Журнал «Безнең мирас»

"Бала-чага бик тиз үсә бит ул"

Беркөнне радиода эшләүче Лена Шәфыйкова янына шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов килеп керә:


– Лена апа, әле генә кызыбыз туды. Иртәгә алып чыгарга кирәк. Кулымда бер тиен акчам юк. Үтермә, бала чүпрәкләре алырга биреп тор инде бераз! Гонорар алу белән кайтарырмын!


Нишләсен, бала хакына дип, Лена ханым булган акчасын Мөдәррискә тоттыра. Тегесе кош тоткандай очып чыгып китә. Бер атна уза, ике атна, бер ай, ике ай...


Күпмедер гомер узгач, Лена ханым урамда Мөдәррисне очрата:


– Нихәл, Мөдәррис, кыз үсәме?


– Үсә, Лена апа, үсә! Өченче класска күчте инде!


– Ничек инде өченче класска? Әле берничә ай элек кенә туды түгелме соң кызыгыз?


– Һи-и-и, бала-чага тиз үсә бит ул хәзер! – ди дә Мөдәррис, тиз генә халык арасына кереп югала.



Роберт Миңнуллин


Безнең мирас. - 2021. - №2. - 115 б. 

Теги: Роберт Миңнуллин Яңалыклар Шаян мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру