Журнал «Безнең мирас»

"Ишмөхәммәт хаҗи кыйссасы"

Кичә, 7 декабрьдә Казанның Мәрҗани мәчетендә “Россиянең дин әһелләрен берләштерүдә Мәрҗани мәчетенең роле: Ишмөхәммәт хаҗиның тормыш юлы, мирасы” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” узды. Биредә күренекле дин әһеле, остаз Ишмөхәммәт Зәитовка (1752-1841) багышланган "Ишмөхәммәт хаҗи кыйссасы" исемле китап тәкъдим ителде. Китапның авторы – Россия һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы Гали Гатауллин. Шулай ук Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Илдус Заһидуллин, Омск дәүләт педагогика университеты магистры Закир Шәрипов Мәрҗани мирасы турында сөйләделәр. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар Казанның Нагорный бистәсендәге бер урамына Ишмөхәммәт хаҗи исемен бирергә; Мәрҗани мәчетенә бәйле галимнәр, дин әһелләре турында фәнни чаралар оештырырга; Мәрҗани мәчете турында өч телдә китап чыгарырга; Мәрҗани мәчете янында татар руханиларына мөнәсәбәтле документлар туплар өчен архив оештырырга, дигән резолюция кабул итте.
-fY1I













Теги: Редакция Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру