Журнал «Безнең мирас»

Борынгыны белми, киләчәкне төзеп булмый

Әйе, бу бик дөрес сүзләр, чыннан да кеше үзенең үткәнен, борынгыдан килгән әби –балаларын, тормышын , тарихын белми торып ул әлбәттә киләчәккә бара алмый.



Хәзерге икөнне күз алдына китерсәм минем йөрәгем әрни, тетрәнә. Без әби - бабаларыбыздан килгән тарихны өйрәнеп, ишетеп, белеп үскән балалар. Аларның ниниди авыр заманда яшәп көн күрргәннәренөйрәнеп үскәнбез. Ә хәзерге чор балалалары моны беләме, күрәме, ишетәме? Бик авыр моңа җавап табарга. Чыннан да балалар, хәтта әти-әниләр арасында безнең үткәнне белмәүчеләр бик күп. Моның сере нидән гыйбәрәт дисәгез, әлбәттә ул безнең зур кибетләр, ИКЕЯ, АШАН, Макдональс һәм башкалар. Күбесенчә әти- әниләр шунда юнәлә һәм әлбәттә инде безнең балаларыбыз да алар белән бергә, бу зур сәүдә йортларында уйнарга һәм файдасыз ризыклар ашарга бик яраталар. Күберәк шушындый жирәргә юнәлгәндә кызганычка каршы безнең музейлар, театрлар читтә калып тора. Ә игътибар белән карасак анда ниниди байлык, ниниди рух ятканлыгын күз алдына китерү мөмкин түгел. Анда безнең тарих, әби –бабайлар, анда безнең үткәннәрдәге эзләр һәм сукмаклар.



Узган елдан безнең балалар бакчасы һәм гомумән алсак Совет районы бакчалары бу өлкәдә тирәнтен эш алып барырга булдык. Бу эшне Татарстаныбызның күрке Милли музейга юнәлттек. Баксаң анда нинди байлык ята икән.



Әкренләп бакчаларыбызда кечкенә музейлар оештыра башладык. Ләкин бу җиңел эш түгел, эскпонатлар табу авыр һәм бакчага барсын да урнаштырып бетерү мөмкин түгел.



Совет районының “Мирас” методик җитәкчесе буларак узган уку елында менә Милли музей белән эшне киңәйтеп тә җибәрдек. Музей җитәкчеләре безнең эшне хуплап безгә аерым игътибар юнәлттеләр. Башта өлкән тәрбиячеләр белән семинар – практикум үткәрелде, аннан “Мирас” семинарының чираттагы йомгаклау чыгарылышы “Мирас дәвамчылары”семинары балалар бакчалары, әти-әниләр белән берлектә уздырылды.



Ә инде музей җитәкчеләренә килгәндә аерым игътибар кирәктер. Музей урынбасары Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы һәм музей методисты Ирина Геннадевна безне каршы алды, алар белән бергә эшчәнлекне башлап җибәрдек. Бу шәхесләр искиткеч кешеләр. Гөлчәчәк Рәхимҗан кызын гына алсак та, ул үз эшенең остазы, милли җанлы тарихчы, укытучы. Шулкадәр тарихкка якын һәм рухилеге эшеннән күренеп тора. Һәр нәрсәүз урыныда, завыклы итеп урнаштырылган. Күренеп тора музейда бердәм эш алып барыла, керү белән чисталыгы, кешеләрнең каршы алу, экскурсоводларның сөйләве, төрле юнәлештә алып барылучы мастер - класслар, йолалар, уеннар, әкияти образлар гына да ни тора. Төрле халык милли уеннары уйнатулар, төрле халыкларның көн –күрешләрләрен чагылдыручы экспонатлар алар турында мәгълүмат, милли кием һәм бизәнү зәркәннәре гына да ни тора. Гомумән алсак мондагы байлыкны әйтеп һәм сөйләп бетереп булмый.



Әйтеп үткәнемчә, без балалар бакчасында педагоглар белән берлектә тарихыбызны, милли йолаларыбызны өйрәнү буенча зур эш алып барабыз, әмма бу милли музейдагы байлык белән чагыштытырлык түгел. Шуңа күрә дә әти-әниләргә киңәш итеп әйтәсе килгән сүзләргә тукталып китәсем килә иде. Хөрмәтле әти –әниләр! Балалар тәрбияләүдә бурычлы булып иң беренче чиратта сез торасыз, әйдәгез әле бергәләп эш алып барыйк. Балалар бит безнең киләчәк тормыш, барсы да алардан тора, ә менә нигезнең ныклыгы сездән тора. Чөнки нигез ниниди нык булса өйнең дә бит тотрыклыгы шуннан гыйбарәт. Элеккегеләр тәккә генә әйтмәгән бит, ни чәчсән шуны урырсың дип. Әби –бабайлардан калган сүзләргә колак салып мирасыбызны яшь буынга тапшырыйк. Балаларыбыз хәзерге көнгә килгәндә кулланучылар тарафына гына кереп баралар, без олы кешеләр буларак аларга дөрес тәрбия бирмибез, егетләрне ватанпәрвәрләр итеп тәрбия кылмыйбыз, ә инде кызларны сабыр, тәртипле, итәгатьле, михербанлы, әниләргә генә хас хисле йомшак күңелле итеп үстерә алмыйбыз. Кайда хата кылабыз сон? Бәли уйланырга вакыт җиткәндер?



Бәлки борынгылардан килгән гореф –гадәт, милли йолаларга, әхакый, патриотик тәрбиягә , тарихыбызга әйләнеп кайтырга вакыт җиткәндер?



Бала - ата-аналарның әхлакый тормыш көзгесе. Үрнәк ата-аналарның балаларга артык көч түкмичә генә бирә торган иң кыйммәтле әхлакый сыйфатларыннан берсе – ата һәм ананың рухи матурлыгы, аларның кешеләргә яхшылык эшли белүе. Әгәр дә ата-ана күңел җылысын кешеләргә бирә, аларның шатлык – кайгыларын уртаклаша, йөрәкләре аша үткәрә белсә, андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар киң күңелле, игътибарлы, эчкерсез булып үсә. Бала өчен ата –анадан да якын, алардан да кадерле тагын кем бар? Тормышта бала иң беренче сезнең белән аралаша, әйләнә-тирә турында беренче тәэсирләрен дә сезнең аша ала, акны-карадан, яхшыны – яманнан аерырга да сезнең ярдәм белән өйрәнә. Әйе, һәр кешенең тормышында иң кадерле, кабатланмас хатирәләре әти - әниләре белән бәйләнгән булыр. Димәк, ата-ана үзенә күрә бер бөтен. Шулай кеше шәхесенә нигез ташлары салына. Аның ниндирәк шәхес булып җитлегүе, күбесенчә, шул күмәклектәге һәм аның әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләргә, үз – үзләрен тотышына бәйле булуын онытмыйк.



Әйе чыннан тарихка, әхлак, тәрбиясенә әйләнеп кайту бик дөрес фикер дип саныйм, болар барсы да балаларыбызны бер юнәлешкә генә этәрми , ә замананың иң куркыныч чире интернет челтәрләрдән дә аерып тора бит әле. Ә интернет шулай ук хәзерге көндә тагын иң алда торган проблемаларның берсе. Хөрмәтле әти-әниләр! Бердәм булыйк, балаларыбызга дөрес тәрбия бирик, тарихыбызны, милли йолаларыбызны, музейларыбызны, театрларыбызны онытмыйк. Тәрбиябезнең нигезе- бабаларыбыздан калган рух һәм рухи байлык!


Абдуллина Р.В.- Казан шәһәре Совет районы 183 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе.

Теги: Абдуллина Р.В

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру