Мәдәният Уку өчен 1 минут

Үткән юллар, үткән еллар КАЙТАВАЗЫ...

«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Казанда яңа программасын елга бер күрсәтү матур гадәткә әйләнде. Бу юлы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында булып узган кичә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган иде.

 

Tatar-inform.ru фотосы

 

 

Республикабызда авыл җирендә эшләүче ике уникаль коллектив бар. Аның берсе – Әтнә Татар дәүләт драма театры булса, тагын берсе – Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле. 1970 еллардан бирле халык коллективы буларак эшләп килгән, моннан 13 ел элек исә дәүләт статусы алган «Агыйдел» Актаныш районының йөзек кашына әйләнде, җөмһүриятебездә генә түгел, аннан читтә дә танылды.

 

Солистлар һәм хор халык җырларын да, композиторларыбыз әсәрләрен дә бердәй оста башкаруы белән сокландыра. Биючеләре татар халык биюләрен генә башкарып калмый, удмурт, мари, төркмән һ.б. биюләрне бии. Моның өчен махсус рәвештә хореографлар чакырыла. Һәр концерт саен артистларның зәвыклы киемнәре игътибарны җәлеп итә. Сәхнә костюмнарының күп булуын һәм сәнгатьчә камил, матур бизәлүен билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Һәр программа үзе бер спектакльне хәтерләтә. Җырлар, биюләр арасында вокаль-хореографик композицияләр дә шактый. Аларны сәхнәләштерү исә аерым осталык сорый. Хәзерге заманда күп коллективның чыгышы вакытында аллы-гөлле сәхнә утлары күзне ялыктырса, артык чуарланган сәхнәне күреп кәеф кырылса, «Агыйдел»нең концертын һәр караган саен видеоларның чама белән сайлануын күреп шатланып куясың. «Агыйдел» ансамбленең һәр концертында туган якка мәхәббәт, табигатькә соклану ярылып ята. Хәзерге заманда тансыкка әйләнгән сафлык, чисталык бөркелә «Агыйдел» егет-кызлары җырлый һәм бии башласа.

 

Быелгы программаның беренче өлеше тулаем Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган иде. Артистлар сугыш темасын сөйгән ярларның бер-берсен сагынуы, солдатлар чит җирләрдә йөргәндә күңелләрен телгән җирсү хисе, аналарның фронттагы улларын юксынып өзгәләнүләре аша чагылдырды. Сабан туе мәйданыннан сугыш утына кергән ил батырларына карата тамашачыда горурлык хисе уяттылар.

 

Коллективның яңа программасын карарга Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин килгән иде. Ул «Агыйдел»нең иң йөремсәк коллективларның берсе булуын, иҗаты белән Россиянең күп төбәкләрен таныштыруын билгеләп үтте. Кайбер иҗатчыларны аерым бүләкләде. Мәсәлән, балетмейстер Илдар Хәтмуллинга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Шулай ук бию куючы Анна Фәсхетдинова республикабыз Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Җырчы, биючеләргә Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазьләре тапшырылды.

 

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов та коллектив өчен горурланып сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев республика Премьер-министры урынбасары, конгрессның Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәлам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аннары «Агыйдел»нең конгресс делегацияләре белән бик күп төбәкләрдә булуы турында искәртте. Якутия, Красноярск, Кемерово, Новосибирск, Төмән, Омск, Екатеринбург, Магнитогорск... Кыскасы, «Агыйдел» артистлары аягы басмаган төбәкләрне санасаң җиңелрәк булыр. Конгресстан җитәкче Лилия Ялаловага Рәхмәт хаты бирелде. Актаныш районының Казандагы якташлар җәмгыятен җитәкләүче Вәсим Вахитов исә 50 гә якын артистны эш хакы белән тәэмин иткәне, гастрольләргә чыгарга мөмкинлек биргәне, ике катлы мәһабәт бина төзеткәне, күз явын алырлык сәхнә костюмнарына киендергәне өчен ТР Мәдәният министрлыгы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Агыйдел»нең «Үткән юллар, үткән еллар кайтавазы» дип исемләнгән чираттагы бу программасы да «5»лелек булды. Афәрин!

 

БЕЛЕШМӘ

 

Тарихы 1966 елдан башланган «Агыйдел» коллективының составына берничә иҗади төркем һәм ансамбль керә: хор, ир-атлар, хатын-кызлар һәм катнаш вокаль ансамбльләр, халык уен кораллары ансамбле.

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи