Журнал «Безнең мирас»

Кем гаепле, яки "Сәлам, Габдулла!" нигә узмаган?

Казан шәһәре Башкарма комитеты Бөтендөнья татар яшьләре форумының “Сәлам, Габдулла!” флешмобын уздыру инициативасына каршы булмаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы 26 апрельдә “Сәлам, Габдулла!” флешмобын үткәрәчәген белдерде һәм анда катнашырга кешеләрне чакырып мөрәҗәгать итте. Акциядә ике Тукай һәйкәлен кешеләр чылбыры тоташтырырга тиеш иде. (Тукай скверындагы һәйкәлдән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы янындагы һәйкәлгә кадәр).
25 апрель көнне Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Сәлам, Габдулла!” флешмобы үткәрелмәячәге турында хәбәр итте. “Кызганыч ки, бу чараны рәсми рәвештә килештерү процессы озакка сузылды. Шуңа күрә иртәгә массакүләм кулга кул тотынышу булмаячак”, - дип хәбәр итте форум мәгълүмат чараларына.
Казан мэриясе матбугат хезмәте бу мәгълүматны кире кага. “Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан хат язылган булган. Башкарма комитет “Сәлам, Габдулла!” акциясен уздырырга каршы килмәде", - дип әйттеләр Казан мэриясе матбугат хезмәтеннән.
"Башкарма комитет бу хакта 24 апрель көнне хокук саклау органнарына хәбәр итте. 25 апрельдә хат авторларына хокук саклау органнарының флешмоб хакында хәбәрдар ителүе һәм моңа каршы булмавы турында җавап хаты язылды”, - дип аңлаттылар матбугат хезмәтеннән.
Оештыручылар хатта концерт уздырырга ниятләүләре турында да хәбәр иткән булган. "Аларга (форумга – ТИ) 25 апрель көнне Башкарма комитетның концертка каршы булмаулары турында җавап хаты язылды. Алар хатны кулларына алды һәм концертлары узган. “Килештерү процессы озакка сузылды” дип әйтәләр. Шулай булган очракта да, нигә бу концерт оештырырга комачауламаган, ә флешмобка комачаулаган?" - дип гаҗәпләнделәр матбугат хезмәтендә.
Татар-информ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру