Журнал «Безнең мирас»

Гыйлем изгегә тартыр

Атаклы мәгърифәтче, дин галиме Ризаэддин Фәхреддин кызларына менә шундый теләкләр язып бирә торган булган. Кече кызы Әсмага (1906-1993) нәсыйхәте: «Сөекле кызым Әсмага. Гыйлем өйрән, гыйлем изгегә тартыр, гыйлеме булган кешедә зиһен артыр. Үзеңә кирәк булачак әйберләрне хасил кылсаң, кешеләргә ачык йөзле булсаң, сүзеңне йомшак сөйләсәң, шул вакыт син булырсың акыллы кыз, яхшы кеше. Сезгә догачы Р. Фәхреддин»

Әсма Фахреддинова Оренбургта М.Д.Комарова-Колмакова кызлар гимназиясендә гыйлем алган. Белгечлеге буенча фармацевт. 1923 елда Галимҗан Шәрәфкә кияүгә чыга. Өч бала тәрбияләп үстерәләр: Йолдыз, Бәллүр, Арслан. Кызлары Бәллүр кечкенә вакытында, Йолдыз 17 яшендә авырып үлеп китә. 1936 елда Әсма әнисен үзе янына Казанга алып кайта.

Фотода – Әсма Шәрәф кызы Йолдыз белән. Казан, 1924 ел, 24 март
Фотолар Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Ризаэддин Фәхреддин музее фондыннан алынды

Теги: Редакция Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру