганнар.


Алда әйтелеп узганча, эремчекне камыр ризыкларына эчлек буларак кулланганнар. Ләкин эремчек шулай ук үзе дә камыр буларак файдаланыла алган. Чүпрәле районында сакланган тура рецепты да нәкъ шундыйлардан. Әйдәгез без дә аны пешереп, авыз итеп карыйк.


Кирәкле ингредиентлар:


500 гр эремчек;
½ стакан он;
1 йомырка;


30 гр атланмай (эретелгән);
¼ чәй кашыгы тоз;
¼ чәй кашыгы сода.



Эш барышы:


1. Башта эремчекне яхшылап туглыйбыз. Аннары шуңа бер йомырка сытабыз һәм янәдән яхшылап болгатабыз.
2. Әлеге массага ¼ чәй кашыгы сода һәм тоз салабыз. Тагы туглыйбыз. Килеп чыккан катышмага он өстибез.
3. Бу массаны камыр сыман изеп, түгәрәк формага китерәбез.
4. Тура өстен атланмай белән майлыйбыз.
5. Килеп чыккан «кабартма»ны 180 градуска мичкә куябыз.



«Килен төшә, тура пешә», – дигән халык әйтемен ишеткәнегез бармы? Бу сүзләр татар халкының борынгы йолаларына килеп тоташа. Чүпрәле районында килен төшүнең үз үзенчәлекләре бар. Кияүгә чыккан һәр килен тура пешерә белергә тиеш булган. Тураның никадәр тәмле, йомшак һәм йомры булуы кызның никадәр уңган, оста хатын икәнлеген исбатлаган.


Тура яшь киленнәр арасында гына түгел, ә инде күптән кияүгә чыккан кызлар өчен дә актуаль аш-су. Шуңа сез дә туганнарыгызны шундый тәмле, шул ук вакытта җиңел әзерләнә торган тәм-том белән сыйларга ашыгыгыз. (Сүз уңаеннан: кайбер якларда эремчек коймагын да пешерәләр.)



Сәхифәне Айзилә Сабирова әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №11. - Б. 110-111. 

Теги: Яңалыклар Татар ризыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру